Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Тикшерү комитеты бүлекчәсеннән акча урлауда шикләнелүчеләр сак астында калдырылды


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе

Җинаятьтә катнашуда шикләнелгән дүртенче кешене әлегә полиция эзли.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе тикшерүче-криминалист Марат Шакировны һәм аның белән бергә җинаять кылуда шикләнелгән Никита Елинсонны 4 февральгә кадәр сак астында калдырган.

Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстандагы баш идарәсенең өченче идарәсе тикшерүчесе Александр Марченков хәбәр иткән дип яза "Татарстан24".

Марат Шакировны һәм аның белән җинаять кылуда шикләнелүче берничә кешене республиканың Тикшерү комитеты бүлекчәсендәге сейфтан 15 миллион сумга якын акча урлауда гаеплиләр.

Марченков сүзләренчә, сак астында тотуны озайтулары бу җинаять эшенең бишенче фигуранты – Дживан Мхитарянның һәм урланган акчаларның бер өлешенең әле дә табылмавы белән бәйле. Ике ай эчендә куәт оешмалары вәкилләре экспертизаларның нәтиҗәләрен алырга ниятли.

Татарстан тикшерү комитетының дүртенче бүлекчәсендәге бүлмәдән 14,6 млн сум акча урлауда шикләнелүчеләр 6 октябрьдә тоткарланган иде.

Татарстан тикшерү комитетының дүртенче бүлекчәсе аеруча мөһим эшләрне тикшерү һәм икътисади җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнә.

Тикшерү фаразына күрә, урлашуны юстиция подполковнигы, тикшерүче-криминалист Марат Шакиров оештырган.

Шакиров 5 октябрь кичендә Татарстаннан чыгып китәргә тырышкан чагында М-7 машина юлында тоткарланган.

Аның белән бергә җинаять кылуда шикләнелгән дүрт кешенең Әлмәттә яшәве ачыкланды. Өчесен яшәгән урыннарында тоткарладылар. Дүртенчесен полиция эзли. Фаразларга күрә, сейфтан урланган акчалар анда булырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG