Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан каршы булса да, президент атамасын бетерүне күзаллаган канун өлгесе үзгәртелмәячәк


Әлегә канун өлгесенә бары Татарстан гына каршы тавыш бирде.

Татарстан депутатларының каршы тавыш бирүенә карамастан, республика президенты атамасын үзгәртүне күзаллаган федераль канун өлгесе үзгәртелмәячәк. Бу хакта 2 ноябрьдә Русия думасының Дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников белдерде.

Дума депутаты Татарстан парламентының каршы тавыш бирүе аркасында гына үзгәрешләр кертелмәячәк диде. Канун өлгесенә карата 80 бәяләмә килгән. Крашенинников тискәре бәяне бары Татарстаннан гына алуын әйтте.

Аның сүзләренчә, канун өлгесе авторлары бернинди яңалык та кертмәгән. Алар бары гамәлдә булган 184нче канун нормаларын тәкъдим итә.

"Монда бернәрсә дә үзгәрми. Шуңа күрә мин нинди дә булса үзгәрешләр кертү мөмкин дип уйламыйм", диде ул.

25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы президент атамасын үзгәртүгә каршы тавыш бирде. Парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин канун өлгесе Русиянең демократик федератив дәүләт буларак конституцион төзелешенә каршы килә дип белдерде. Депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан Дәүләт шурасы үзенең мөнәсәбәтен кичекмәстән катгый белдерергә тиеш дип чыгыш ясады. Бу канун өлгесен ул "милли республикаларны бетерүгә таба бер адым" дип бәяләде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге үзгәрешләр Русия Конституциясенең нормаларын бозып, субъектларның вәкаләтләрен тамырдан кисә дип саный.

Дума канун өлгесен 9 ноябрьдә беренче укылышта карарга җыена. Шуннан соң ул кабат төбәкләргә, шул исәптән, Татарстан Дәүләт шурасына да җибәреләчәк. Мөхәммәтшин ышандырганча, шул вакытта бу мәсьәләдә фикер алышу да оештырылачак. Татарстан президенты атамасын үзгәртүне күзаллаган федераль канун өлгесе быелның декабрендә кабул ителергә мөмкин.

Моңа кадәр депутатлар, сәясәт белгечләре Татарстан әлеге канунга каршы көрәшмәс дип фаразлаган иде.

Русия думасына кертелгән яңа канун өлгесе Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны күз уңында тота. Төбәк җитәкчесе "Русия федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма хакимият — "Русия федерациясе субъекты хөкүмәте" дип аталырга тиеш булачак.

Моннан тыш, канун өлгесенә ярашлы, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк вакытка сайлана алачак. Ике мөддәттән артык сайланырга ярамый дигән тыю гамәлдән чыгарылачак.

Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында Татарстанда гына калган иде.

Татарстанда президент атамасы

Татарстанда президент вазифасы республиканың Югары шура президиумы рәисе вазифасын алыштырды. 1991 елның 12 июнендә Татарстанның беренче президенты булып Миңтимер Шәймиев сайланды. Ул шулай ук 1996 һәм 2001 елгы сайлауларда җиңде. Русиядә төбәк башлыкларын сайлау кире кагылгач, 2005 елда Шәймиев президент вазифасына Татарстан Дәүләт шурасы тарафыннан расланды. Ул президент вазифасында 4 мөддәт булды.

2010 елда Татарстан президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кереште. 2015 һәм 2020 елларда халык сайлавында ул икенче һәм өчен мөддәткә президент булып сайланды.

2010 елда Чечня президенты Рамзан Кадыйров төбәк башлыклары президент дип аталырга тиеш түгел дип белдерде, үз республикасында бу атаманы юкка чыгарды. Аннан соң шуны ук барлык Төньяк Кавказ һәм калган республикалар эшләде.

2010 елда кабул ителгән федераль канун нигезендә 2015 елның 1 гыйнварына җирле парламентлар барысы да бер исем белән аталырга, җитәкчеләре "башлыкларга" әйләнергә тиеш иде. Русия думасы Татарстан өчен бу вакытны бер елга кичектерде. Татарстан исә үз җитәкчесе исемен алыштырмады, Татарстан Дәүләт шурасы президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде.

Татарстан түрәләре республиканың үз җитәкчесе президент дип атау хокукы бар дип белдереп килде. Әйтик, Татарстан парламентның Канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин "субъектның иң югары вазифадагы заты атамасын билгеләү ​– фәкать субъект вәкаләте. Ул атаманы 2020 елдан соң да саклап калуга берни комачауламый" дип әйткән иде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да 2021 елда Конституциягә үзгәрешләр кертеләчәк, ләкин президент атамасы калачак дип белдергән иде.

2015 елда Русия президенты Владимир Путин да "Татарстан президентын ничек атауны республика халкы үзе хәл итсен" дип белдерде. “Чүлмәк дип атасагыз атагыз, тик мичкә генә куймагыз, диләр. Бу – Татарстан эше. Мин бу ниндидер милли хисләргә кагыла дип уйламыйм. Кавказ халыклары өчен дә милли хисләр бик четерекле, әмма хәтта Чечня да "юк" дип әйтте икән... Бу Чечня халкының ихтыяры иде һәм без Татартстан халкы фикеренә дә ихтирам белән караячакбыз. Шуңа сез моны үзегез хәл итегез, яме”, диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG