Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар милли хәрәкәте ветераны Илдус Садыйк вафат


Илдус Садыйк (1936-2021)

Соңгы елларда ул каты авырды. Активист белән хушлашу җомга көнне Казанның Яңа бистә зиратында узачак.

Казанда 85 яшендә милли хәрәкәт активисты, җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк вафат булды. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә җырчы һәм алып баручы Рамил Хәйретдинов язып чыкты.

Кайгылы хәбәрне Азатлыкка Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге мөгаллиме Илфат Вәлиев раслады.

"Соңгы вакытта хәле җиңел түгел иде, картлык үзенекен итте, чирләре көчәя барды. Ул хастаханәдә вафат булды, ләкин коронавирус чире булуын ишетмәдем", диде ул.

Илдус Садыйк белән хушлашу 26 ноябрь көнне көндезге сәгать бердә Яңа бистә зиратында узачак, җеназа намазы да шунда укылачак дип хәбәр ителә.

Илдус Садыйк татар милли хәрәкәтенең күренекле активисты булды, Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе иде. Активист милли хәрәкәт эшчәнлегендә, урам җыеннарында даими катнашты.

1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә таш куюны да кайгыртып йөрүчеләрнең берсе иде. "Берничә ир белән барып алдык ул ташны. Юдинода кечкенә таш эшкәртү заводы бар иде, шуннан йөк машинасына салып кайттык. Аңа каеп язылды. Таш 1998 елның көзендә Казан кирмәне диварлары янына китерелеп куелды. 2000нче елларда, илдә сәяси вазгыять үзгәрә башлагач, без куйган таш юкка чыкты", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка .

Активист соңгы елларда Татарстан суверенитеты көненә багышланган чараларның аз булуына да игътибар иткән иде. "Җитәкчеләр нигәдер бу турыда сөйләүдән, суверенитет дигән сүзләр әйтүдән курыкты. Минемчә бу курку Мәскәүдән килә. Ни әйтсәң дә, "бердәнбер һәм бүленмәс" дип кычкыралар. Ә моның белән үзләрен харап иткәннәрен белмиләр", дип белдергән иде Илдус Садыйк.

Аның язмалары Азатлык сәхифәсендә дә дөнья күргән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG