Accessibility links

"Өмет" газетына 30 яшь. "Матбугатсыз милләт була алмый"


"Өмет" газеты хезмәткәрләре

Башкортстанда иң зур тиражлы татар басмасы булган "Өмет" газетының тиражы кими бара. Моның сәбәпләре һәм газетның эшчәнлеге турында баш мөхәррир белән сөйләштек.

12 июль Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче "Өмет" газеты чыга башлауга 30 ел тулды. Ул республикада татар телендә чыгучы иң зур тиражлы басма. Азатлык баш мөхәррир Рәдис Ногманов белән газетның үткәне һәм бүгенге хәле турында сөйләште.

— "Өмет" үзгәртеп-кору елларында туды. Аңа кадәр Башкортстанда татар телендә "Кызыл таң" газеты гына чыгып килә иде. Яшь, заманча басма буларак, ул укучыларын бик тиз җыйды, әле дә республикада иң зур тиражлы басма булып кала. Юбилейны нинди кәефләр белән каршы аласыз?

— Юбилейны заманча каршы алабыз. Заманның рәхәт чаклары да, кыен чаклары да була. Бүген башкаларны нинди мәшәкатьләр борчый, алар безгә дә хас. "Өмет" газетының иң зур тиражы 2007 елда булды, басма 45 мең данә булып таралды. Ул елларда "Кызыл таң", "Башкортостан", "Йәшлек" газетларының тиражлары да шул чама иде. Бүген "Өмет" 10 мең тираж белән нәшер ителә. Узган елда 1 меңгә күбрәк иде.

— Сәбәбе?

Почта таратучылар биштәрләре авыр булмасын өчен газет-журналларны да азрак яздыру яклы

— Сәбәбе бик гади. Кешегә йөрер өчен аяк кирәк булган кебек, газет халыкка барып җитсен өчен дә аны кемдер илтеп тапшырырга тиеш. Соңгы берничә елда почта тарату проблемнары туды. Мәсәлән, бүген Дүртөйледә өч почта бүлекчәсе булырга тиеш, аларның өчесе дә буш. Чөнки хат таратучылар җитешми. Бу хезмәт хакына бәйле. Мәшгульлек үзәкләреннән килүчеләр почтада идән юарга әзер, ә менә авыр биштәр асып, күп чакрымнар үтеп почта таратырга риза түгелләр. Авыл җирендә бер хат таратучы берничә авылны хезмәтләндерә. Аның авылдан-авылга зур биштәр асып йөрисе килми. Почта таратучылар биштәрләре авыр булмасын өчен газет-журналларны да азрак яздыру яклы. Почта бүлекләрен эреләндерү узды. Мәсәлән, Бүздәкләр Туймазыга кушылды, Благовар, Шаран почталарын да куштылар. Яңавыл Нефтекамага кушылды. Башка районнар белән дә шулай. Элек һәр районның аерым почта бүлеге бар иде. Болар бар да тираж кимүгә китерде.

Рәдис Ногманов
Рәдис Ногманов

— "Өмет" укучыларга нинди яңа сулыш алып килде?

— Һәр басма яңа туган кеше кебек, кабатланмас. Чөнки анда эшләгән кешеләр дә икенче, аларның үз стиле, үз карашы, язу куәте. Басманың йөзен анда эшләүче журналистлар билгели. "Өмет"не татарча чыгучы "Кызыл таң" белән чагыштырсак, иң башта ул стиле белән охшамаган. Без рәсми стильдән качабыз, җиңел стильдә язарга тырышабыз. Рәсми язмаларны да гади тел белән бирергә тырышабыз. Тимер-бетон тел укучыны биздерә. Без шул яктан аерылып торабыз.

— "Өмет"тә ничә кеше эшли?

— Бүген "Өмет"тә 20 кеше эшли, хезмәткәрләрнең уртача яше 40-50 тирәсе. Соңгы тапкыр университетны тәмамлап килүчеләр дә 40ка җитте. Яшьләр килми. Элек һәр елны татар бүлекләрен тәмамлаган берничә кеше эш сорап килә иде.

— Яшьләр белән эшләү ничек оештырыла?

— "Өмет" газетында балалар өчен "Чаткылар" кушымтасы чыгып килә. Анда мәктәп укучылары да яза. Бу кушымта мәктәп белән бәйләнешне тотарга тырыша. Ләкин элекке кебек мәктәп белән, сыйныф белән язылу юк. Без яшьләр дә кызыксынсын, укысын өчен аларның ихтыяҗын да үтәргә тырышабыз. Ләкин интернет, заман технологияләре басма матбугатны читкә этәрә. Бүген яшьләр газеты дип кенә чикләнергә ярамый. Чөнки гаиләдә яшьләргә дә, зурларга да аерым газетлар яздырып булмый, халыкның матди ягы мөмкинчелек бирми. Шуңа без гаилә газеты булырга тиеш.

— Киләчәк хезмәткәрләр турында нинди хәстәрлекләр күрәсез?

— Берничә ел элек Дүртөйледә, Чакмагышта һәм Уфада башка районнардан да яшь хәбәрчеләрне дә чакырып очрашулар үткәргән идек. Ул чараларда осталык дәресләре уздырдык, яшь хәбәрчеләргә кенәгәләр тапшырдык. Соңгы елларда андый чараларны уздырырга вакыт җитми.

— Дәүләт һәр газет-журналларга тираж җыю планын бирә. Сезгә нинди план куелган?

— Дәүләт планы – 12 мең. Һәр районга план җибәрелә. Анда "ведомственная подписка" дигән бүлек тә бар. Бу райондагы мәҗбүри язылырга тиешле оешмалар, китапханәләр дигән сүз. Анда "Кызыл таң", "Башкортостан", "Республика Башкортостан" һәм башка басмалар бар. Ләкин кайбер районнарда безне шул исемлектән төшереп калдырганнар.

— Газетның үз йөзе, эчтәлеге турында нәрсә әйтә аласыз?

— Эчтәлек – математика түгел, монда ике икең дүрт дип әйтеп булмый. Әдәбиятны гына алсак та, Башкортстан гына түгел, Татарстан әдипләрен дә биреп барырга тырышабыз. Без барлык басмаларны да укып барабыз, укучыга ни кирәклеген өйрәнәбез. Мәсәлән, Башкортстанга "Манзара", "Юлдаш", "Акчарлак", "Ирек мәйданы", "Безнең газет" кебек шәхси басмалар килеп керде. Алар үзенчәлекле басмалар, бер-берен кабатламыйлар. Без аларны да өйрәнәбез. Аналитика, сәясәт белән генә укучыларны кызыксындырып булмый. Укучының ихтыяҗын канәгатьләндерергә тырышабыз.

— Хәзер басмаларга интернетта эшләү план да куелган.

Тиражга карап бәяләү булса, стимул булыр иде

— Әйе, безне интернет планында аена 300 мең кеше карарга тиеш. Без аны беркайчан да үти алмадык. Кышын әйбәт иде, әле аена 150 мең тирәсе карау була. Газетлар арасында без алтынчы урында барабыз. Элек интернетка язган өчен бер мәкаләгә 30 сум түли иделәр. Ул чорда аена 150шәр мәкалә язучылар булды. Хәзер түләү тәртипләре үзгәрде. Кызыксыну кимеде.

Безнең керем – 11 миллион сум. Без "Республика Башкортостан" газетыннан кала икенче урында барабыз. Тиражга карап бәяләү булса, стимул булыр иде. 15 мең тираж да җыя алыр идек. Чөнки кызыксындыру булыр иде. Журналистларны дәртләндерү юк. Тираж хезмәт хакында да чагылырга тиеш.

— Басма газет һәм интернет сәхифәсен алганда, кайсы күбрәк көчне ала?

— Нисбәт дигәндә, журналистның яртыдан күбрәк көче интернетка китә. Ләкин аннан керем, гонорар юк дәрәҗәсендә. Журналист элекке кебек, иркенләп уйлап яза алмый. Тиз-тиз генә интернеттан чәлдереп яза. Чөнки өлгерергә кирәк. Интернет өчен аерым эш урыннары бүлсәләр яхшырак булыр иде. Ә бит без атнага 24 битлек газет чыгарырга тиеш.

— 30 еллыкны ничек уздырырга җыенасыз?

— Көзен пандемия бетсә, Уфаның "Нур" татар дәүләт театрында чара уздырырбыз дип торабыз. Аерым районнар да тәкъдим белән чыга. Мәсәлән, Дүртөйле районы чакырган иде. Ләкин аны да күчерергә туры килде.

Киләчәк өметле булыр дип уйлыйм. Милләт яшәсә, телгә, мәдәнияткә ихтыяҗ булачак. Без милләткә хезмәт итәргә тиеш. Милләт сакланса, без дә яшәячәкбез. Матбугатсыз милләт була алмый.

* * *

Яшьләр газеты "Өмет" Башкортстан матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары министрлыгы һәм газет редакциясе хезмәткәрләре оештырылган. Беренче саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә. Элек атнага өч мәртәбә чыга иде, аннан атнага ике тапкыр чыга башлады. 2015 елдан почта чыгымнарын тагын да киметү өчен атнага бер тапкыр, калынрак булып — 24 биттә басыла. Тиражы — 10 000. Башкортстанда ярты елга язылу бәясе — 884 сум.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG