Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугаты көне. "Нәрсәне язарга ярамаганлыгын белдереп торалар"


Мирһади Разов
Мирһади Разов

19 май — татар матбугаты көне уңаеннан Татарстан журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, шагыйрь һәм күп кенә популяр җырлар авторы Мирһади Разов белән татар матбугатының бүгенге хәле турында сөйләштек.

Русиядә матбугат иреген чикләүче яңадан яңа кануннар кабул ителә тора. Шул ук вакытта урыс булмаган халыкларның телләрен чикләү арта бара. Мондый шартларда татар матбугатының бүгенге хәлен ничек бәялисез?

— Мин Татарстандагы татар матбугатының ниндидер торгынлык чоры кичерүен күрәм. 90нчы елларда ниндидер үсеш, милли күтәрелеш бар иде. Халык та мәгълүматка сусаган иде. Күпләрнең бигрәк тә милләт тормышы, тарих турында беләсе килә иде. Ә хәзер милли матбугат ниндидер кысаларга куып кертелде. Татарстанда бу — Татмедиа кысалары. Русиянең үзендә газет-журналларны шулай контрольдә тотучы Татмедиа кебек агентлык юк. Безнекеләр Мәскәү кушканны бик тиз үтиләр, кануннарны да тиз генә тәңгәлләштерәләр. Татарстан белән Башкортстанда шундый агентлыклар булуы гаҗәп. Бу агентлыклар кемнәргәдер табыш, файда китерә кебек тоела миңа. Шулай ук, матбугатның шундый кысаларга куып кертелүе белән бер үк вакытта яңа журналистлар әзерләү, булганнарының белемнәрен арттыру өчен дә әлләни эшләнми. Бездә журналистларның, гомумән матбугатта эшләүчеләрнең белемнәрен күтәрү институтлары юк. Телевидениегә килсәк тә, төрки телле Казакъстан, Азәрбайҗан телевидениеләренә карасак, аларда ниндидер үсеш, үрнәк алырдай әйберләр бар.

Кайбер газетлар төргәк-төргәк булып редакцияләрдә ятып кала, аннан аларны макулатурага тапшыралар

Татар матбугатының хәле яхшы түгел, газет-журналлар тираж җыя алмый. Моны интернетның көчәюе, телевидение, радио белән аңлаталар. Аларның йогынтысы чыннан да зур. Әмма халыкны телдән биздерүнең дә өлеше бардыр. Тиражны арттыру өчен нинди генә юлларга бармыйлар. Кайбер газетлар төргәк-төргәк булып редакцияләрдә ятып кала, аннан аларны макулатурага тапшыралар. Чөнки берәр оешмадан химая акчасы алып газет бастырыла да, андый газет оешмага да кирәкми, тираж да таратылмый. Бу кайбер Казан басмаларында да шулай, район газетларында да. Кайбер район башлыкларына рәхмәт әйтәсе килә, алар үз районнарында пенсионерларга, инвалидларга газетны бүләк итеп, бушлай яздыруны оештыра. Ләкин мәгълүмат, темалар төрлелеге ягыннан татар матбугаты чикләнде.

— Татмедиа кысалары дидегез, татар газет-журналлары Татмедиага кушылгач анда укырлык әйбер бетте дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Кызык түгел, барсында да бер үк нәрсә диләр.

— Соңгы елларда, бик күп булмаса да, хосусый газетлар да барлыкка килде. Алар иркенрәк яза, әмма барыбер алар да куркыбрак яза. Хакимиятне нык тәнкыйтьләсәк, безгә бәйләнергә мөмкиннәр, тикшерү килергә мөмкин дигән курку бар. Ә инде Татмедиа карамагындагы, дәүләт хисабына чыга торган газетларда, чыннан да, бу ярамый, бу түрәне тәнкыйтьләргә кирәкми, ул шул вазифада эшли, ул безгә кирәк булачак, яки аның турында язсак, өстәгеләр имза куймаячак дип уйлыйлар, ул түрәнең берәр кыңгыр эше булса да, аның турында язылмый. Җәмәгатьчелек игътибарына чыккан ниндидер бер хәл-вакыйга булса, аны бөтенләй яшереп калдырып булмый, әлбәттә. Әмма андый очракларда төбенә төшеп язмыйча гына яктырталар. Шулай ук, әйткәнемчә, журналистларның белемен күтәрү булмагач, анализ ясау, фикер белдерү дә нык кимеде. Күпләр хәзер "шаккатыризм" белән мавыга. Ниндидер гаҗәеп, кызык хәлләр турында язалар, артистлар, җырчылар тормышына бик зур урын бирәләр. Артистның шәхси тормышы, кайда нәрсәгә таруы турында язып кешене кызыксындыралар. Безнең халык гайбәтне бик ярата һәм күп очракта хосусый газетларда шундый гайбәт языла. Кешеләрнең тормышлары, ничек аерылулары, ничек яшәүләре бик тәгаенләп языла. Күпләр шуны укый һәм чын проблемнар игътибардан читтә кала. Халыкның игътибары икенче якка борыла. Шуңа күрә татар матбугатында халыкның күңеленә үтеп керердәй, үз язмышы турында уйландырырдай язмалар бик күренми.

— Бу ярамый, тегене тәнкыйтьләргә кирәкми дигән нәрсә югарыдан әйтеләме, баш мөхәррир үзе шулай хәл итәме?

Семинарларга, мәҗлесләргә җыелган вакытта бу нәрсәләрне ниндидер ишарәләр белән аңлаталар

— Өстән кушыла дип әйтмим. Өстән нәрсә әйтәселәрен һәр газет мөхәррире белеп тора, үзе ориентлаша. Барыбер ниндидер семинарларга, мәҗлесләргә җыелган вакытта бу нәрсәләрне ниндидер ишарәләр белән аңлаталар, нәрсәне язарга ярамаганлыгын белдереп торалар. Шуңа күрә журналист бераз читкәрәк киткән, хакимиятнең җитешсезлекләрен күрсәткән мәкалә язып китерсә, баш мөхәррир моның өчен үзенә эләгәчәген белеп тора. Һәм, мәкалә чыкса, югары түрәгә — ул мэр булсынмы, президент яки депутат булсынмы — икенче көнне үк шалтыратачаклар да, мөхәррирне эштән алып атачаклар. Шуңа күрә баш мөхәррирләр ничектер зомбилаштырылган кебек тоела.

— Ә журналистлар ягыннан ничек бу?

— Журналистлар ниндидер материал табып, язып кайтсалар да, аны чыгару мәсьәләсен баш мөхәррир хәл итә бит. Журналистлар ул турыда бик язарга теләсә дә, аларның күңелләрендә генә утырып кала инде ул. Журналистлар өстендә баш мөхәррир цензура торган кебек тора.

— Сез матбугатта инде күптәннән. Татмедиага кергәнче газетларның нинди өстенлекләре бар иде?

— Мин 90нчы елларда КамАЗның "Нур" газетында эшли башладым. Анда безгә бернинди дә тема чикләүләре юк иде, милли проблемнарны бик кыю күтәреп чыга идек, митингларны да яктырта идек, беркем берни әйтмәде. Район газетлары да азмы-күпме милли темаларны яктырта иде. Аннан акрынлап кысу башланды, ә Татмедиага кергәннән соң инде өстә Татмедиа торуы сизелә, һәр мөхәррир моны сизә. Әгәр "кирәкмәгән" нәрсә язсаң, ул барып ишетелә, газетларны да югарыга тапшырып торалар. "Ярамаган" тема кереп китә икән, аны шалтыратып әйтәләр, кысу бар. Милли конфликтлар булмасын, икенче милләткә каршы язу булмасын дигән таләп бар.

Хакимиятне тәнкыйтьләү булмаса да, милли үзаңны тәрбияли торган язмалар әзерләргә була бит

Шулай да, соңгы арада, җанисәпкә бәйле рәвештә милли тема күтәрелүе күренә, моңарчы күрсәтергә, сөйләтергә ярамаган галимнәрне дә чыгаралар. Ансы мине бик сөендерә, әйтик Башкортстанның татар районнары турында мәгълүматны чыгару. Үземә дә бу проблем яхшы таныш, үзем Илеш районына чиктәш Актаныштан булгач, Илеш районында туганнарым бик күп. Татмедианың телне саклау өчен ниндидер бер стратегия корып эшләвен теләр идем, милли басмаларны үстерү, тарату максаты белән. Ләкин бу күренми. Хакимиятне тәнкыйтьләү булмаса да, милли үзаңны тәрбияли торган язмалар әзерләргә була бит.

— Сез "Шәһри Чаллы"да баш мөхәррир булып эшләгән чакта ниндидер "ярамаган" мәкалә чыгарган өчен шелтә белдерү очрагы булдымы?

— Юк, булмады. Ул яктан минем борын сизгер, нәрсә ярый, нәрсә ярамавын "барометрым" яхшы чамалый. Ләкин мин язганда төрле әйтемнәр, эзоп теле белән фикеремне җиткерә беләм. Әмма минем башка редакцияләргә нигә аны яздың, нигә моны яздың дип шелтә белдерүләр булганын ишеткәнем булды. Башка газетларга район башлыкларыннан да, Казаннан да ниндидер язма өчен шелтә белдерүләр турында ишеткәнем булды, күпчелек очракта хакимиятне тәнкыйтьләгән өчен. "Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың", диләр бит. Менә шулайрак килеп чыга.

— 2020 ел ахырында Татмедиа "Шәһри Чаллы" газеты баш мөхәррире вазифасында сезнең белән килешүне озайтмады. Сезнең белән хезмәттәшлекне өзүгә нәрсә сәбәп булды?

— Әйе, бу кисәк башка китереп суккан кебек булды. Гел "яшел зонада бара", әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә идем. Минем урын кем өчендер кирәк булгандыр дип уйлыйм. 3 миллион сум табыш китергән идек. Акчалы җир һәркемне кызыктыра бит. Нидер ошамаган булса, аны конкрет әйткән булырлар иде, андый нәрсә булмады.

— Татмедиага керү матбугат чараларына ниндидер уңайлыклар китердеме?

— Татмедиа газетларны "версткалау", интернет сәхифәләрен, социаль челтәрләрне алып баруга өйрәтү укулары оештырды, Мәскәүдән яки башка зур шәһәрләрдән күренекле журналистларны, белгечләрне чакырып ниндидер семинарлар үткәрделәр. Ләкин аларның берсе дә татар мохитенә, татар менталитетына туры килә торганнардан түгел иде. Шулай да кулланырлык кайбер файдалы элементлары да булды.

— Хәзер шәһәр, район газетлары барсы да бер үк нәрсәне бастыра дип зарлануларны ишетергә туры килә. Аларның үзләренчә эшләү иреклеге ни дәрәҗәдә?

— Район һәм шәһәр газетлары Татмедианың "Атна вакыйгалары" дигән калын гына кушымтасы белән чыга. Татмедиа аны Казанда әзерләп җибәрә һәм ул кәгазьгә редакцияләр хисабына басыла. Бер танышым әйтте, Сарманга кайткан идем, сезнең газеттагы нәрсәләрне "Сарман" газетыннан укыдым ди. Чаллыга килсәм, сездә дә шул ук нәрсә ди. Ә газетның тышлыгында, шулай да, безнең җирле, шәһәр һәм районга кагылышлы материаллар гына басыла. Шуңа күрә күп урынны Татмедиа материаллары алып тора, "под копирку" дигән нәрсә туры килә.

Татар матбугаты көне

Русия империясендә кайбер халыкларның матбугат чаралары чыгып килсә дә, 1905 елга кадәр татарларга ул рөхсәт ителми. Беренче урыс инкыйлабы чорында, 1905 елның 19 маенда Русия тышкы эшләр министрлыгы тәрҗемәчесе һәм дәүләт хезмәткәре, Петербур ахуны Гатаулла Баязитов татарларның "Нур" газетын чыгаруга рөхсәт ала. Газетның беренче саны шул елның 2 сентябрендә Петербурда дөнья күрә. 1998 елда Татарстан Дәүләт шурасы 19 майны Татарстан матбугаты көне дип игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG