Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин сезне яратам!" Илдус Садыйкның соңгы сүзе


Илдус Садыйк (1936-2021)
Илдус Садыйк (1936-2021)

Татарның азатлыгы, Татарстанның суверенитеты өчен көрәшкән өлкән буын вәкилләре бер-бер артлы китеп бара. Дөнья кем кулына калачак? Чын зыялы, милләтпәрвәр, Казанны татарлаштыруга күп көч куйган шәхес Илдус Садыйкны шушы уйлар һәм киләчәк өчен борчылулар белән соңгы юлга озаттылар.

Милли хәрәкәт ветераны Илдус Садыйк 85 яшендә кичә хастаханәдә җан бирде. Бүген аңа мөселман йолаларына нигезләнеп, җеназа намазы укылды, ак кәфенлеккә төрелгән җәсәдне тугыннары, көрәштәшләре кадерләп кабергә куйды. "Яхшы кеше идеме Илдус абый?" дигән сорау яңгырады. Соңгы юлга озатырга килгән ирләр, читтәрәк басып торган хатыннар берьюлы "Яхшы кеше иде!" дип җавап бирде.

Илдус Садыйк Казанның тарихи Яңа бистә зиратында җирләнде. Бу - аның васыяте. Иске бистәдә туып-үсеп, һәр бинаны, һәр почмакны белгән кеше, аның тарихын саклаучы буларак, үзенең кабере якыннары белән бер зиратта булуын теләгән. Алдан ук урынын хәстәрләп куйган. Илдус Садыйк 1943 елда сабый килеш вафат булган энесенең каберенә җирләнде. Туганнары сүзләренчә, ул үзе исән чагында ук бу кабергә туганы, үзе һәм тормыш иптәшенең исемнәре язылган ташны һәм чардуганны ясатып куйган.

Мәрхүм белән хушлашуга йөзләп кеше килде. Милли хәрәкәт активистлары Фәрит Зәкиев, Галишан Нуриәхмәт, Гөлфәния Җәләлова, галимнәр Дамир Исхаков, Илнар Гарифуллин бар иде. Җеназаны Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәге мөгаллиме Илфат Вәлиев алып барды. Илдус Садыйк бу үзәкне ачуга күп көч куйган булган. Чарада үзәктә белем алучы шәкертләр һәм биредә эшләүче мөгаллимнәр дә катнашты.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев җыелган халыкка Илдус Садыйк турында фикерен белдереп, халыкның пассионарлары булса, милләт үлми, Илдус абый шул пассионарларның берсе иде, диде.

Фәрит Зәкиев һәм Рәүф Ибраһимов
Фәрит Зәкиев һәм Рәүф Ибраһимов

"Ул янып тора торган кеше булды. Татар теле, халкы, дәүләте дип янып яшәде. Бүгенге хушлашуда дәүләт кешеләре, Татарстан дәүләт шурасыннан да, президент аппаратыннан да беркем дә юк. Алар бүген шушы хушлашуда булырга тиеш иде. Илдус абый Садыйков - Татарстан дәүләтенә нигез салучыларның берсе.

Ул дәүләт дәрәҗәсендә фикер йөртте. Татарстан дәүләтен, без хәзер саклап калырга тырышкан Татарстан президенты институтын булдыру, Суверенитет турында декларация, Татарстан Конституциясен кабул итү, референдум уздыру, Татарстанның, татарларның абруен күтәрү - Илдус абый Садыйков кебек шәхесләр хезмәте.

Иманым камил, безнең дәүләтебез булыр. Анда Илдус Садыйк, Фәндәс Сафиуллин, Юныс Камалетдинов урамнары да булыр", диде Зәкиев.

Тагын бер чыгыш ясаучы Галишан Нуриәхмәт милли хәрәкәт башланганнан бирле Илдус әфәнденең иң алгы сафларда йөргәнен искә төшерде.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

"Татар иҗтимагый үзәгенең президиум әгъзасы буларак күп эш башкарды. Заманында Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең тапшыру станцияләре мөдире урынбасары булып та эшләде. Әмма аны дәүләт оешмалары искә дә алмады, онытты.

Милли хәрәкәттә йөрүчеләрдән ерагаерга тырышалар. Илдус абый белән Фәндәс Сафиуллинны озатканда очраштык. "Китап чыгардым, милли хәрәкәттәгеләргә бу китапны тапшырырга иде", диде. Милли активистларыбыз бу дөньядан китеп бара, бик кызганыч, дөнья кемнең кулына калыр дип борчылабыз. Илдус әфәнде саф күңелле кеше иде, урыны да җәннәттә булсын", дип сөйләде Галишан Нуриәхмәт.

Тарихчы Дамир Исхаков Азатлыкка, Илдус Садыйкның референдум чорында АКШтан күзәтүчеләр алып кайтуын һәм хосусый мәдрәсә ачу эшен ничек башкарганын аңлатты.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Татарстан суверенитеты турында 1992 елда уздырылган референдум безнең республика өчен бик катлаулы шартларда үтте. Хөкүмәт вәкилләре аны үткәрергәме, юкмы дип икеләнеп калды. Үткәрсәк, ота алырбызмы дип икеләнделәр. Милли хәрәкәт хәрәкәт вәкилләре референдумны үткәрү һәм анда җиңү өчен бөтен көчен куйды.

Илдус абый бу эшләрдә иң баштан катнашкан кеше буларак, АКШка чыгып китте. Аның Америка татарлары арасында танышлары бар иде. Шул танышлары ярдәме белән АКШ Конгрессына керде һәм кайбер конгресменнар белән сөйләшеп, шулар ягыннан безнең эшкә хуплау эзләде. Нәтиҗәдә аның ярдәме белән безнең референдумга АКШтан күзәтүчеләр дә килде. Бу мөһим, чөнки суверенитет мәсьәләсен тышка чыгарып, халыкара дәрәҗәгә күтәрү кирәк иде. Моны Илдус абый башкарды.

Илдус абыйның шәхси мәдрәсә ачуын да әйтеп үтергә кирәк. Билгеле, аңа мондый мәдрәсәне аякка торгызу җиңел булмады. Ул хәлләре авырырак булган, ятим балаларны җыеп шунда укыту һәм тәрбия эшләрен башлап җибәрде. Анда үземнең дә барып чыгышлар ясаганым булды.

Илдус абый белән сөйләшкәндә ул миңа ачык итеп "Мин монда киләчәкнең татар элитасын әзерләргә тырышам. Балаларга кечкенә вакыттан ук аң сеңдереп, ислам нигезләрен биреп, соңыннан милләткә хезмәт итәрдәй шәхесләр үстерү өчен эшлим", дигәне хәтердә", дип искә алды Дамир Исхаков.

Мәрхүмнең бертуганы Әлфия Әхмәдиева Азатлыкка, аның туган җанлы кеше буларак һәрдаим булышып торуын, үзара тату яшәгәнен сөйләде.

Әлфия Әхмәдиева
Әлфия Әхмәдиева

"Без өч туган үстек. Илдус абый, Илзия апа һәм иң кечкенәсе - мин. Ул милләтен яратты. Без көчле булырга тиеш, милләтнең тормышына катнашырга кирәк, дип өйрәтеп килде. Битараф булу гөнаһ, бу - безнең җир, ил үсешенә өлеш кертергә кирәк, белемле булу мөһим дип сөйләде. Үзе дә белем алырга тырышты.

Новосибирскида элемтә институтын тәмамлады. 1962 елда өйләнде. Заводта инженер булып эшләде. Аннары Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә баш инженер булып күп елларча хезмәт куйды.

Хәтер көннәрендә, төрле митингларда катнашты. Сезгә дә катнашырга кирәк, дип ул чаралардан бик дулкынланып кайта иде. Күп кеше катнашса, татарлар көчле була ала дип әйтә торган иде. Соңгы көннәренә кадәр милләт, ватан, дип янып яшәде. Аның төп сыйфаты - намус белән эш итү", диде Әлфия ханым.

Илдус Садыйкның балалары юк. Язмыш шундый. Озак еллар дәвамында авыру хатынын тәрбияләгән. Хатыны әле исән, урын өстендә ята. Якын кешесен соңгы юлга озата алмады.

Илдус Садыйкның сеңлесенең кызы Алисә Алиш: "Илдус абый 15 еллап тормыш иптәшен тәрбияләде. Соңгы айларда ул өзлекте, көче бетә башлады, без гел аларның янында булдык. Хәзер апаны үзебез караячакбыз", дип әйтте.

Ул Илдус Садыйкның соңгы көннәрен дә сөйләде.

Алисә Алиш
Алисә Алиш

"Абый авырый башлагач, ашыгыч ярдәм чакырдык. 20 ноябрьдә машинага утырганда күзгә карап "Мин сезне яратам" диде. Күзгә-күз күрешеп әйткән соңгы сүзе шушы булды. Үлем сәбәбен табиблар "хәрәкәт нервларының атрафиясе", дип әйтте. Соңгы мизгеленә кадәр үз аңында булды. Үлемен алдан уйлап барсын да алдан үзе оештырды. Кабер ташы, чардуганга кадәр алдан ясатып куйды. Хатынын да үз янына җирләргә кушты", диде Алисә ханым.

АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов Илдус Садыйкның үлеме турында Азатлыктан укып белде һәм бу вакыйганы йөрәгенә якын алып, Русиядә бердәнбер якын дустымны югалттым дип сөйләде.

Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов

"Соңгы елларда дусларча, җылы аралашкан кешем Илдус иде. Аның үлемен авыр кабул иттем. Меңләрчә чакрымнар аерып торса да, без телефоннан еш сөйләшеп тордык, планнар кордык. Туган авылымда төзегән йортка аның өчен фортепиано сатып алдым. Илдус җәй кайтыр, татар көйләрен уйнар дип күз алдыма китердем. Илдус та бик теләде, авылыңны кайтып күреп, туган нигезеңдә Салих Сәйдәш, Мансур Мозаффаров, Ринан Еникеев көйләрен уйначакмын, видео аша тоташып, мин дә карармын, тыңлармын дип сөйләштек. Әмма пандемия тоткарлап калды, югыйсә аны килеп алырга, кире илтеп куярга кешеләрне дә белешеп куйган идем. Насыйп булмады.

​Елмаеп сөйләшә, кешенең фикерен таптамый, кабул итә, белемле, әмма мин беләм дип чәчрәп чыкмады. Мин аны Америкада да кабул иткән идем, берничә атна бездә яшәде, төрле җирдә йөрдек. Җылы истәлек булып кала болар да. Тугры, нечкә һәм киң күңелле кеше иде. Моны аңлар өчен Илдусның озак еллар буе ятып чирләгән хатынын бала кебек тәрбияләгәнен дә әйтү җитә. Үзе хуҗалыкны алып барды. Аның урынында кемдер күптән башка хатынны алыр иде, ә ул мәхәббәтенә тугры калды".

Илдус Садыйк кабере
Илдус Садыйк кабере

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG