Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия боралаклары" холдингын Казан кешесе Николай Колесов җитәкләгән


Николай Колесов
Николай Колесов

2007 елда Николай Колесов Амур өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнгән иде, алдагы елны "үз теләге белән" эштән китте. Колесовлар гаиләсе - Татарстанда шактый билгеле эшмәкәрләр.

"Русия боралаклары" ("Вертолеты России") холдингын "Радиоэлектрон технологияләр" концернының элеккеге башлыгы һәм Казанның "Элекон" заводы бенефициары 64 яшьлек Николай Колесов җитәкли диелә холдинг хәбәрендә.

"Русия боралаклары" холдингына конструкторлык бюролары, боралак заводлары, шул исәптән Казан боралак корылмасы, комплектлау эшләнмәләрен җитештерү, төзәтү һәм хезмәт күрсәтү оешмалары, очкычларны төзәтү заводлары һәм сервис ширкәтләре керә. "Русия боралаклары"ның баш офисы Мәскәүдә урнашкан.

Колесовлар – Татарстанда танылган эшмәкәрләр гаиләсе, аңа Николай Колесов үзе, аның балалары Александр һәм Анастасия, шулай ук Анастасиянең ире Николай Ураев керә.

Николай Колесовның улы – Александр "КАН АВТО" автодилер төркеме белән, ә кызы Анастасия – "Татсоцбанк" белән идарә итә. Анастасиянең ире "Элекон" белән җитәкчелек иткән, соңрак "Радиоэлектрон технологияләр" концернына кергән "Кабель сәнәгатенең аерым конструкторлык бюросы" оешмасын җитәкләгән.

2007 елда Николай Колесов Амур өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнгән иде. Бер елдан Колесов такымының берничә кешесе җинаять эшләре фигурантлары булганнан соң, ул вакыттагы президент Дмитрий Медведев аны "үз теләгем белән" дигән гариза яздырып эштән җибәрде.

Узган елның декабрендә АКШ сәүдә министрлыгының Сәнәгать һәм иминлек Бюросы (BIS) Русия һәм Кытайдан 103 ширкәт һәм дәүләт оешмасына карата аерым экспорт тәртибе керткән иде. Әлеге исемлеккә Казан боралак корылмасы да керде. Ул "Вертолеты России" холдингының бер өлеше буларак исемлеккә кертелде.

Бу исемлектәге оешмаларның АКШтан бер төркем тауарлар һәм технологияләрне сатып алырга хокукы булмаячак. Ә үз тауарларын сату өчен аларга АКШ сәүдә министрлыгының Дәүләт департаменты белән киңәшләшкәннән соң бирелә торган рөхсәт кирәк булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG