Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәнҗал чыгарган видеодан соң Казан циркы мөдире эшеннән алынган


Казан циркы
Казан циркы

Аның кулында пычак тоткан килеш бикле бүлмәгә керергә тырышу яздырылган видео таралган иде. Бүлмәдә циркта эшләүче хатын-кыз булган диелә.

Татарстанның мәдәният министрлыгы уздырган хезмәт тикшерүе нәтиҗәсендә Казан циркы мөдире Рамил Шәрифуллин эшеннән алынган. Бу хакта Татарстан басмалары хәбәр итә.

Тикшерү интернетта 50 секундлык видео барлыкка килгәннән соң башланды. Baza Telegram-каналы тараткан бу видео оешманың күзәтү камераларыннан алынган. Шәрифуллин кулында пычак тоткан килеш бикле бүлмәгә керергә тырыша. Бүлмәдә циркта эшләүче хатын-кыз булган диелә. Видеодан күренгәнчә, Шәрифуллинны башка бер хезмәттәше килеп тынычландыра алган.

Соңрак мөдир моны "нервалары түзмәве" белән аңлатты һәм гафу үтенде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый резонанс тудырган бу хәл тиешле дисциплинар җәза бирүне таләп итә дип белдерде.

Моңа кадәр Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Шәфигуллинның цирк мөдире буларак эшчәнлегенә министрлыкның дәгъвалары булмавын әйткән иде. Мөдирне вазифасыннан алу турында әлегә сүз бармый, тикшерергә кирәк дигән иде.

Шәрифуллин Казан циркына мөдир итеп, әлеге вазифага ачык бәйгедә җиңгәннән соң, 2019 елның мартында билгеләнде.

Ул эшләгән вакытта цирк Татарстанның мәдәният министрлыгына караган барлык оешмалар арасында, бюджетта каралмаган керемнәр алуы ягыннан, яхшы икътисади күрсәткечләргә ирешкән диелә.

* * *

25 ноябрьдә Халыкара көч куллануны булдырмау көне билгеләнде. Әлеге көн алдыннан БМО хатын-кызларны җәберләүләр турында яңа хисап чыгарды. Ул 13 илдә яшәүче хатын-кызлар арасында уздырылган сораштыруга нигезләнгән.

"Сиңа нәрсә кирәген үзем беләм". Гаиләдә абьюз ничек башлана?
please wait

No media source currently available

0:00 0:43:20 0:00

Сораштыруда катнашкан һәр икенче хатын кыз үзенә яки яхшы танышына карата гаилә әгъзаларының рәхимсезлек күрсәткәне булуын таныган.

Шулай ук хатын кызларның 40 проценты пандемия башланганнан соң үзен урамда имин хис итмәвен әйткән. Биш хатын-кызның өчесе җәмәгать урыннарында җенси бәйләнүләргә дучар булуын белдергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG