Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный ветеранга яла ягу эше нигезендә 850 мең сум штраф түләгән


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный Конституция үзгәрешләрен яклаучы агитация ролигында төшкән кешеләрне сатылган ялагайлар һәм хыянәтчеләр дип атаган иде, бу видеога төшкән сугыш ветеранын рәнҗеткән диелде.

Сәясәтче Алексей Навальный Икенче дөнья сугышы ветераны Игнат Артеменкога яла ягу эше нигезендә билгеләнгән 850 мең сумлык штрафны тулысынча түләгән. Интерфакс язуынча, бу хакта Мәсәкүдәге Бабушкинский мәхкәмәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

2021 елның февралендә Мәскәүнең Бабушкинский районы мәхкәмәсе хөкемдары Вера Акимова Навальныйны ветеранга яла ягуда гаепле дип танып, 850 мең сум штарфкатарткан иде.

Нвальный үзенең социаль челтәрләрендә RT телеканалының Конституция үзгәрешләрен яклаучы агитация ролигында төшкән кешеләрне сатылган ялагайлар һәм хыянәтчеләр дип атады. Тикшерү мәгълүматына караганда, бу сүзләр видеога төшкән Артеменконы рәнҗеткән.

Эш каралганнан соң, Навальныйга хөкемдар Акимованы хурлау турында җинаять эше ачылды. Навальный хөкемдарны ялгыш фикер йөртүдә гаепләде һәм уннан артык кисәтү алды.

Навальный адвокатларының бу эшне ачуга каршы шикаятен мәхкәмә канәгатьләндермәде һәм аны канунлы дип тапты.

Русия оппозиция сәясәтчесе 2013 елда ачылган "Ив Роше" эше нигезендә ике ел ярымга төрмәгә утыртылды. Ул Владимир өлкәсендәге колониядә тотыла.

Башта бу эш нигезендә Навальныйга шартлы мөддәт бигеләнгән иде, әмма ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде. Аерым алганда, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) Навальный шартлы мөддәтен үтәгәндә Германиядә булып, тиешле вакытта махсус инспекциядә теркәлмәгән дигән гаеп такты. ФСИН Навальныйга шартлы рәвештә бирелгән җәзаны колониягә җибәрүгә алыштыруны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

2021 елның февралендә мәхкәмә бу таләпне канәгатьләндерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG