Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары төбәк хакимияте турындагы канун өлгесенә төзәтмәләр әзерли 


Татарстан парламент
Татарстан парламент

Аерым алганда депутатлар канун өлгесеннән "унитар дәүләт элементларын" алып ташларга тәкъдим итә. 

ЯҢАРТЫЛГАН. 12 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты төбәк хакимияте турында канун өлгесенә төзәтмәләрне хуплады. Төзәтмәдә төбәк җитәкчесенең вазифасы атамасы "аның халкы ихтыяры һәм төбәкнең тарихи, милли яки башка традицияләрен исәпкә алып", төбәк конституциясе тарафыннан билгеләнә диелә.

Алга таба төзәтәмәләр Дәүләт шурасы утырышында каралачак, кабул ителгән очракта алар Русия думасына тәкъдим буларак җибәреләчәк.

Русия думасының "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"гы федераль канун өлгесенә каршы тавыш биргән Татарстаннан булган депутатлары документның икенче укылышына төзәтмәләр әзерли дип яза "Коммерсантъ".

Аерым алганда депутатлар канун өлгесендәге "унитар дәүләт элементларын", шул исәптән төбәктәге иң югары вазифаларның исемнәрен унификацияләү таләбен алып ташлауны тәкъдим итә. Татарстанның Дәүләт шурасы үз тәкъдимнәрен әзерләргә ниятли.

"Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"гы федераль канун өлгесенә каршы тавышны беренче укылышта Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Айрат Фәррахов, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Рөстәм Кәлимуллин (барысы да "Бердәм Русия" фиркасеннән), Артем Прокофьев (КПРФ) биргән иде. Канун яклы булып тавыш бирүчеләр Олег Морозов, Максим Топилин, Елена Ямпольская һәм Руслан Гаджиев (барысы да "Бердәм Русия"дән). Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров, Ирек Богуславский (барысы да "Бердәм Русия"дән) тавыш бирүдән тыелып калды. Канун яклы булып - 317 депутат, аңа каршы – 66 депутат тавыш бирде. 12 парламент әгъзасы тыелып калды.

25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде.

Башка күптөрле үзгәрешләр белән беррәттән, әлеге канун Татарстанда президент атамасын бетерүне дә күздә тота. Төбәк җитәкчеләре гади генә "башлык" дип аталачак, берүк вакытта аерым төбәкләргә өстәмә атамаларны куллану мөмкинлеге дә бирелә, тик ул "президент" сүзе булмаска тиеш. Мәсәлән, губернатор, яки мэр. Ә президент Русиядә бер генә булырга тиеш дип исәпли канун өлгесен әзерләүчеләр.

Әлеге канун өлгесен Русия думасының Дәүләт корылышы һәм канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләгән. Канун өлгесе алга таба икенче укылышта каралуын дәвам итәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG