Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәр бишенче өлкән русияле СССР аббревиатурасын дөрес итеп ачыклый алмаган


Сораштыруда катнашучыларның 11 проценты аның ачыкламасын белмәвен әйткән, ә сигез проценты моны хаталы итеп ачыклаган.

Русияләрнең һәр бишенчесе СССР абрревиартурасын (Совет социалистик республикалары берлеге) дөрес итеп ачыклап бирә алмаган. 11 проценты аның ачыкламасын белмәвен әйткән, ә сигез проценты моны хаталы итеп ачыклаган. Сораштыруда катнашкан 34 яшькә кадәр булганнарның яртысы элеккеге Советлар берлегендәге бер генә республиканы да атый алмаган. Бу ноябрь ахырында РБК белән уртак "СССРдан башка 30 ел" проекты кысаларында Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштырудан күренә.

Сораштыруда катнашканнарның 21 проценты әйтүенчә, Советлар берлеге анда якты киләчәккә ышаныч, тотрыклылык, тынычлык һәм иртәгәге көнгә ышаныч кебек төшенчәләр белән бәйле күзаллаулар уята. 24 яшькә кадәр булганнарда Советлар берлеге беренче чиратта байрак, тугра һәм гимн белән бәйле ассоциацияләшә, дип искәртә социологлар.

Советлар берлеге белән бәйле тискәре күзаллаулар арасында чиратлар һәм тауар кытлыгы алдынгылыкта. Сораштыруда катнашучыларның биш проценты шулай дип җавап биргән. Русияләрнең бары тик бер проценты гына Советлар берлеген репрессияләр һәм ГУЛАГ белән бәйли. Шулай ук сораштыруда катнашучыларның бер проценты Советлар берлеге белән капиталистик дәүләтләр арасындагы "тимер пәрдә" турында искә алган.

Ят агентлар реестрына кертелгән "Левада" үзәге сораштыруына күрә, 2018елда Русиядә яшәүчеләрнең 66 проценты Советлар берлеге таркалу өчен борчу белдергән. Иң югары күрсәткеч 2000 елда, бу хакта сораштыруда катнашучыларның 75 проценты белдергән вакытта теркәлгән. Шул ук вакытта респондентларның 27 проценты Советлар берлеге таркалудан качып булмас иде дип санаган, 60 проценты исә киресенчә фикер йөрткән.

"Левада" уздырган узган елгы сораштыруга күрә, Русияләрнең 75% совет чорын ил тарихында иң яхшы вакыт дип саный. Сораштырылган халыкның 18% моның белән килешми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG