Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми Уфа республикаларда президент атамасын бетерүне хупларга җыена


Башкортстан парламенты бинасы
Башкортстан парламенты бинасы

Шулай итеп Башкортстан президент атамасын саклап калырга теләгән Татарстанга каршы чыга.

Башкортстан корылтае "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган, шул исәптән президент атамасын бетерүче канун өлгесен хупларга җыена. Ләкин парламентта киңәйтелгән фикер алышу булмаячак, федераль канунны читтән торып хуплаячаклар, дип яза Prufy.ru порталы.

Портал мәгълүматына күрә, төбәкләрдәге канун чыгару җыелышларының мөддәте 30 октябрь чыга, шуңа күрә Башкортстанның дәүләт җыелышында уңай бәяләмә язарга һәм берни өйрәнеп тормый гына, аны телефоннан сораштыру ысулы белән депутатлар тарафыннан кабул иттерергә карар иткәннәр.

Шулай итеп Башкортстан республика президенты вазифасын бетерүгә каршы чыккан Татарстанны хупламаска булган.

Татарстан дәүләт шурасының дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Альберт Хәбибуллин утырышта белдергәнчә, әлеге канун өлгесенең аерым нигезләмәләре Русия Конституциясенә дә каршы килә. Алар арасында ул төбәктәге югары вазифаларны унификацияләү турындагы таләпне дә искә алды.

Канун өлгесен хупламау карары 82 депутат тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр"дип белдерде.

Сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелгән иде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас керткән иде.

  • Татарстан - президент атамасын саклап калган бердәнбер төбәк.
  • Ел башында Вконтактедагы "Поборы в школах и детских садах" төркеме Татарстан прокуратурасының Русия төбәге башлыгы президент дип атала алмавы турында хатын чыгарды. Хатта әйтелгәнчә, республика кануннарын федераль кануннарга яраклаштыру эше әле тәмамланмаган.
  • 2018 елның йомгаклау матбугат очрашуында Татарстанның дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин президент атамасын бетерергә мәҗбүр итсәләр, Татарстанның Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә хокукы булачак дип белдергән иде. 2020 елда ул Татарстан конституциясе үзгәрәчәк, әмма президент атамасы калачак дигән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG