Германиядә "Яшелләр" фиркасе Азат демократик фирка һәм социал демократлар белән коалиция килешүен хуплаган. Алданрак "светофорда" (бу - өч фирканең төсләре нигезендә коалициягә бирелгән исем) катнашу өчен азат демократлар һәм социал демократлар тавыш биргән иде. Шул рәвешле, килешү якында имзаланачак.
8 декабрьдә Бундестаг социал-демократ Олаф Шольцны яңа канцлер итеп сайлар дип көтелә. Германиянең яңа хакимиятендәге вазифаларга тугыз ир-ат һәм сигез хатын-кыз билгеләнер дип фаразлана. Бу хакта Dpa агентлыгы яза. Тышкы эшләр министры "Яшелләр" фиркасеннән Анналена Бербок булачак.
Булачак коалиция хакимияте дигиталлаштыруга инвестицияләрне һәм яшел технологияләрне арттырырга ниятли. Моннан тыш, 2023 елда Бундестаг "кара ноль" стратегиясенә әйләнеп кайтырга ниятли, бу – ниятләнгән чыгымнарның яңа кредитлар хисабына түгел, бары тик бюджет керемнәре хисабына гына каплануы.
Германиянең яңа хакимияте, шулай ук, 25 яшькә кадәр булган русияләргә визасыз керергә рөхсәт бирүне, ватандашлык, вакытлыча яшәүгә рөхсәт һәм сыену урыны алуны гадиләштерергә вәгъдә иткән иде.
Бундестагка сайлаулар сентябрь ахырында узды. Хәзерге канцлер Ангела Меркел кергән Христиан-демократлар блогы парламентта 48 урынны югалтты, социал-демократлар сайлауларга кадәр булганы белән чагыштырганда 53 кәнәфигә күбрәк алды.
Германиядә сайлаулар беренче мәртәбә Меркелдән башка узды. Тавыш бирүләргә кадәр үк ул канцлер вазифасына дәгъвә итмәячәген белдергән иде.
Меркелне вазифасыннан озату уңаеннан тантаналы чара Берлинда 3 декабрьдә узды. Рәсми рәвештә отставкага Меркель 8 декабрьгә кадәр китәчәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!