Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Навальный штабының юристы Русиядән китүен белдерде


Федор Телин

Федор Телин үзен бу "чарага барырга мәҗбүр" булдым дип белдергән. Беренчел мәгълүматларга күрә, ул Грузиягә күченгән.   

Уфадагы Алексей Навальный штабының ("Навальный штаблары" Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) юристы Федор Телин чит илгә күченеп киткән. Бу хакта ул 19 ноябрь көнне социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Телин Русиядән ике ай элек күченеп киткән. Юрист әйтүенчә, ул бу "чарага барырга мәҗбүр" булган.

"Беркайчан да илдән яки туган шәһәрдән күчеп китәргә теләмәдем. Тентүләрдән соң, кайда булуым турында, Лилиягә зыян салмас өчен хәбәр итмәдем. Аңа да кит дигән идем, тик баш тартты. Кире кайтасым килә, әмма бу якын арада мөмкин түгел. Бирешергә ярамавын гына тәгаен беләм. Алексей да, Лилия дә бирешмәделәр. Хокук яклау белән шөгыльләнүемне дәвам итәрмен һәм узурпаторларга шактый мәшәкать тудырырмын дип өметләнәм" дигән ул.

Пруфы.ру хәбәренә күрә, Федор Телин Грузиягә күченгән.

9 ноябрьдә Уфада Чанышеваның һәм башка Навальный тарафдарларының өйләрендә тентүләр узды.

Навальный штабының Уфадагы элекке җитәкчесе Лилия Чанышевага "эктремист төркем оештыру һәм аны җитәкләү" гаебе белдерелде. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды. Хәзерге вакытта активист Уфадагы вакытлыча тоту изоляторында сак астында.

Күптән түгел Уфа җәмәгатьчеләре Change.org порталында Лилия Чанышевага җинаять эзәрлекләвен туктату һәм аны азат итү таләбе белән петиция чыгарды.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Лилия Чанышеваны сак астыннан чыгарырга чакырды.

Оешманың Русиядәге вәкиле Наталья Звягина әйтүенчә Чанышеваны "экстремизмда" гаепләүләре зур борчу тудыра, шулай ук Алексей Навальныйның көрәштәшләрен һәм тарафдарларын бөтенләй башка төрле, масштаблы эзәрлекләү башлануының билгесе булып тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG