Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның "Бердәмлек" газетына ябылу куркынычы яный


"Бердәмлек" газеты

Самарда 1990 елның апреленнән даими нәшер ителүче бердәнбер татарча өлкә газеты "Бердәмлек" халыктан акча сорап мөрәҗәгать бастырган. Газетның абунәчеләре дә, өлкә хөкүмәтеннән килүче финанс ярдәме дә кимегән.

Редакциянең киләсе өч ай өчен чыгымнарын капларга кимендә 350 мең сум кирәк. Бу акча табылмаган очракта, газет ябылырга мөмкин.

"Бердәмлек" газеты атнага бер мәртәбә, шимбә көнне 8 битле булып нәшер ителә. Ярты елга язылу бәясе – 558 сум 78 тиен. Утыз бер ел нәшер ителүче әлеге татар басмасының соңгы санында тиражы 1980 данә дип күрсәтелгән.

Шунда ук редакциянең халыкка финанс ярдәме сорап язылган мөрәҗәгате дә бар. Газетның Instagram сәхифәсендә дә акчага мохтаҗлык турында пост урнаштырылган. Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган түгәрәк өстәл утырышында "Бердәмлек" газеты баш мөхәррире Элмира Варфоломеева ярдәм сорап Татмедиа агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевкә дә мөрәҗәгать итте. "Ике мең әби газет көтеп утыра, ә без аларга газет чыгара алмыйбыз, чөнки киләсе айга типография өчен түләргә акчабыз калмады диярлек. Газетны саклап каласыбыз килә. Татарстаннан ярдәм сорыйбыз", диде ул.

"Бердәмлек"нең баш мөхәррире Элмира Варфоломеева белән басманың хәле, Самардагы милли вазгыять, җанисәп һәм башкалар хакында сөйләштек.

— Элмира ханым, "Бердәмлек" газетын оештыручылар исемлегендә Камышлы, Похвистнево районнары хакимияте, Похвистнево һәм Сызрань шәһәрләре администрациясе дә бар. Оештыручыларның дәрәҗәсенә һәм санына караганда, газетның финанс кыенлыклары бер дә булмаска тиеш кебек.

Элмира Варфоломеева
Элмира Варфоломеева

— Ул район-шәһәр администрацияләреннән безнең бернинди финанс ярдәме алган юк. 1994 елда газетыбыз финанс кыенлыклар кичергәч, элеккеге баш мөхәррир Рәфгать Әһлиуллин, "Бердәмлек" түбәтәен салды" дигән мәкалә белән халыкка мөрәҗәгать итте. Халыктан, Мәскәү байларыннан акча табып, газетны дүрт битле итеп булса да, саклап калды. Шул ук вакытта, әлеге районнар үз район газетларына акча бирәләр, безгә дә бирмәсләрме дип, аларны да оештыручылар исемлегенә керткән иде. Тик аларның юбилейларга килеп берәр бүләк-мазар биреп китүдән башка акчалата ярдәмнәре булмады.

Аларга килеп керәсең: "Сез кем? Каян килдегез?", диләр

Аннан соң, оештыручылар күп һәм ерак булганда безгә бик кыен. Берәр документны имзалатырга кирәк, ә анда кадәр барырга редакциянең машинасы юк. Башта электричка белән Сызраньга чыгып китәм, аннан такси белән – Похвистневога, аннан тагын такси белән Камышлыга барам, аннан автобус белән кайтам. Кайчак шуны йөреп кайту өчен генә дә ике көн кирәк булырга мөмкин. Аларга килеп керәсең: "Сез кем? Каян килдегез?", диләр. Алар безне белми дә, чөнки бик сирәк мөрәҗәгать итәбез. Роскомнадзор хезмәткәрләре дә интегеп йөрүемне күрә, алар да берәр иҗтимагый оешманы гына оештыручы итеп алырга киңәш итте. Менә "Туган тел" оешмасы белән сөйләштем, хәзер документлар белән шөгыльләнеп йөрим. "Туган тел"нең президенты Ильяс Шәкүров оештыручы булырга ризалашты, хәзер безгә финанс якны уйларга кирәк инде.

— Редакциянең финанс кыенлыклары килеп чыгуның сәбәпләре нинди?

— Беренчедән, өлкә хөкүмәте быел ярдәмне киметеп бирде. Гадәттә, яхшырак вакытларда ул миллион сум да бирә иде, ә быел "коронавирус, акча юк" дип, 490 мең сум гына бирелде. Икенчедән, язылучыларыбыз да азрак булды. Халык авырый, акчалары да җитми торгандыр. Бәлки, безнең эшебез дә начардыр, чөнки авылларга чыгып, кешеләр белән очрашып йөреп булмады. Узган ел, газетның 30 еллыгы дип, авылларда халык белән очрашулар ясап йөргән идек. Бу эшне гыйнварда башладык, инде мартка килеп җиттек кенә, коронавирус бөтен эшне бозды да куйды. Безнең йөреп чыкмаган авыллар да калды. Хәзер инде аларга коронавирус бетмичә барып та, халык белән аралашып та булмый. Шуңа күрә хәлләребез бик яхшы түгел.

— Өлкә хөкүмәте булмаса, Самарда бай татар авыллары да күп бит. Татар байлары ничектер ярдәм итмиме? Әллә алар мәчетләргә генә сәдака бирәме?

Элекке мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинның татар байларына барып, аннан кимсенеп кайтканнарын хәтерлим

— Элекке мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинның татар байларына барып, аннан кимсенеп кайтканнарын хәтерлим. Соранып, теләнеп йөрергә яратмый иде, йөрәген дә шуның белән генә бетерде. Баш мөхәррир вафат булгач, редакция хисабындагы акчаларга керә алмаган чакта, менә шул татар байларына шалтыраткалап карадым. Бер кеше 3 мең бирдеме, 5 меңме шунда. Аңарчы сеңлем 5 мең биргән иде. Без шул акчага 2 атна яшәп карадык. Шундый авыр вакытта да ярдәм итүче булмады. Шуңа күрә бу юлы аларга мөрәҗәгать итеп тормадым, газетка QR-код куйдым да, кем күпме булдыра ала, ярдәм итегез, дип яздым. Бүген карыйм: каяндыр 1280 сум килгән. Ул акчага гына яшәп булмый билгеле.

Редакция хезмәткәрләре
Редакция хезмәткәрләре

— Айлык чыгымнарыгыз зурмы соң?

— Почтага, типографиягә, хезмәт хакына, барысын бергә санасак, айлык чыгымнар 250 мең сум чыга. Алай гына да чыкмас иде, бүлмәләр арендалап торырга туры килсә, без бөтенләй яши алмас идек. Хөкүмәтнең иң зур ярдәме шул: 2007 елдан бирле без Халыклар дуслыгы йортында өч бүлмәне бушлай алып торабыз. Хәзер аны күпсенәләр, берсен алабыз, аның өчен акча бирәбез, диләр. Алыгыз, без өйдән дә эшли алабыз, акчасын гына бирегез, дим. Халыклар дуслыгы йортында булгач, хәзер сөйләшә торган телефон, интернетыбыз да бушлай. Бәйрәм-фәлән әзерләргә кирәк булса, грантлар язасы булса, аларның ксерокслары, аппаратурасы бар. Шуңа карамастан, безгә бүген Яңа елга кадәр ничек тә исән калу өчен кимендә 350 мең сум акча кирәк. Аннары абунәчеләр акчасы киләчәк, бәлки, грантлар да булыр әле. Иң зур өметем – Татарстанга. Айдар Сәлимгәрәев рәсми хат әзерләргә кушты, ярдәм итәргә тырышырбыз, дип күңелдә өмет уятты.

— "Бердәмлек"нең тиражы соңгы елларда ничек үзгәрде?

Яздырып алучы абунәчеләр акрынлап бакыйлыкка күчеп бара, яшьләр татар телендә укый-яза белми

— Соңгы саныбыз 1980 данә булып чыкты. Бу безнең бары тик язылып кына таратыла торган газет һәм бер данәсен дә арттырып язмыйбыз. Редакциягә дигән 20ләп газеттан тыш барысы да укучыларга китә. Соңгы яртыеллыкта абунәчеләр саны 50ләп кешегә кимеде. Ике ел элек ул 2200 данә иде. Аңарчы 2400 данә булды. Кими инде. Газетыбыз татар телендә генә чыга бит, ә татарча укучылар саны хәзер елдан-ел кими. Яздырып алучы абунәчеләр акрынлап бакыйлыкка күчеп бара, яшьләр татар телендә укый-яза белми.

— Бу белем бирү системындагы үзгәрешләр белән бәйле дияргә телисезме?

— Әйе. Чагыштыру өчен, мин Иске Ярмәк мәктәбен 1973 елда тәмамлаганда, бездә барлык фәннәр дә татар телендә генә укытыла иде. Шуңа, профессиональ белемем булмаса да, Рәфкать абый минем кебек татарча белүчене тапкач, бик сөенгән иде. Ә хәзер безнең авылда татар теле атнага ике дәрес кенә керә.

4нче сыйныфка кадәр татар баласы бары тик татар телендә генә укырга тиеш

Минем ике туган сеңлем Камышлыда яшәп укыды. Анда, район үзәге дип, татар телен гел атнага ике сәгать кенә укыттылар. Ул гомер буе "Бердәмлек" газетын алдырды һәм аны иҗекләп укый иде. Минем мәкаләләрне укырга теләгәндә дә, иҗекләп кенә укый алды. Урыс телендә укыган, урыс телендә сөйләшкән бала язу түгел, хәтта рәтләп укый да алмый. Миннән сорасалар, гел әйтәм: 4нче сыйныфка кадәр татар баласы бары тик татар телендә генә укырга тиеш. Бу – минимум. Максимум – 9нчы сыйныфка кадәр. Аннан урысчага күчсәң дә була. Совет елларында, татарча укыган балалар шәһәргә килгәч, бер-ике ел эчендә телне бик яхшы үзләштереп, урысларның үзеннән дә яхшырак укып чыга иде. Безнең авылдан бик күп галимнәр бар.

— Татар телендә уку булмагач, редакциягә хезмәткәрләр җыю белән проблемалар юкмы? Журналистларны ничек табасыз?

— Андый проблем бар, коллектив бетте дияргә дә була. Иҗади коллектив дип атарлык ике кеше калдык, аның да берсе Татарстан кызы – Норлат районыннан. Дизайнерыбыз, җаваплы сәркатип һәм корректор дигән тагын бер кешебез бар. Бер хезмәткәребез – Алия Арсланова коронавирустан вафат булды. Кешене эшкә алганда мин, иң беренче чиратта, "ирең бармы", дип сорыйм. Ире булса – алам, юк икән – алмыйм, чөнки бездәге хезмәт хакына гына ул яши алмаячак.

— Хезмәт хаклары күпме соң?

— Рәсми минималь хезмәт хакы күләме нинди булса – шул. Аны ел саен күтәрәләр, бездә аны күтәрерлек тә акча юк. Хөкүмәт кушканда, бар халык белән бергә күтәрмәсәң, җитәкчегә штраф сала башлыйлар. Минем оклад – 15 мең. Кызларныкы 12 600 сум чамасы дип хәтерлим. Гонорар фондына дигән өстәмә – айлык 6 мең сум акча бар. Әле авылларда, районнарда хәбәрчеләребез бар, аларга да аз-маз тамызып торырга кирәк, аларны шуның белән булса да кызыксындырып тотабыз. Шул 6 мең сумнан аларга да түлибез. 200-300 сум гына гонорар булса да, ул өч-дүрт тапкыр язма бастырып, 1000 сумын ала да шуңа куана.

— Татарча хатлар киләме, әллә урысчадан тәрҗемә итәсезме?

— Татарча хатлар бар әле. Утыз ел элек, әле яшь хатын булып безнең газетны алдыра башлаган ханымнар, бүген инде әбиләр әле дә газетны алдыра, хатларны да шулар яза. Күбрәк бәетләр язалар, китереп бирәләр, аның тарихын елый-елый сөйлиләр.

— Интернетта эшчәнлекне ничек алып барасыз? YouTube-канал, Instagram сәхифәләрегез бармы?

— Кем ачсын инде аны? Ул канал өчен өстәмә чыгымнар кирәк булачак. Бервакыт Татмедиага баш мөхәррирләрне җыеп, SMM турында мастер-класс уздырганнар иде. Кайткач, кызлар белән сөйләшеп, Instagram сәхифәбезне башладык. Ул элек тә бар иде, әмма бик начар алып барылды. Хәзер даими язмалар куярга тырышабыз.

— Татарстан матбугатында җанисәп темасына зур игътибар бирелә, телевизордан да шул хакта сөйләнә. Сез дә үз газетыгызда бу теманы күтәрәсезме?

— Әллә ни күтәрмибез, чөнки бездә бу проблем юк диярлек. Бездә башкортлар аз санда. Кемдер үзен болгар, мишәр дип бүлеп йөрми, барыбыз да татарлар дибез. Бездәге проблемнар: кемдер ишекне ачмый, кемдер моңа бөтенләй битараф – язылмый кала, кирәксенми, без менә шул хакта гына язабыз, ишек ачыгыз, татар булып язылыгыз, дибез.

— Тиражыгыз да, татарча хатлар саны да кими дисез, бу җанисәп вакытында татарлар саны да күпкә кимрәк булыр дип уйламыйсызмы?

"Безгә методик яктан шундый әмер бирелде, татарча сөйләшергә ярамый", дип әйтәләр

— Иң куркынычы: авыл халкы кими. Шәһәр халкы баланы күп үстерми бит, туса да, гаиләдә 1-2 бала туа. Хәтта хөкүмәт акчасына кызыгып та табарга ашыкмыйлар. Без – Самар өлкәсендә сан ягыннан икенче халык, шулай ук каласы килә. Әмма 10 ел – зур вакыт. Мәсәлән, Гали авылын гына алып әйтәм: элек анда татар теле бик көчле иде, хәзер анда да балалар урысча сөйләшә. Татар авылларындагы балалар бакчасына баргач: "Нигә сез урысча сөйләшәсез?", дип сорыйбыз да, "Безгә методик яктан шундый әмер бирелде, татарча сөйләшергә ярамый", дип әйтәләр. Бу проблем бездә генә түгелдер инде, бөтен Русиядәдер. Дөресен генә әйткәндә, татарлар гына түгел, хәзер урыслар да кими сан ягыннан. Безнең якта хәзер таҗиклар бик күп. Мәскәүдә дә шуны күзәтеп кайттым. Аларда менә балалар да күп туа. Мин хәтерлим әле: яшь чакта Самарга килгәндә, урам себерүчеләр, кара эш башкаручылар татарлар иде. Хәзер үз милләттәшләребез җитәкче урыннарда да утыра, депутатлыкта да бар. Алар да шулай акрынлап, ике буын эчендә үз урыннарын алыр дип уйлыйм.

—Татмедиадан ярдәм булмаса, газетны ябасызмы? Нишләргә уйлыйсыз?

— Без баш мөхәррир вазифасына кешене сайлап куябыз. Минем баш мөхәррир булып эшләрдәй ике ел вакытым калып бара, шушы арада кул сузып байларга чыгып китәрмен, һәрберсеннән 10ар мең сум булса да сорап йөрермен, тик газетны яптырмам. Хәзер бар әйбер акрынлап дигитальләштерелә, безнең өлкәдә дә татарлар өчен ике зур сайт эшләп килә: беренчесе – "Самар татарлары", икенчесе – "Дуслык", дип атала. "Самар татарлары" дигән журнал да чыгып килә, анда кызыклырак, күләмлерәк хикәяләр дә куела. Алар татарлар турында язса да, сайтларны урысчалы-татарчалы алып баралар, ә без тел чисталыгын сакларга тырышабыз. Ләкин мин халыкның акрынлап урысчага күчүен күрәм, сайтлар да шулай акрынлап күчеп бетәчәк. Ә безнең газетның язмышы ике елдан соң ничек булыр, белмим. Киләчәктә оештыручыбыз Ильяс Шәкүров булачак, "Самар татарлары" журналы да, сайты да – аныкылар. Ул оештыручы буларак, аларны кушып җибәрерме, әллә яңа бер сулыш өрерме – анысын киләчктә карарбыз инде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG