Accessibility links

Башкортстанда кунакханәләргә урнашучылардан QR-код күрсәтүне таләп итәчәкләр 


Яңа чикләүләр 1 декабрьдән гамәлгә керә. Санаторий һәм пансионатларга урнашучыларга да шундый ук таләпләр куелачак диелә.  

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фәрманы нигезендә,
1 декабрьдән Башкортстанда яңа кагыйдәләр үз көченә керә. Республикадагы кунакханәләргә бары тик вакциналану турындагы сертификатны, тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе белән бергә ярты ел эчендә коронавирус белән авыру турындагы белешмәне яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатудан баш тарту турындагы белешмәне күрсәтеп кенә урнашырга мөмкин булачак.

РБК хәбәренә күрә, әлеге чикләүләрне республиканың баш санитар табибы Анна Казак кертергә тәкъдим иткән булган. Роспотребнадзорның төбәктәге идарәсе башлыгы сүзләренчә, тау чаңгысы сезонында Башкортстанның кунакханәләреннән һәм турист базаларыннан файдаланучылар саны арта, аларга бөтен илдән туристлар килә, әмма аларда QR-кодлар күрсәтүне таләп итү кертелмәгән.

РБК хәбәренә күрә, шундый ук таләпләр санаторий һәм пансионатларга урнашучылар өчен дә гамәлдә булачак.

Башкортстанда чикләүләр 1 октябрьдән кертелгән иде. Аларны кертү берничә этапта башкарылды.

Соңгы мәртәбә чикләүләрне 29 октябрьдән керттеләр. Республика башлыгы Радий Хәбиров яңа карары белән 30 кешедән артык катнашучысы булган эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын үткәрмәскә, андый мөмкинлек булмаганда башка вакытка күчерергә тәкъдим иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG