Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "кара генерал" Даян Мурзинга һәйкәл куелды


Даян Мурзин бюсты
Даян Мурзин бюсты

Һәйкәл Кушнаренко авылында иганә акчасына куелды.

Башкортстанның Кушнаренко районында "кара генерал" Даян Мурзинга бюст ачылды. Ул Кушнарен районының күппрофильле һөнәри көллияте ихатасына куелды. Бюстны куярга Башкортстан хакимияте рөхсәте дә кирәк булды дип сөйләде Азатлыкка Кушнаренко татар оешмалары берлеге рәисе Илфир Гәрәев.

"Даян Мурзин икенче дөнья сугышына кадәр 1936-1938 елларда шушында укыган һәм соңыннан районда укытучы булып эшләгән. Фронтка Кушнаренкодан китә. 40 градус суыкта җәяү күрше район үзәге Бакалыга атлап килеп, шуннан сугышка китә.

Сугышта зур каһарманлыклар күрсәтүгә карамастан, туган җирендә аңа хакимият тарафыннан игътибар булмады. Һәйкәлне ачуда Кушнаренкодан бары тик район шурасы рәисе генә катнашты. Һәйкәлне куярга пенсионерлар, татар җәмәгатьчелеге һәм районнан сайланган республика парламенты депутаты Илдар Дәүләтов кына матди ярдәм кертте. Һәйкәл барлыгы 300 мең сумга төште. Шунысы кызганыч, республика хакимияте бу эштән читтә калды. Хакимият татар шәхесләренә ярдәм күрсәтүдә һәрвакыт читтә кала", диде Илфир Гәрәев.

Ул һәйкәлнең кара төстә булуына да тискәре карашта булуын белдерде. "Кара генерал" фашистлар өчен кара булган, аны татар булган өчен һәйкәлдә булса да каралтмаска да була иде", диде Илфир Гәрәев.

Чарада Дөнья татарлары конгрессы рәисе Данис Шакиров та катнашты.

Даян Мурзин 1921 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Бакалы районы Иске Балыклы авылында туа. Милләте – татар. Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлагач укытучы, мәктәп мөдире булып эшли. Рига хәрби училищесыннан соң сугышта катнаша. 1942 елдан агентура эшчәнлеге башлана. 1943 елда Молдовада партизаннар хәрәкәте оештыруда катнаша. Украинада күзләүчеләр мәктәбен тәмамлагач Словакиядә партизаннар хәрәкәтен оештыру эшенә җибәрелә. Анда төркеме белән фашистларның 4 мең сугышчысын тар-мар итә, 60 эшелонын шартлата.

Даян Мурзин Чехословакия каһарманы, Чехия, Словакия һәм Моравиянең 16 шәһәренең шәрәфле әгъзасы. Батырлыклары өчен Совет берлегенең 12, чит илләрнең – 13 медаленә лаек була.

2020 елда Уфа татарлары "кара генерал" Даян Мурзинга Русия каһарманы исемен бирүне сораган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG