Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасына Тимур Сөләйманов билгеләнде


Тимур Сөләйманов
Тимур Сөләйманов

Моңарчы министр вазифасын башкарган Дамир Фәттаховның федераль хөкүмәткә эшкә китүе хәбәр ителде.

Татарстан яшьләр эшләре министры итеп Тимур Сөләйманов билгеләнде. Бу турыда фәрманны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Тимур Сөләймановны яңа вазифага шимбә иртәсендә Татарстан хөкүмәте киңәшмәсендә тәкъдим иттеләр.

Министрлыкны моңарчы җитәкләгән Дамир Фәттаховның федераль хөкүмәткә эшкә китүе хәбәр ителде. Русия премьер-министры Михаил Мишустин аны Яшьләр эшләре федераль агентлык башлыгы урынбасары итеп билгеләү турында фәрманга кул куйган.

Тимур Сөләймановка 34 яшь, ул Казан университетының икътисад факультетын тәмамлаган. 2008 елдан "Сәләт" яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече булган, 2010 елдан Татарстан "Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасын җитәкләгән. 2014-2018 елларда "Сәләт" яшьләр фонды башкарма мөдире булып эшләгән, 2018 ел ахырында Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары итеп билгеләнгән.

2019 ел башында узган бер матбугат очрашуында Азатлыкның Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының социаль челтәрләрдә урысча гына котлаулар чыгару турында соравына җавап биреп, Сөләйманов бу вазгыятьне үзгәртергә кирәк дигән иде. "Ике телдә сөйләшү, минемчә, ул әллә ни түгел. Монда мактанырлык берни дә юк. Ул кирәк һәм министрлык кысаларында да кайбер киңәшмәләрне ике телдә алып барам. Ул безнең өчен гадәти дип әйтеп була", диде ул.

2018 елда Татарстанда яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы икегә бүленде, аерым яшьләр эшләре министрлыгы барлыкка килде. Яңа оешкан яшьләр министрлыгының җитәкчесе итеп Дамир Фәттахов билгеләнгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG