Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәлия Сафина ТАИФ баш мөдире урынбасары вазифасыннан киткән


Руслан Шиһабетдинов һәм Гүзәлия Сафина
Руслан Шиһабетдинов һәм Гүзәлия Сафина

Аның урынына  элек "СИБУР Холдинг"та эшләгән Сергей Гринько килгән.

ТАИФ баш мөдиренең икътисад һәм финанс урынбасары Гүзәлия Сафина 26 ел эшләгәннән соң вазифасыннан киткән.

ТАИФның рәсми сайтындагы мәгълүматка күрә, 2021 елның ноябреннән бу вазыйфага элек "СИБУР Холдинг"та эшләгән Сергей Гринько килгән.

66 яшьлек Гүзәлия Сафина 1991 елдан "Казан" берләшмәсенең баш хисапчысы була. Бу берләшмә нигезендә ТАИФ төркеме төзелә, әлеге төркемгә Татарстандагы "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" һәм ТГК-16 кебек ширкәтләр керә. 1995 елдан Сафина ТАИФ акционерлык җәмгыяте баш мөдиренең икътисад һәм финанс урынбасары булып эшли.

СИБУР белән берләшкәнгә кадәр "ТАИФ" хиссәләренең 4,5 проценты аныкы иде. Шулай ук ул Казанның "Аверс" банкы хиссәләрен тотучы (4,81 процент акциясе бар). Forbes-ның Русиядәге иң бай хатын-кызлары исемлегендә ул 19 урында тора. Узган ел нәтиҗәләренә күрә, Гүзәлия Сафинаның мөлкәте 325 миллион доллар тәшкил итә.

Октябрь аенда "ТАИФ" мөдирләре шурасыннан башка топ-менеджерлар - Рөстәм Сүлтиев, Радик Шәймиев, Владимир Пресняков, Александр Фридман, Ольга Игнатовская, Тимур Шиһабетдинов белән бергә Гүзәлия Сафина да киткән иде.

2007 елда СИБУРга килгәнче Сергей Гринько консалтинг һәм аудит өлкәсендә хезмәтләрен тәкъдим итүче PricewaterhouseCoopers ширкәтендә эшләгән.

СИБУРда вакытта ширкәтнең төрле оешмаларында җитәкче урыннарда эшләгән.

Сентябрьдә СИБУР "ТАИФ"ны 100 процентка йотуы билгеле булды.

СИБУР ТАИФның 100 процент хиссәләрен алды, ә Татарстан ширкәте акционерларына "СИБУР"ның 15 процент хиссәсе һәм ширкәт облигацияләре буларак 3 миллиард доллар бирелде. "СИБУР" берләшкән ширкәтләренә Татарстандагы "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" һәм ТГК-16 кебек ширкәтләр дә керде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG