Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу канун федератив дәүләтне унитар илгә үзгәртү процессын тәмамлый"


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Русия думасында беренче укылышта каралачак, төбәкләрдәге хакимиятне оештыру турындагы канун өлгесен белгечләр унитаризмга юридик нигез бирү дип бәяли.

Русия төбәкләрендәге хакимиятне оештыру принциплары турындагы яңа федераль канун өлгесе сишәмбе, 9 ноябрь Русия думасында беренче укылышта карала. Аның авторларының берсе Андрей Клишас РИА Новости белән әңгәмәдә аның бу ел ахырына кадәр кабул ителүенә өметләнүен белдерде. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр бу канун өлгесен Русиядә федерализмнан унитаризмга күчү процессын тәмамлаучы мөһим документ дип бәяли һәм аның яман нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге турында кисәтә. Иң зур ризасызлык төбәкләрдәге министрларны билгеләүне Мәскәүнең үз кулына алуы белән бәйле.

Сәясәт белгече Руслан Айсин әлеге канун өлгесе кешеләрнең үзләре яшәгән җирдә хуҗа була алмаячагын аңлатучы колониаль форматка күчү дип күрә.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Бу канунның иң куркынычлы ягы — Русиядә федерациянең асылын бетерү. Бу турыдан-туры унитар модельгә күчүне аңлата. Канунның кайбер маддәләре ачыктан-ачык шул идеологияне күрсәтә. Төбәкләрдә моңарчы калган вәкаләтләр дә юк ителә. Бар дөньяда федератив дәүләтләр өч дәрәҗәдәге хакимияттән корыла: үзәк хакимият, төбәк хакимияте һәм муниципаль хакимият. Җирле халык муниципаль хакимиятне үзе оештыра һәм салымнардан калган акчаны инфраструктурага үзе кирәк санаганча куллана. Финанс яктан алар бәйсез була һәм үзәк яки төбәк хакимияте аларны кимсетә алмый. Бу канун муниципаль дәрәҗәдәге хакимиятне юк итүгә юл ача. Шулай ук төбәк хөкүмәтен оештыру процессы да ачыктан-ачык Мәскәү кулына күчә. Моңарчы төбәкләрдә куәт структураларының җитәкчеләре Мәскәүдән куелган булса, хәзер инде мәгариф, финанс, сәламәтлек саклау министрлары да Мәскәүдән билгеләнәчәк. Төбәкләрнең исә бернинди дә сәяси коралы калмаячак. Синең хөкүмәтеңдә Мәскәү кешеләре утыра икән, димәк син үз өеңдә хуҗа түгел. Бу — колониаль формат. Төбәкләрнең үз инициативалары юк ителә. Төбәк парламентларының да вәкаләтләре кими, абруе төшә, - диде сәясәт белгече Азатлыкка.

Руслан Айсин бу канунның әзерләнүе Русиядәге эчке сәяси проблемнар белән бәйле дип саный. Аның фикеренчә, 2024 елда Владимир Путин йә Русия президенты вазифасыннан китәргә җыена, йә ниндидер яңа сәяси модель булдырырга тели. Моның беренче адымы 2020 елда Русия конституциясен үзгәртү иде, һәм шуның нигезендә ил унитар системга күчәчәк ди ул. Беренче һөҗүмнең Татарстанга булуын Айсин бу республиканың "Мәскәү тамагындагы сөяк" булуы белән бәйли һәм аның аяныч нәтиҗәгә китерү мөмкинлеге турында кисәтә.

Бу канун хәзерге кризиска яңа киеренкелек кенә өстәргә мөмкин

— Кануннарны чыгару җиңел эш, әмма аны гамәлгә ашыру алай җиңел түгел. Русиядәге хәзерге сәяси систем бик аяныч хәлдә. Русиядә хәзер бихисап проблемнар туды: пандемия проблемы, икътисадның начараюы, хакимиятнең рейтингы төшү, җәмгыятьтәге таркаулык… Шундый вакытта бу канун белән бәйле бу зур проектны гамәлгә ашыру бик авыр һәм бәлки мөмкин дә түгелдер. Шундый зур кризис чорында бу нәрсәне оештырырга Мәскәүнең сәяси, икътисади һәм ышаныч ресурслары җитмәскә мөмкин. Мондый зур проектларны гамәлгә ашыру өчен сәяси һәм икътисади элиталарда, зыялыларда консенсус булуы кирәк. Ә андый консенсус күренми. Бу канун хәзерге кризиска яңа киеренкелек кенә өстәргә мөмкин, ди сәясәт белгече.

Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич Азатлык белән сөйләшүдә әлеге канун өлгесе Русиядә төбәкләр белән мөнәсәбәтләрдәге моңарчы гамәлдә булган нәрсәне юридик яктан ныгытып кына куя дип белдерде.

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

— Чынлыкта төбәкләр белән мөнәсәбәтләр моңарчы ничек булса, шулай калачак. Төбәкләрнең башкарма хакимиятләрен формалаштыруда федераль үзәк инде күптән катнашып килә. Төбәкләрдәге барлык министрлар үз вазифаларына бары тик профиль федераль министрлыгы белән килештерү аша гына билгеләнә. Бу яңа канун инде күптәннән булган шул гамәлдәге нәрсәләрне юридик яктан ныгытып кына куя. Бердәнбер зур үзгәреш Татарстанга кагылганын беләм. Төбәкләрдә президент атамасы бары Татарстанда гына калган иде, хәзер ул бетерелергә тиеш булачак. Әмма Татарстан парламенты каршы чыкты. Алга таба ничектер килешерләр дип уйлыйм, - ди Зубаревич.

Руслан Айсин моңарчы да төбәк хөкүмәтләрендәге барлык министрлар үзәк хөкүмәттәге профиль министрлыклары белән килештереп билгеләнә иде дигән фикер белән килешми, андый нәрсә хәтта Совет берлегендә дә юк иде ди. Аның фикеренчә, бу канун өлгесенә бертавыштан каршы чыккан Татарстан парламенты алга таба да үз позициясендә калачак, әмма Татарстан тавышы Думада аны раслауга берничек тә киртә була алмый. Журналистлар белән очрашуда Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның каршы чыгуы турындагы сорауга җавап биреп, аны "фикерләрнең берсе" генә дип атады. "Бу — фикерләрнең берсе генә һәм ул әлеге канун өлгесе белән эшләгәндә, әлбәттә, исәпкә алыначак. Әлегә сүз ниндидер нигезләмәне де-юре теркәү турында бармый. Бу бер әйтелгән фикер, эш процессында төрле фикерләр әйтелә. Алар барысы да исәпкә алыначак", диде Песков. Президент атамасына килгәндә, аны "киләчәк күрсәтер" диде Путин сүзчесе. Путин үзе 2015 елда Татарстан җитәкчесенең ничек аталуын республика халкы үзе хәл итәргә тиеш дигән иде.

Мәскәү муниципаль депутаты Юлия Галямина бу документ моңарчы гамәлдә булганны канунлаштыру дигән фикер белән килешсә дә, үзәкләштерү алга таба тагын да көчәячәк һәм кешеләр тормышында яңа проблемнар китереп чыгарачак диде.

Юлия Галямина
Юлия Галямина

— Бу — хакимият вертикален ныгыту, үзәкләштерү кануны. Ә Русиягә хәзер киресенчә төбәкләргә, җирле хакимиятләргә күбрәк вәкаләт бирү кирәк. Чынлыкта исә бу канун моңарчы гамәлдә булган нәрсәне юридик яктан ныгытып куя. Әмма нәтиҗәдә үзәкләштерү сәясәте тагын да көчәячәк. Кешеләр өчен бу яңа проблемнар чыгарачак. Менә сәламәтлек саклау җирле хакимиятләрдән төбәк хакимиятләре карамагына күчкәч зур шәһәрләрдән ерактагы күп кенә районнар, авыллар фельшдер үзәкләрен, кечкенә хастаханәләрне югалта. Төбәк хакимиятләренең алар белән шөгыльләнәсе килми. Алар бөтенесен үзәкләштерә, ә авылда, район җирендә яшәүче кеше, берәр нәрсә булса, 200әр чакрым ераклыктагы хастаханәгә барырга мәҗбүр. Кеше өчен бу зур проблем. Мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә үзәкләштерү тагын да көчәячәк. Кешеләр үзләре яшәгән урындагы тормышка тәэсир итү мөмкинлеген күбрәк югалтачак, - диде Галямина Азатлыкка.

Политолог Аббас Галләмов, "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә мондый канунның төбәкләр вәкаләтләрен бетерүенә һәм аларны Мәскәүгә тагын да ныграк буйсындыруына карамастан, төбәкләрнең аңа күпләп каршы чыкмавы аларның ризалашуын аңлатмый дигән фикер белдерде.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

— Вазгыять инде өлгерде, милли элиталарда, зыялыларда, һәм милли хәрәкәтләр активистларында күп ризасызлык җыелды. Әмма ул хәзер түгел, ә хакимият күзгә күренеп көчсезләнә башлагач бәреп чыгачак. Икъисадтагы хәлләрнең начараюы, легитимлыкның тәмам бетүе һәм протест кәефләренең кисәк артуы белән бәйле рәвештә режим гомумән көчсезләнәчәк. Режим әлегә көчле булганга, бу канун триггер булмаячак. Әмма соңрак аны Мәскәүнең исенә төшерәчәкләр әле, ди Галләмов.

Элегрәк Галләмов төрле урыннарда, шул исәптән "үзәк-төбәкләр" линиясендә каршылыклар арту һәм ярылу башланырга мөмкинлеге турында да кисәткән иде. Ул шулай ук милли мәсьәләдә каршылыклар чыгу мөмкинлеген дә әйтте.

Русия думасының Дәүләт корылышы һәм канун чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас әзерләгән әлеге канун өлгесенә бары Татарстан Дәүләт шурасы гына каршы чыкты.

Канун өлгесе үзәкнең вәкаләтләрен нык арттыруны, төбәкләрнекен киметүне күздә тота. Татарстан өчен республикада президент атамасын бетерү дә зур үзгәреш булачак. Күпләр моны Татарстанның дәүләтчелек символын бетерү дип күрә. Башка республикалар президент атамасыннан 2010 елда ук баш тарткан иде.

Татарстан парламентының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин 25 октябрьдә Дәүләт шурасы утырышында бу канун өлгесе Русиянең демократик федератив дәүләт буларак конституцион төзелешенә каршы килә дип белдерде һәм депутатларны каршы тавыш бирергә чакырды.

Дәүләт шурасы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла шул ук утырышта чыгыш ясап, бу канун өлгесен республикаларны бетерүгә таба бер адым дип бәяләде.

Дәүләт шурасында Ркаил Зәйдулла чыгыш ясый
Дәүләт шурасында Ркаил Зәйдулла чыгыш ясый

— 4нче маддәнең өченче бүлегенә игътибар итегез. Федераль хакимият Русия төбәкләрендә башкарма хакимиятнең мәгариф, сәламәтлек саклау, финанс, шулай ук торак һәм төзелеш тикшерү өлкәсен оештыруда, җитәкчеләрне билгеләүдә, йә эштән алуда катнаша ала, диелә. Бу маддә гамәлгә керсә, милли республика җитәкчесенең кем дип аталуы бөтенләй әһәмиятсез булып кала, - диде Ркаил Зәйдулла.

Яңа канун өлгесе Русия президентына теләсә кайсы төбәк башлыгын "ышанычны югалту" сәбәпле, бернинди аңлатусыз вазифасыннан алу вәкаләте бирә.

Зәйдулладан соң Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бу канун өлгесе Русия Конституциясенең нормаларын бозып, субъектларның вәкаләтләрен тамырдан кисә. Безне конституция нормаларын бозарга мәҗбүр итә", дип өстәде.

2 ноябрьдә Павел Крашенинников Татарстан парламентының каршы тавыш бирүе аркасында гына канун өлгесенә үзгәрешләр кертелмәячәген белдерде. "Монда бернәрсә дә үзгәрми. Шуңа күрә мин нинди дә булса үзгәрешләр кертү мөмкин дип уйламыйм", диде ул.

Башкортстан бу канун өлгесен хуплаячагын белдерде. Мәскәү бу документка төбәкләрдән 80нән артык реакция булуын белдерсә дә, Русия думасы сайтында 15 кенә бәяләмә чыгарылды. Аларның күпчелегендә әлеге канун өлгесе хуплана. Якутия парламенты төбәк башлыгын Русия президенты ышанычын югалту сәбәпле вазифасыннан алу турындагы маддәгә ышанычны югалтуга нәрсәләр сәбәп булуын конкрет язуны сорый. Элекке канунда Русия президенты төбәк башлыгын вазифасыннан алуның сәбәбен аңлатырга тиеш иде, яңа канун өлгесендә андый таләп юк.

Канун өлгесе Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны, аерым алганда, төбәк җитәкчеләрен "Русия Федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма хакимиятне — "Русия Федерациясе субъекты хөкүмәте" дип атауны күз уңында тота. Моннан тыш, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк вакытка сайлана алачак. Ике мөддәттән артык сайланырга ярамый дигән тыюны гамәлдән чыгару каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG