"Сәләт" балалар аланын оештыручы "Сәләт" фондының эшчәнлегендә 2,3 млн сумлык коррупцион канун бозулар табылган. Бу хакта Татарстан президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре баш киңәшчесе Руслан Никоновка сылтама белән Татарстан матбугат чаралары хәбәр итте.
Никонов мәгълүматына күрә, Биләрдәге форум өчен сатып алынган чатырларның бәяләре арттырып күрсәтелгән. Фондның подрядчысы бәясе 119 мең сум булган бер төрле чатырлар биргән, әмма 85 мең сумлык башка төрле чатырлар куелган. Фонд эшчәнлеге өчен Татарстан бюджетыннан ел саен 150 миллион сумга кадәр акча бүленә.
Быел сентябрьдә Татарстанның яшьләр эшләре министры итеп "Сәләт" фондының баш мөдире Җәүдәт Сөләймановның улы Тимур Сөләйманов билгеләнгән иде. Яшьләр эшләре министрлыгына килгәнче ул "Сәләт" фондының башкаручы мөдире булып эшләде, "Татарстан республикасының студентлар лигасы" президенты булды, әтисе белән бергә бер ширкәтне һәм иҗтимагый оешманы оештырды.
2021 елның 9 аенда Татарстанда ришвәтчелек 1,5 тапкырга артуы турында элегрәк Татарстан президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов белдергән иде. Бу уңайдан барлыгы 242 кеше җаваплылыкка тартылган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!