Accessibility links

"Сәләт"тә Миңнехановның коррупциягә каршы идарәсе дәгъвасына фикер белдерделәр


Гомум фото
Гомум фото

Биләр форумына чатырларның тиешсез модельләре китерелгән булган, тәэмин итүчегә дәгъва юлланган, диелә. Чатырларны Биләрдәге киләсе форум башланганчы алыштырырга ниятлиләр.

"Сәләт" фондының бу җәйдә Биләр форумында куелган арзанрак бәядә булган чатырларының үзлекләре алдан алырга ниятләнгән кыйммәтле чатырларныкы кебек үк булган. "Тиз арада һәм кыска вакыт эчендә чатырларны алыштырырга мөмкин булмау сәбәпле һәм форумның ниятләнгән сменаларын оештыру максатында, куелган чатырлар вакытлыча гына кулланылды" дип хәбәр иткәннәр "Сәләт"нең матбугат хезмәтендә. Бу хакта "Бизнес Онлайн" хәбәр итә.

Чатырларның тиешсез модельләрен китергәне өчен тәэмин итүчегә дәгъва җибәрелүен дә искәрткәннәр. Тәэмин итүче исә хәзерге чатырларны, сатып алуларда иң баштан ук күрсәтелгәннәренә алмаштырырга тәкъдим иткән. Биләрдәге киләсе форум башланганчы, чатырларны алмаштыру ниятләнә.

2 декабрьдә Татарстан президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре баш киңәшчесе Руслан Никонов, "Сәләт" балалар аланын оештыручы "Сәләт" фондының эшчәнлегендә 2,3 млн сумлык коррупцион канун бозулар табылуын белдергән иде. Никонов мәгълүматына күрә, Биләрдәге форум өчен сатып алынган чатырларның бәяләре арттырып күрсәтелгән. Фондның подрядчысы бәясе 119 мең сум булган бер төрле чатырлар биргән, әмма 85 мең сумлык башка төрле чатырлар куелган. Нәтиҗәдә, сатып алуларның суммасы 2,38 миллион сумга артык булган һәм бюджет чараларын нәтиҗәсез куллану билгеләре күзәтелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG