Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча сөйләшүче удмурт авылы: "Сүз байлыгы да кирәкми, яныңдагы халык белән туган кебек яшәргә шул да җитә"


Лельвиж авылы урамы
Лельвиж авылы урамы

Кукмара районындагы удмурт авылы Лельвижда яшәүчеләр удмурт, татар һәм урыс телләрендә иркен сөйләшә. Бирегә килеп төпләнгән татарлар да тиз арада удмурт телен үзләштерә. Тормыш шулай яхшырак ди алар.

Татарстандагы барлык удмуртларның 30 проценты республиканың төньягында, Удмуртиягә чиктәш Кукмара районында яши. Гомумән алганда, бу районда 27 удмурт авылы, 7 мең ярымнан артык удмурт исәпләнә. Алар үз туган телләрен дә яхшы белә, шулай ук татарча, русча да яхшы сөйләшәләр. Кайберләре бары тик ике телне — удмурт һәм татар телен генә белә икән. Азатлык Кукмара районының Лельвиж авылында булып, удмуртларның тормыш-көнкүреше, диннәре, гореф-гадәтләре белән танышып кайтты.

130 хуҗалыклы, 500ләп кешесе булган Лельвиж татар авыллары уртасында утырып калган бердәнбер удмурт авылы булуы белән үзенчәлекле. Гомумән, кайсы яктан карасаң да, бу авыл үзе бер феномен кебек. Башка удмурт авыллары ничектер бер-беренә якын урнашып, компакт авыл җирлеге булып яшәсә, Лельвижның бер ягында – керәшен татарлары, икенчесендә – мөселман авылы. Шуңа карамастан, алар милли үзаңнарын саклап калган. Алай гына түгел, авылга килен булып төшкән керәшеннәр, татар, башкорт хатыннары да чатнатып удмуртча сөйләшә.

Удмурт – татарча, татар удмуртча сөйләшә

Бүген Лельвиж авыл җирлеге башлыгы булган Эльвира Игнатьева 1995 елда авылга татар теле укытучысы булып килгән булган. Ул чыгышы белән күршедәге керәшен авылыннан. Үзе удмуртча сөйләм телен ике атнада өйрәнгән, әдәби телне ярты ел дигәндә ерып чыккан. Ахыр чиктә, удмурт егетенә кияүгә чыгып шушында калган.

Эльвира Игнатьева
Эльвира Игнатьева

— Удмурт авылына килгәч, сөйләм өлешен ике атна дигәндә өйрәндем. Кызыксынуым көчле иде, болар нәрсә сөйләшә микән, дип уйлый идем. Аннары удмурт язучыларын кулга сүзлек тотып укый башладым. Нишләп әле мин аларның телен өйрәнмәскә тиеш? Алар үзләре татарча да белә, мин алардан кайсы җирем белән ким? Бу бит аларга булган хөрмәт күрсәткече. Бәлки, шуңа да алар мине яратып кабул иткәндер. Алар хөрмәт иткәнгә, бүген мин авыл җирлеге башлыгы булып җиткәнмендер. Улым да удмурт кызын кияүгә алды, алар өйдә удмуртча гына сөйләшә, - ди Эльвира ханым.

Ул Лельвиж авылындагы удмуртлар белән Кукмараның Мамадыш чигенә якын урнашкан удмуртлар сөйләме арасында диалектлар төрлелеге хакында да искә алды. Шул сөйләм теле аркасында Кукмарадагы удмуртларны "ак" һәм "кара" удмуртка аеру да бар икән.

Безнең якларны ак удмуртлар дип атыйлар

— Безнең авылдагы сөйләм Балтач ягы удмуртларына якын, анда татар теленнән алынма сүзләр күп. Әйтелеш бераз удмуртлашкан, ә чынлыкта татар сүзләре калган. Мәсәлән, кыяр – кияр, бәрәңге – баранги, суган – сугон. Безнең якларны ак удмуртлар дип атыйлар. Ә менә Кукмараның теге ягында кара удмуртлар, анда сөйләм башка. Удмуртиядә исә бөтенләй башка диалект, андагы әдәби телне без аңлап та бетермәскә мөмкинбез, - ди Эльвира Игнатьева.

Лельвиж урамы
Лельвиж урамы

Яшьләр укырга Удмуртиягә китә

Авылның тагын бер үзенчәлеге: ул бетәм-бетәм дигәндә дә, читтән ярдәм ирешеп, аякка басып яңадан гөрли башлый. Лельвиж да, 2000нче еллар башында, күп авыл һәм колхозлар таркалган чакта, таркалмаганнарын "Вамин" килеп таратканда, әллә кайчан бетәргә тиеш булган. 2001 елда, менә шул бөлгенлеккә төшкән, таланган авылны авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче Вахит ширкәте үз канаты астына алган һәм ул янә күтәрелеп киткән. Ишелә башлаган фермалар, трактор паркы яңадан торгызылган, кешеләргә эш урыннары булдырылган. Авылда мәдәният йорты, чиркәү салынган. Юлларга вак таш җәелгән, балалар өчен уен мәйданчыклары, баскетбол мәйданы төзелгән, электр-ут линиясе алыштырылган. Фольклор ансамбльләренә костюмнар тектерү өчен генә дә Вахит җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов 68 мең сумга якын акча бүлеп биргән. Бу урында билгеләп узарга кирәк: бүген авылда дүрт фольклор ансамбле эшли. Балалар бакчасында – "Чингыли", мәктәптә – "Ялыке!", "Пенал мылкыд" ансамбльләре булса, 30-65 яшьлекләр "Купанча" ансамбленә йөри. Удмуртларның бәйрәмнәре дә Нәфыйк Хөсәенов ярдәме белән уза икән, ул Ижаудан артистлар чакыруга ярдәмләшә, Олылар көне, Инвалидлар көне, Авыл хезмәтчәннәре көне, Җиңү бәйрәме һәм башка билгеле даталарга бәйрәм өстәлләре оештыруга ярдәм итә. Шуңа күрә авыл халкы аңа бүген рәхмәт укып яши.

Лельвиж урта мәктәбе
Лельвиж урта мәктәбе

Хәзер авыл халкының бер генә борчуы бар: ул 11 еллык мәктәбе өчен куркып тора. Кукмара районында быел ябылган мәктәпләр турында Азатлык та язган иде, бу шаукым аларга да килеп җитәр дип борчылалар. Бүген Лельвиж мәктәбендә 41 бала укый, 11 бала балалар бакчасына йөри. Узган ел – 7, быел 6 бала укырга кергән. Тик 2018-2020 елларда нибары бер-ике бала гына туган. Шуңа күрә, киләчәктә мәктәп 9 сыйныфка да калырга мөмкин.

Телләрнең ничек укытылуы белән дә кызыксындык. Лельвиж авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр диярлек удмурт телендә укытыла, аннан соң исә барысы да урысча алып барыла икән. Шуңа карамастан, удмурт теленнән төбәкара олимпиадаларда Лельвиж мәктәбе укучылары соңгы дүрт елда җиңүчеләр булган. Иң кызыгы: биредә, атнага бер сәгать кенә булса да, татар теле дә кереп бара. Әле өч ел элек кенә татар теле сәгатьләре өч тапкыр күбрәк булган.

Мәктәпне тәмамлагач, удмуртларның Казанга түгел, ә Удмуртия башкаласы Ижауга укырга китүен дә әйттеләр. Элекке удмуртлар шунда укып кире кайткан булса, хәзерге яшьләр шунда төпләнеп калырга омтыла икән. Кем белән генә сөйләшмә, алар балаларының Удмуртиягә күчеп китүе турында әйтә. Китапханәче Лидия Дмитриевадан моның ни өчен шулай булуы белән кызыксындык.

Лидия Дмитриева
Лидия Дмитриева

— Алар үз телен, үз милләтен хөрмәт иткәнгә шулай итәдер. Анда күбрәк удмуртларны очратасың, тиң ярың итеп чын удмуртны очрату ихтималы да зуррак. Минем өч балам бар, өчесе дә Удмуртиядә югары уку йортын тәмамладылар. Кызым шунда татарга кияүгә чыкты, онык белән гел удмуртча гына сөйләшә. "Русча өйрәнергә өлгерер, теле әнисенең телендә ачылсын", ди. Удмурт әлифбасын өйрәткән инде. Ижауда удмурт телендә укытучы нибары бер генә гимназия бар, бала әле анда эләгәме юкмы – билгесез. Аның каравы Удмуртиядә фольклор ансамбльләре бик күп, алар шул яктан үскән, - ди Лидия Дмитриева.

Ул үзе татарча иркен сөйләшә. "Татар теленең табиблар белән аралашканда кирәге чыга, татарлар белән алар телендә сөйләшсәң, күбрәк хөрмәт итәләр", ди.

"Татарстан җитәкчеләрендә милләтчелек юк"

Яшьләр Удмуртиягә тартылгач, аларга Татарстанда яшәү кыендыр, дигән уй керә. Тик удмуртлар үзләре әллә сер бирергә теләми, әллә чынлап та аларга биредә рәхәт, кайсыннан гына сорасаң да, Татарстанда яшәүнең уңайлы булуын, Удмуртиягә китәргә теләмәвен әйтә.

Лельвиж авылында туган Светлана Михайлова да Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә укуын, шунда татарлар белән бер тулай торакта яшәп, татарча өйрәнеп кайтуын сөйләде. "Татарчаны чын-чынлап Удмуртиядә өйрәнеп кайттым, гаҗәп бит", - ди Светлана. Ул бүген җитеш һәм тыныч тормышта яшәве өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт укый.

Светлана Михайлова
Светлана Михайлова

— Бервакыт Авыл хуҗалыгы министрлыгына бүләкләү тантанасына чакырдылар, 100 мең сумлык грант алдым. Менә шунда да әйтәсем килгән иде, әйтә алмый кайттым: мин Миңтимер Шәймиевкә шундый рәхмәтле. Теге вакытта сугыш чыкмый калды, милләтләрне аермадылар, без дә монда татарлар белән туганнар кебек яшәп ятабыз. Кайчакта берәүләрнең: "Татарстанда татарны гына күтәрәләр", дигәнен ишетәм дә каршы әйтәсем килә. Татарстанда милләтчелек булса, ул 100 мең сумлык грантны удмурт кешесенә бирмәсләр иде. Рөстәм Миңнехановка да рәхмәт. Алар бит берсе дә удмуртны, татарны аермыйлар. Удмуртиядә миңа рәхәтрәк булыр иде дигән уем юк. Мин бүген "Рассвет" хуҗалыгында икътисадчы булып эшлим, җитәкчем дә татар кешесе. Нәфыйк Хөсәенов Лельвижны күтәргән кебек, Газинур Хәбибрахманов Нырья, Кузмис ягындагы удмурт авылларын күтәрде. Ул килмәгән булса, удмурт авыллары тараласы, без шифаханәнең, хәтта кафеның ни икәнен дә белми үләсе идек. Элек без шифаханәне фәхишәләр генә йөри торган начар урын дип уйлый идек, менә хәзер дәваланып, ял итеп кайтырга чират торалар. Мәдәниятнең дә ни икәнен белми идек. Татарлар белән бертигез хезмәт хакы алабыз, алар кебек үк шартларда яшибез – минем Татарстан хакимиятенә бернинди дәгъвам була алмый, - диде Светлана Михайлова.

Авыл йорты
Авыл йорты

Ул киләчәктә удмурт теленең бетүе өчен дә борчылуын әйтте. Авыл урамында да хәзер балаларның урысча сөйләшүләре күзгә ташлана.

Ике киленем дә татар, алар ләм-мим бер сүз татарча белми

— Хәзер кечкенә балаларның да урамда русча сөйләшеп йөрүенә игътибар итәм. Телефон, интернет, телевизор – бар да урыс телле шул. Болай барса, бетәр инде ул удмурт теле. Әти-әниләре удмуртча сөйләшсә, бетмәс иде дә бит. Менә минем ике киленем дә татар, алар ләм-мим бер сүз татарча белми. Казанда яшәгәч, аларга кирәк тә түгелдер инде. Кайткан чакларында оныкны удмуртчага бераз өйрәткәлим. Татарстанда яшәгәч, бөтен телне белергә дә кирәк дип уйлыйм мин. Татарча да, удмуртча да, урысча да, - ди Светлана.

"Хәзер удмуртча сөйләшергә оялмыйбыз"

Лельвиж мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Габделхакова аңа нәкъ капма-каршы фикерен әйтә. Вакытлар узу белән үз халкыңа, үз телеңә кан тарта, дип саный ул.

Ирина Габделхакова
Ирина Габделхакова

— Удмурт теле алай гына бетмәс дип уйлыйм, үзара аралашу дәрәҗәсендә булса да, калачак. Барыбер кан шуңа тарта. Мин башкортка кияүгә чыгып ничә еллар Түбән Камада яшәдем, барыбер үз удмуртларым арасына тарта иде. Монда кайттым. Үз милләтең кешесенә кияүгә чыгарга кирәк ул. Элек бит удмурт телебездән шулкадәр ояла идек. Татарлар да, урыслар да бездән көлә кебек иде. Хәзер Кукмарада да бик күп удмурт авыз тутырып, рәхәтләнеп удмуртча сөйләшә. Татарлар безгә игътибар да итми. Алар белән сөйләшкәндә, без татарчага күчә алабыз. Алар безне бик хөрмәт итә, монда килгән укытучылар да тиз арада удмуртча сөйләшә башлыйлар, - ди Ирина Габделхакова.

Ул 2008 елда Удмуртиядән укытучыларның Кукмара районына килеп удмурт теленә өйрәтү методикасын үзләштереп кайтып китүләрен сөйләде.

Аралашу өчен әллә ни сүз байлыгы да кирәкми, әмма яныңдагы халык белән туган кебек яшәү өчен шул да җитә

— 2008 елда безнең Лельвиж мәктәбенә Удмуртиядән удмурт теле укытучылары тел өйрәтү методикасын үзләштерергә килгән иде. Алар безнең дә, укучыларның да өч телдә сөйләшүенә бик аптырады инде. Безнең авылга килеп күргән кеше, сезнең кебек үк, удмуртларга татар теле нигә кирәк инде, дип сорый. Русиядә яшәгәч урыс теле дә җитә бит инде, диләр. Алайса безнең балаларга мәктәптә укытыла торган инглиз теле, алман теле нәрсәгә, без бит Русиядә яшибез, дип җавап бирәм. Без беренче чиратта Татарстанда торабыз, татарлар белән аралашабыз, туганнар шикелле бергә яшибез. Әгәр татарча бер-ике сүз чыгарсаң да, алар сиңа бар күңелен биреп аралаша, бөтенләй башка мөнәсәбәттә була. Аралашу өчен әллә ни сүз байлыгы да кирәкми, әмма яныңдагы халык белән туган кебек яшәү өчен шул да җитә, - ди Ирина ханым.

Авылдагы йортларның берсе
Авылдагы йортларның берсе

Удмурт авылы татарларныкы кебек төзек, җитеш булса да, бераз аермасы да бар икән. Удмурт йортларының беренче каты җиргә сеңдереп эшләнә – тәрәзәле подвал сыман салынган. Икенче каты гап-гади татар йорты кебек.

"Урыс теленең кирәге чыкмады"

Чын удмурт әбисе белән сөйләшәсем килә дигәч, 90 яшьлек Надежда Михайлованың өен күрсәттеләр. Ул Лельвиж халкының акъәбисе, киңәшчесе, югалган малларны табучы, орчык тәгәрәтеп багучы әби дә икән.

Надежда әби Русиядә яшәсә дә урыс телен бөтенләй белми булып чыкты. Гомерендә бер дә кирәге булмаган. Ә менә татар авылларында еш булганнар.

Надежда Михайлова
Надежда Михайлова

— Безнең авыл халкы чыпта сугу белән танылган иде. Шул чыптага мунчала җыярга татар авылларында еш йөрдек, анда татар теле кирәк булды. Киленем дә керәшен, аның белән аралашырга да татар теле кирәк. Ул үзе удмуртчаны да тиз өйрәнде, ләкин аның туганнары килгәч, мин барыбер татарча сөйләшәм. "Яңа гасыр" каналыннан татарча кинолар карыйм, концертлар тыңлыйм. Ә менә урысчаның бер дә алай кирәге булмады, - дип сөйли Надежда әби. Үзе орчык әйләндерә — коронавирус кайчан бетәчәк дигән соравыма җавап эзли. Орчыкның әйләнүе туктагач исә, коронавирусның тиз генә бетүе күренми әле, кимендә тагын өч ел булачак, дип җавап бирде.

Христианнар да, баптистлар да бер зиратка җирләнә

Лельвижда ике төрле дин тоталар: биредә христианнар (православ дип язгач, христиан дип төзәттерделәр, бу алар өчен приципиаль рәвештә мөһим) һәм баптистлар яши. Авылда йөздән артык баптист бар диделәр. Алар чиркәүгә йөрми, башкалар кебек чукынмый, аракы эчми, тәмәке тартмый. Аларның уңыш җыйган чакта басуга барып ботка пешерүләрен, табигатьтә төрле йолалар башкаруларын сөйләделәр.

Лельвиж авылы чиркәве
Лельвиж авылы чиркәве

Без авылда йөргән көнне 83 яшендә булган христиан хатынны җирләделәр. Аны озаткан чакта авылга чиркәү чаңнары яңгырап торды. Христианнар да, баптистлар да бер зиратка җирләнә. Баптистларның хөрмәткә лаеклы, олы, билгеле шәхесләрен оркестр белән озаталар дип чагыштырып сөйләделәр. Кызганыч, бер баптист белән дә аралашып булмады. Алар чит кешеләр белән артык сөйләшми, капкалары да бикле. Артык сорау бирүчеләрдән куркалар, полиция белән бөтенләй берничек кисешмәскә тырышалар. Хәтта ниндидер әйберләрен урласалар да, полициягә мөрәҗәгать итмәүне дөресрәк күрәләр, дип сөйләделәр, күрәсең, үзәкләренә үткәннәрдер.

Азатлык белән аралашкан удмуртларның һәркайсыннан Альберт Разинны белү-белмәүләре белән дә кызыксындык – белүче булмады. Аның милли хәрәкәт вәкиле, удмурт теле өчен җаны янганга шул адымга баруы турында сөйләгәч кенә, кайчандыр нидер ишетүләре искә төшә, әмма күпчелек барыбер хәтерләми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG