Accessibility links

Самар мәктәбендә татар телен укыту өчен Казаннан ярдәм кирәк


Самарда Юг-1 районында татар сыйныфы

Медиада Самар шәһәрендәге 7нче мәктәптә татар телен ана теле програмы кысаларында укыта башлаячаклары турында мәгълүмат таралды. Күп кенә Русия төбәкләрендә татар ата-аналары моңа ирешә алмый. Азатлык Самарда бу эшне башлап йөрүчеләр һәм ата-аналар белән сөйләште.

Самар шәһәрнең 7нче мәктәбендә ата-аналар көче белән татар теле һәм әдәбиятын укыту планына кертү турында ирешелгән дип язды Islamnews порталы җәмәгать эшлеклесе Шәүкәт Җәмнихановка сылтама белән.

Андагы мәгълүматка күрә, башта мәктәп мөдире "шартлар булмауга" сылтап ата-аналардан татар телен укытуны сораган гаризаны кабул итүгә каршы булган һәм бары алар Мәгариф турындагы федераль канунда мондый мөмкинлек каралу турында әйткәч кенә мөдир ризалашкан.

Федераль канунда ата-аналар үз балаларына ана телен укытуны сайлый ала дип язылса да, күп кенә Русия төбәкләре мәктәпләрендә мөдирләр берничә татар укучысы өчен генә татар теле һәм әдәбитын укыту планына кертергә ризалашмый. Самарда да татар теле әле факультатив рәвештә генә укытыла һәм укыту планына кертү хәл ителмгән.

Самар шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте вәкиле, шул ук вакытта Зубчининовка бистәсендә мәчет имамы булган Расыйх Вакказов Азатлыкка сөйләвенчә, татар телен мәктәпкә кертү эше белән аларның автономиясе пандемия башланганчы йөри башлаган.

Расыйх Вакказов
Расыйх Вакказов

"Без татар телен укыту планына кертү өчен өлкәнең мәгариф бүлегенә барып сөйләшүләр башладык. Инициатив төркем оешты. Анда ата-аналар да керде. Аннары бу эшне "Дуслык" татар оешмасы җитәкчелеге үз өстенә алды. Алар бит татар конгрессы белән бәйле кешеләр һәм ресурслары да күбрәк. Нәтиҗәдә без башлаган эшне алар башкарып чыкты һәм мәктәптә татар телен факультатив рәвештә укытыла башлады.

Бу районда татарлар бик күп яши. Самар өлкәсе Камышлы районында унлап татар авылы бар иде. Аларның кайберләре бетте. Шушы авыллардан һәм Оренбурдагы татарлар эш булмау сәбәпле Самар шәһәренә эшкә килә башлады. Шуңа татарлар саны артты.

Зубчининовка бистәсендә дә мәктәп мөдире татар кешесе. Аннан да татар сыйныфы булдыруны сорадык, әмма ул әле курка", диде Вакказов.

"Дуслык" оешмасының элекке вәкиле, мәктәп мөдире белән татар телен мәктәпкә кертү турында сөйләшүләр алып барган Искәндәр Сәитов Азатлык радиосына әйтүенчә, уку йортына ана телен кертеп була, әмма моның өчен Татарстанның ярдәме кирәк.

"Татар теле әле факультатив буларак атнасына бер тапкыр башлангыч сыйныфларда укытыла. Барлыгы 50 бала катнаша.

Кайбер медиалар Дөнья татар конгрессы Татарстан мәгариф министрлыгы белән сөйләшкән һәм хәзер өч укытучы әзерләнә дип язды. Чынлыкта бер укытучы да әзерләнми.

Узган ел Самарга эш сәфәре кысаларында конгресс рәисе Данис Шакиров алып килгән 3-4 дәреслек кенә безгә җитми.

Быел әти-әниләр мәктәп мөдиренә килеп тагын татар телен укытуны сорый башлады

Узган ел ата-аналар татар теле укытучысын тапты. Ул Татарстаннан чыккан кеше һәм гаиләсе белән Самарда яши. Татар теле белгечлеге дипломы бар. Без мәктәп мөдире белән сөйләшеп аны мәктәпкә эшкә урнаштырдык, чөнки пандемия сәбәпле читтән килгән кешене кертмиләр. Аны штатка керттеләр һәм ул шимбә көнне факультатив рәвештә балаларга татар теле укыта иде. Акчасы аз булу сәбәпле "Дуслык" оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев аңа күпмедер өстәп түләде. Яз көнне ул эшеннән китте.

Быел әти-әниләр мәктәп мөдиренә килеп тагын татар телен укытуны сорый башлады. Мәктәп мөдире: "Укытучы юк" дип әйтте. Шуннан ата-аналар миңа чыкты. Мин "Дуслык" оешмасыннан киттем һәм шуңа мәктәп мөдире янына барырлык вәкаләтем юк дип әйттем. Чөнки мәктәп мөдире белән шул оешма исеменнән аралашкан идем.

Шуннан мин хәзер әгъза булган Самар өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте миңа мәктәпләргә йөрү вәкаләтен бирде. Мин мәктәп мөдиренә шул 7нче мәктәптә эшләүче башлангыч сыйныф укытучысын татар теле дәресен алып барырга тәкъдим иттем. Ул тумышы белән Камышлы татар авылыннан һәм татар мәктәбен тәмамлаган, узган ел педагогика училищесын бетергән.

Мәктәп мөдире аның факультатив рәвештә татар телен укытуы белән килеште. Шуннан мин мөдирдән татар телен укыту планына кертү мөмкинлеген сорадым. "Юк, чөнки укытучының махсус белеме юк", диде. Ул диплом таләп итте һәм дәреслекләр сорады.

Бу мәсьәлә белән Казанда Дөнья татар конгерссы башкарма комитеты рәисе Данис Шакировка мөрәҗәгать иттем. Ул үз урынбасары Илгиз Халиковка чыгарга кушты. Халиков миңа китаплар сорап Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка хат язуны сорады. " Узган ел инде яздык" дидем. Ул "тагын языгыз" диде. Татар телен саклар өчен дәреслек, методик кулланма һәм эш дәфтәре кирәк. Алар да җитәрлек булсын иде.

Укытучыны татар теле белгечлеген алу өчен курсларда укытуны да сорадым. "Бер 10-15 кешелек төркем җыелса без аны анда катнаштыра алабыз, әмма әлегә андый төркем юк. Икенчедән, ул түләүле булачак, акча эзләгез", диде Илгиз Халиков. Мин аптырап калдым.

Искәндәр Сәитов
Искәндәр Сәитов

Мин Чаллыдан Роза Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабын чыгарган нәшрият йортына чыктым. Ул дәреслек урысча аралаша торган балаларга җайлырак. "Ул китаплар өч-дүрт ел элек бастырылган, беркайдан таба алмыйсыз һәм кирәк булса без аз булса да бастырып чыгарабыз" диделәр. Аны бастырыр өчен йә Шәйхразиевка, йә Марат Әхмәтовка (Татар теле комиссиясе җитәкчесе) чыгарга кирәк. Шулай итеп балаларга дәреслекне принтердан чыгарып тараттык", диде ул.

Сәитов әйтүенчә, Самарның "Южный город" мәгариф үзәге мөдире Владимир Кильдюшкин белән очрашудан соң татар теле анда да факультатив рәвештә укытыла башлаган. Анда да 50 бала укый.

"Балаларга электрон вариантта китапларны таптым. Хәйдәрова белән сөйләшеп методик кулланма, эш дәфтәрләрен сорап алып тараттым. Алар өчен меценат, "Дуслык" оешмасы вице-президенты Миңнеәхмәт Хәлиуллов акча бирде. Бөтен материаллары бар. Мультимедиа да бар. Аларны элек "Яктылык" татар мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем биргән укытучы укыта.

Башка мәктәпләрдә дә эшне җайлап җибәреп була, әмма мөдирләр дәреслекләр сорый.

Татарстан мәгариф министрлыгы китаплар бүләк итеп бирде. Китаплар төрле авторларныкы һәм 7, 8, 9, 10нчы сыйныфларныкы. Башлангыч сыйныф дәреслекләрен тапкач башка мәктәпләргә дә чыгып булыр", диде ул.

Ике баласы да 7нче мәктәптә укучы һәм татар телен мәктәпкә кертү өчен мәктәп мөдиренә баручы Гөлназ Хәсәншина Азатлыкка әйтүенчә, факультатив кына булса да балаларының татар теле укытылуына ул бик сөенгән.

Өченче сыйныфта укучы улым шимбә шул татар телен укыр өчен генә бара, чөнки ул ял көне

"Үзебезнең микрорайонданы мәктәптә татар теле укытылуына бик шатландык. Самарның "Яктылык" татар мәктәбе бөтенесен дә кабул итеп бетерә алмый, аннары шәһәр үзәгенә йөртү дә авыр.

Ата-аналар балаларын татарча укытырга бик тели. Укыту планына кертү өчен дә тырышлык кирәк. Беренче чиратта татар теле укытучылары булуы мөһим. Дәреслекләр юк. 1-4нче сыйныф өчен "Әлифба" китабын булдыруга басым ясау кирәк", ди ул.

Хәсәншина әйтүенчә, узган ел балалар татар телен ике сәгать укыса, быел бер сәгать кенә каралган.

"1-4нче сыйныфтагы балалар шимбә көнне мәктәпкә барып факультатив татар телен укый, олырак сыйныфларга укытучы ата-аналар чатына өй эшләре генә җибәрә, чөнки пандемия сәбәпле алар дистанцион белем ала. Күп ата-ана үзләре дә татарча белми, шуңа өйдән укыту авыр.

Минем балаларым татар теленә бик яратып йөри. Өченче сыйныфта укучы улым шимбә шул татар телен укыр өчен генә бара, чөнки ул ял көне. Авырса да калдырмаска тырыша. Араларында татар телен өйрәнергә теләүче урыслар да, үзбәкләр дә бар. Тәләүсез булгач өстәмә бер тел өйрәнәләр.

Укыту програмына кертеп төрле сыйныфлардагы татар балаларын берләштереп укыту яхшы булыр иде. Мисал өчен, татар балаларының 15е татар теленә, урыс балаларының 15е урыс теленә китәчәк. Коронавирус сәбәпле аларны әле кушарга да ярамый", ди Гөлназ Хәсәншина.

Икенче әни Чулпан Шәкүрова да татар телен укыту өчен хәленнән килгәнчә ярдәм иткән.

Балаларым икесе дә көндәлек сүзләрне аңлый, әмма татарча сөйләшә белми

"Мин мәктәп мөдиренә татар телен кертүне турында гаризалар җыюда ярдәм иттем. Китапларны да принтердан чыгарып бирдем.

Үзем балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим һәм кирәк чакта татар теле дәресе өчен декорацияләр белән ярдәм итә идем. Татар телен мәктәпнең укыту планына кертү кирәк. Балалар бакчасында татар төркемнәре булса, мин дә рәхәтләнеп татарча эшләр идем, чөнки монда татарлар күп.

Минем балаларымның икесе дә көндәлек сүзләрне аңлый, әмма татарча сөйләшә белми. Шуңа авыррак. Бөтен әйберне аңлап бетерә алмыйлар. Гәрчә өйдә татарча гына сөйләшәбез", диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG