Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт шурасы президент исемен үзгәртүче канун өлгесенә үзгәрешләр тәкъдим итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа кадәр бу канун өлгесенә Татарстан гына каршы чыккан иде.

Русия Дәүләт шурасы президент атамасын үзгәртүне күзаллаган канун өлгесенә үз тәкъдимнәрен юллаган. Бу хакта Русия президенты сайтында хәбәр ителә.

"Фикер алышу барышында төбәкләрнең үз вәкаләтләрен нәтиҗәле тормышка ашыру һәм финанс яктан тәэмин итү максатыннан аларны тәгаенләштерүгә басым ясалды. Моннан тыш, комиссия әгъзалары төбәкләр мәнфәгатьләрен яклау өчен өстәмә механизм булдыру, бәхәсләрне чишүдә һәм дәүләт хакимияте органнары арасындагы каршылыкларны чишүдә Дәүләт шурасының актив катнашуын тәэмин итү турында фикер алышты", диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта нинди үзгәрешләр тәкъдим ителүе турында төгәл әйтелми.

Дәүләт шурасының "Дәүләт һәм муниципаль идарәсе" комиссиясе тәкъдимнәре Русия думасында каралучы канун өлгесенең икенче укылышында исәпкә алыначак диелә.

25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде.

12 ноябрьдә Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Русия думасына 20 төзәтмә тәкъдим итте.

Башка күптөрле үзгәрешләр белән беррәттән, әлеге канун Татарстанда президент атамасын бетерүне дә күздә тота. Төбәк җитәкчеләре гади генә "башлык" дип аталачак, берүк вакытта аерым төбәкләргә өстәмә атамаларны куллану мөмкинлеге дә бирелә, тик ул "президент" сүзе булмаска тиеш. Мәсәлән, губернатор, яки мэр. Ә президент Русиядә бер генә булырга тиеш дип исәпли канун өлгесен әзерләүчеләр.

Әлеге канун өлгесен Русия думасының Дәүләт корылышы һәм канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләгән. Канун өлгесе алга таба икенче укылышта каралуын дәвам итәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG