Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел бәйрәмнәрендә халык "эчүгә сабышмасын" өчен дума комитеты хәмер сатуны чикләргә тәкъдим итә


Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны көйләү уңаеннан 15 декабрьдә депутатларның эш төркеме утырышы узачак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикләргә, ә халык "эчүгә сабышмасын" өчен барлык мәдәни һәм ял итү чараларын бушлай итәргә кирәк. Мондый тәкъдимне Русия думасының иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хамзаев ясаган.

"Яңа ел алдыннан хәмер – безнең халыкның тормышын һәм сәламәтлеген фантастик дәрәҗәдә юк итүче. Кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен төгәл механизмнар кирәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуга чикләүләр кертергә кирәк" дип белдергән ул РИА "Новости"га.

Депутат фикеренчә, халык "эчүгә сабышмасын" өчен, барлык мәдәни-ял итү чаралары бушлай булырга тиеш. Әлеге мөрәҗәгатьне ул Мәдәният министрлыгына юлларга ниятли.

"Яңа ел бәйрәмнәренә барлык кинотеатрлар, театрлар, музейлар, бассейннар һәм спорт комплекслары безнең ватандашлар өчен бушлай булырга тиеш. Өйдә утырып, эчүгә сабышмасыннар, урамга йөрергә чыга һәм үз сәламәтлекләре белән шөгыльләнә алсыннар өчен... Шул очракта без кешеләрне өйдән "төртеп чыгара" һәм шешәләрен читкә алып куя алачакбыз" дигән Хамзаев.

Аның сүзләренчә, яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны көйләү уңаеннан 15 декабрьдә депутатларның эш төркеме утырышы узачак.

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикләүче канун 2019 елның 30 декабреннән рәсми рәвештә гамәлдә.

Былтыр да Башкортстанда яңа ел ялларында хәмер сату чикләнде. 3 гыйнварда республика кибетләрендә хәмер сату тыелды, ә 4,5,6 гыйнвар көннәрендә аны иртәнге уннан көндезге икегә кадәр генә сатып алып булды.

Республика җитәкчелеге әлеге чикләүләрне Яңа ел бәйрәмнәреннән соң исерек хәлдә башкарылган җинаятьләр, янгыннар, хәмер эчеп агуланулар саны күбәюенә юл куймау зарурлыгы белән аңлатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG