Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Казан мәктәбен кораллы һөҗүмнән саклап калуын белдерә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үсмер пневматик мылтык ярдәмендә һөҗүм итәргә теләгән диелә. ФСБ белдерүенчә, янәсе, үсмерне мондый гамәлгә Украинада яшәүче бер кеше Telegram аша үгетләгән.

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Казанда пневматик мылтык белән шәһәрнең бер мәктәбенә һөҗүм итәргә ниятләгән бер үсмерне тоткарлавы турында хәбәр итте.

Хәбәргә күрә, тоткарланучының өендә пневматик мылтык, аны утлы коралга үзгәртү турында мәгълүмат эзләү эзләре сакланган элемтә чаралары, мәгариф оешмаларына кораллы һөҗүмнәр турында материаллар табылган.

ФСБ хәбәрендә язылганча, тоткарланган үсмер үзен күпләгән кешене үтерү ниятенә Украинада яшәүче Ярослав Овсюк исемле кеше Telegram аша этәрүен сөйләгән.


Федераль иминлек хезмәте Татарстан тикшерү комитетының тоткарланучыга карата ике яки аннан да күбрәк затны үтерергә әзерләнү маддәсе нигезендә җинаять эше ачуын хәбәр итә.

2021 елның маенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачкан иде, тугыз кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды. Илназ Галәвиев эше мәхкәмәгә бу елның декабрендә үк тапшырылырга мөмкин.

20 сентябрьдә Пермь дәүләт университетында Тимур Бекмансуров оештырган атышта 47 кеше яраланды, 6 кеше үлде. Бекмансуров авыр хәлдә һоспитальгә җибәрелде. Тоткарланган вакытта аның аяк-кулларын яраладылар, аягының бер өлешен кистеләр. 14 октябрьдә хастаханәдә узган мәхкәмә утырышыннан соң, аны сак астына алдылар. Ул үз гаебен тулысынча таныды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG