Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә тоткарланган кырымтатарларга мәхкәмәләр бара


Эдем Семедляевны каршы алганда
Эдем Семедляевны каршы алганда

Украина омбудсманы Акмәчеттә 23 ноябрь кичендә кырымтатарларның күпләп тоткарлануын тәнкыйтьләп чыкты.

24 ноябрь Акмәчеттә Русия контролендәге мәхкәмәдә дүшәмбе кич тоткарланган кырымтатарларга карата мәхкәмә утырышлары уза. Русиянең куәт оешмалары вәкилләре вакытлыча тотылу изоляторында 12 көн утырып иреккә чыккан адвокат Эдем Семедляевка теләктәшлек белдерергә килгән кырымтатарларны тоткарлаган иде. 31 кешене полиция бүлекчәсенә алып киттеләр.

"Крымская солидарность" иҗтимагый берләшмәсенең координаторы, хокук яклаучы Лутфие Зудиева, административ беркетмәләр төзегәннән соң, Акмәчеттә тоткарланган кырымтатарларының бер өлешен 24 ноябрь иртәсендә Русия полициясе бүлекчәсеннән чыгара башлаулары турында хәбәр итте.

Шул ук вакытта кайбер тоткарланган хатын-кызларны хокук сакчылары мәхкәмәгә кадәр изолятордан чыгармаска булган.

Акмәчеттә Русиянең куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан кырымтатар активистларының чираттагы мәртәбә күпләп тоткарлануын Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Людмила Денисова тәнкыйтьләп чыкты.

"Вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда Украина ватандашларын канунсыз тоткарлауларын тәнкыйтьлим. Үз гамәлләре белән оккупант-ил Кеше хокуклары һәм төп ирекләр конвенциясенең 10нчы маддәсен боза, аңа күрә һәр кешенең фикерләрен белдерү ирегенә хакы бар", диелгән Денисованың Facebook-тагы хәбәрендә.

23 ноябрьдә, 12 көн дәвамында административ кулга алыну җәзасын үтәп, адвокат Эдем Семедляев вакытлыча тоту изоляторыннан чыкты. Акмәчеттәге изолятор бинасы янына Семедляевны каршы алырга килгән активистларны Русия куәт оешмасы вәкилләре тоткарлаган. 31 кеше, шул исәптән 10 хатын-кыз, яннарында матбугатта эшләү таныклыклары булган "Крымская солидарность" хәбәрчеләре, журналистлар тоткарланган. Тоткарланучыларны өч полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр.

Кырымдагы Русия хокук саклау оешмаларының җитәкчелеге кырымтатар активистларын 23 ноябрьдә Акмәчеттә күпләп тоткарлауга карата аңлатма бирми.


Кырымдагы Русиянең куәт оешмасы вәкилләре бу елның сентябреннән алып кырымтатар активистларын алтынчы мәртәбә тоткарлады.
Кешеләрне мәхкәмә, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) биналары һәм полиция бүлекчәләре янында ватандашларын хупларга килгән җирдән тоткарлыйлар. Тоткарланучыларга административ беркетмәләр төзиләр һәм Кырымның Русия мәхкәмәләре активистларны штрафка тарта.

Украина хакимиятләре, хокук яклаучылар, чит ил илчелекләре һәм миссияләре Русияне Кырымда мондый эзәрлекләү тәҗрибәсен туктатырга өнди. Русия хакимиятләре бу өндәүләргә колак салмый.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG