Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессында 2024 елдан соң Путинның легитимлыгын танымаска тәкъдим итәләр


Ике конгрессмен бу хактагы резолюция өлгесен АКШ Конгрессының вәкилләре пулатына керткән. Русиянең Федерация шурасында белдерүләренчә, әгәр Конгресс резолюцияне кабул итсә, бу "Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре өзелүгә китерәчәк".

Ике конгрессмен – Теннесси штатыннан демократ Стивен Коэн һәм Көньяк Каролинадан республикан Джо Уилсон, "2024 елның 7 маенда, соңгы мөддәте төгәлләнгәннән соң, Русия президенты Владимир Путинның үз вазифасында калу өчен теләсә нинди омтылышларын" Кушма штатлар тарафыннан легитим түгел дип тану турындагы резолюция өлгесен АКШ Конгрессының вәкилләр пулатына керткән.

Конгрессменнар фикеренчә, Русия конституциясенә төзәтмәләр, (аларның берсе Путин мөддәтен нульләштерүне күз уңында тота һәм аңа 2024, 2030 елларда президент сайлауларында үз намзәтен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә) Русиянең халыкара бурычларын бозып һәм узган ел аңа тавыш биргәндә масштаблы хәрәмләшүләр ярдәмендә кабул ителгән.

Шул ук вакытта конгрессменнар "Голос" хәрәкәтенә (Русиядә "ят агент" дип танылды) һәм аның төзәтмәләр яклы булган 27 миллион бюллетеньнең күпләп ташлануы турындагы фаразына сылтанган.

Сүз Русиянең электораль аномалияләрен өйрәнүче математик Сергей Шпилькинның хисаплаулары турында барырга мөмкин.

Текстта әйтелгәнчә, АКШ, гомумән, башка илләрдә референдум юлы белән президент вәкаләтләрен озынайтуга каршы чыга. Шулай ук Америка рәсми затларының Русиядәге бу тавыш бирүләр вакытында булган хокук бозуларны тәнкыйтьләгән чыгышларына сылтамалар бирелгән.

Текстта бер факт хатасы бар, анда әйтелгәнчә хәзер Владимир Путинның икенче президентлык мөддәте бара һәм ул 2012 елда башланган. Чынлыкта Путин бу вазифада дүртенче мөддәтен үти. Ул 1999 елда ук президент вазифаларын үтәүче булган иде, шуннан бирле иң югары вазифада тора, 2008-2012 елда Дмитрий Медведев президентлык иткәндә генә 4 еллык тәнәфес ясады.

Кабул ителгән очракта, бу резолюция тәкъдим кебек кенә булачак.

Элегрәк Конституциягә төзәтмәләрне һәм Путинның яңа мөддәтен танымау тәкъдиме булган резолюцияне Европарламент кабул иткән иде.

Русиянең Федерация шурасында белдерүләренчә, әгәр Конгресс резолюцияне кабул итсә, бу "Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләре өзелүгә китерәчәк". Документның үзен "саулауларга тыкшыну" дип атадылар.

Путин 2024 елда президент сайлауларында үз намзәтен тәкъдим итү нияте булу-булмавын әлегә әйтмәде. "Нульләштерү" турындагы төзәтмәләрне исә, илнең тотрыклы үсеше өчен кирәк дип аңлатты. Путин сүзләренчә, әгәр түрәләр аның президент вазифасыннан 2024 елның маенда китәчәген тәгаен белсәләр, Русиядә хакимият өчен көрәш башланырга мөмкин һәм бу ил үсешенә комачау итәр иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG