Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСИН башлыгы Александр Калашников вазифасыннан азат ителгән


Александр Калашников
Александр Калашников

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте башлыгы вазифасына Аркадий Гостев билгеләнгән. Ул 2012 елдан бирле Русия эчке эшләр министрының урынбасары иде.

Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) җитәкчесе Александр Калашников вазифасыннан азат ителгән. Фәрман үз көчен кергән дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Башка бер фәрман белән ФСИН башлыгы вазифасына Аркадий Гостев билгеләнгән. Ул 2012 елдан бирле Русия эчке эшләр министрының урынбасары булды.

Александр Калашников ФСИНны 2019 елның октябрендә җитәкләгән иде. Аны ни сәбәпле эшеннән җибәрүләре турында хәбәр ителми.

Октябрьдә Gulagu.net хокук яклау проекты Сарытауның 1нче туберкулез хастаханәдә тоткыннарны көчләүләре һәм газаплаулары турында видеоларны чыгара башлаган иде.

Шуннан соң тикшерү комитеты берничә җинаять эше ачты.

Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Сарытау идарәсе җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Алексей Федотов эшеннән китте. ФСИНның төбәк идарәсендә эшләгән ким дигәндә 18 хезмәткәр, шул исәптән туберкулез хастаханәсенең җитәкчелеген эштән кудылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG