Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: Ринат Әхмәтовны Украина һәм президентка каршы түнтәрелеш әзерләүгә җәлеп итәләр


Ринат Әхмәтов
Ринат Әхмәтов

Шул ук вакытта президент Украина белән чиктә Русия гаскәрләренең туплануы – һөҗүмгә әзерләнү түгел, ә "куркыту" дигән фикер җиткергән.

Украина президенты Владимир Зеленский бизнесмен Ринат Әхмәтов даирәсенә якын кешеләрнең "Русиядән булган затлар" белән илдә дәүләт түнтәрелеше турында фикер алышуын белдергән.

Киевтагы матбугат очрашуында журналист Савик Шустер соравына җавап биреп, Зеленский Әхмәтовны Украинага һәм президентка каршы түнтәрелеш әзерләүгә һәм сугышка җәлеп итмәкчеләр дигән.

Зеленский эшмәкәрнең түнтәрелеш әзерләвенә ышанмавын әйткән, ләкин шул ук вакытта үзен бәреп төшерергә тырышуларыннан курыкмавын да белдергән. "Мин Янукович түгел" дигән ул Украинаның элеккеге президентын искә алып. 2014 елда киңкүләм протестлардан соң Виктор Янукович илдән качкан иде.

26 ноябрьдә Зеленский матбугат марафоны уздыра, ул 30 мәгълүмат чарасы журналистларының сорауларына җавап бирә.

Сораулар күбрәк Русиянең Украинага каршы һөҗүм әзерләү ихтималы, махсус хезмәтләрнең "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" әгъзаларына каршы операциясе өзелүе һәм эчке сәяси вазгыятькә кагыла.

Якын арада Русия белән тулы канлы сугыш булырга мөмкинме дигән сорауга Зеленский Украинаның үз җирләрен якларга әзер булуы турында белдергән. Шул ук вакытта президент Украина белән чиктә Русия гаскәрләренең туплануы – һөҗүмгә әзерләнү түгел, ә "куркыту" дигән фикер җиткергән.

  • Ринат Әхмәтов – Украинаның иң бай кешеләреннән берсе. Элегрәк ул Төбәкләр фиркасе һәм Виктор Янукович белән тыгыз бәйләнештә иде, әмма 2014 ел вакыйгаларында Донбасста Русия хакимиятен яклаган чыгышларны һәм сепаратистларны хупламады. Соңгы вакытта Әхмәтовның Зеленский даирәсе белән низагы турында хәбәрләр йөри. Аерым алганда, Әхмәтовның медиа чаралары оппозиционер сәясәтчеләргә, әйтик Югары Раданың элеккеге спикеры Дмитрий Разумковка теләктәшлек күрсәтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG