Accessibility links

Кайнар хәбәр

"319нчы бүлмә". Татарстанда полициядә азаплаулар турында яңа тикшеренү чыкты


Проектның исеме "319нчы бүлмә". Җинаять кылуда шикләнүчеләргә каршы көч куллану Казанның К.Фукс урамындагы 3А йортында 319нчы бүлмәсендә булган дигән фаразлар бар
Проектның исеме "319нчы бүлмә". Җинаять кылуда шикләнүчеләргә каршы көч куллану Казанның К.Фукс урамындагы 3А йортында 319нчы бүлмәсендә булган дигән фаразлар бар

Дистәләгән кеше сорау алу вакытында азаплаулар һәм көч куллану турында сөйләде.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлегендә эшләүчеләр сорау алганда тоткыннарны азаплауда һәм кылмаган җинаятьләрне дә аларга тагуда шикләнелә.

"Idel.Реалии" проекты җиде бүлектән торган яңа тикшеренү чыгарды. 2018-2020 елларда элекке тоткыннар үзләре һәм аларның туганнары журналистлар һәм юристларга сорау алулар, эшләрен тикшерү барышында хәрәмләшүләр турында сөйләгән. Алар барысы да ул елларда полициянең көч кулланганын тикшерүне сорап шикаятьләр язган, әмма тикшерү уздырылмаган. Кайбер шикаятьләр Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә барып җиткән.

"Кулларын һәм аякларын бәйләп, күзенә төшәрлек итеп башлык киертеп аны ток белән азаплаганнар. Ыштаннарын һәм эчке киемен салдырып электр чыбыкларын башта аягына, аннары күт битләренә, аннары җенси әгъзасына, соңыннан чигәләренә куеп тотканнар. Авырту һәм азаплауга түзә алмыйча ул идәндә аунап уң як битен канга батып канатып бетергән. Аңын югалткан саен өстенә су сибеп торганнар", диелгән тоткыннарның берсе Андрей Морозовның Европа мәхкәмәсенә шикаятендә.

Проектта шулай юк оешкан җинаятьчел төркемнәрнең эшләрен тикшерү барышы, Татарстанда тикшерүчеләр һәм оешкан җинаятьчелек белән көрәшүчеләрнең полиция һәм эчке эшләр органнарындагы элемтәләре һәм бәйләнешләре турында язылган. Проектның подкасты бар.

  • 2012 елда Казанда "Дальний" полиция бүлегенә ябылганнан соң 52 яшьлек Сергей Назаров үлде. Вафатына кадәр Назаров туганнарына үзенең полиция тарафыннан кыйналуын һәм көчләнүен әйтеп өлгергән. Тикшерү нәтиҗәсендә гаепле полиция хезмәткәрләре төрмәгә утыртылды, Әсгать Сәфәров эчке эшләр министры урыныннан китеп Татарстан президенты идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.
  • Түбән Камада Илназ Пиркин 2017 елның 19 октябрендә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Үлеме алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәргән. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Быел Пиркин эше нигезендә хөкем ителгән ике полиция хезмәткәренә җәза йомшартылды.
  • 2000 елдан башлап сак астына алынганнарны газаплаган өчен җаваплылыкка тартылган 122 хокук саклау оешмасы хезмәткәренең 52сенә шартлы җәза төре биргәннәр. Шул ук вакытта, 50 процент очракта җинаять эше бөтенләй ачылмаган. Бу хакта Газаплауларга каршы комитет белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG