Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскиның элекке губернаторы Фургал эшен тикшерү төгәлләнгән


Сергей Фургал
Сергей Фургал

Аны җинаятҗчел төркем оештыру һәм зур күләмдә мошенниклык кылуда гаеплиләр. Эшне Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендәге "присяжныйлар" мәхкәмәсе караячак.

Хабаровски краеның элеккеге губернаторы Сергей Фургалга җинаятьчел төркем оештыру турындагы маддәләр һәм зур күләмдә мошенниклык кылуның җиде эпизоды нигезендә ахыргы гаепләү белдерелгән. Бу хакта "РИА- Новости"га адвокат Дмитрий Довгий хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, Фургалга гаепләү 24 ноябрьдә үк белдерелгән булган, әмма техник хата аркасында моны кабат эшләргә туры килгән. 2 декабрьдән гаепләнүче эш материаллары белән таныша башлаячак.

Тикшерү фаразына күрә, төбәк башлыгы вазифасында эшли башлаганнан соң да Фургал сәясәткә килгәнче җитәкләгән "Торэкс" оешмасы белән рәсми булмаган рәвештә идарә итүен дәвам иткән.

Металл җыю, саклау һәм эретеп кою белән шөгыльләнүче холдинг Фургал ядәмендә "МСП-Банк" аша "чиксез күләмдә финанслау" алган. "Торэкс"ка кергән ширкәтләр банктан 2,5 миллиард сум тирәсе акча алган, соңынан бу акчалар урланган диелә. Моннан тыш, тикшерү мәгълүматынча, җинаятьчел төркем әгъзалары "Амурсталь" заводының металл эшләнмәләре белән тәэмин итү турында Британиянең Global Metcorp Ltd корпорациясе белән килешү төзегән.

Заказ бирүчеләр тугыз миллион долларга якын акча күчергән, тикшерү фаразынча, бу акчаларны "Торэкс" вәкилләре урлаган.

Сергей Фургал бу гаепләүләр белән килешми һәм гаебен танымый. Аның улы Антон әйтүенчә, "Амурсталь" заводының элеккеге җитәкче төркеме 2020 елның февралендә мәҗбүри рәвештә эштән җибәрелгәнгә кадәр кредит түләп торган.

Сергей Фургал 2020 елның 9 июлендә тоткарланды. Аңа Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда (15 ел элек) заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды. Фургал гаебен танымый һәм тикшерүнең аңа каршы дәлилләре булмавын белдерә. Эшне Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендәге "присяжныйлар" мәхкәмәсе караячак.

2021 елның октябрендә Фургалга каршы мошенниклык һәм җинаятьчел төркем оештыру турындагы ике яңа җинаять эше ачылды. Бу маддәләр нигезендә 10 һәм 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Хабаровскида 2020 һәм 2021 елларда Сергей Фургалны хуплап киңкүләм чаралар узды. Митингларда катнашучылар Фургалның эшен Хабаровскида карауларын таләп итте, шулай ук хәзерге вакытта гамәлдә булган төбәк һәм федераль хакимиятен китәргә чакырды. Соңрак күпчелек активистлар эзәрлекләүләргә дучар булды: аларны тоткарладылар, штрафларга тарттылар һәм сак астына алдылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG