Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: АКШ һәм Европа берлегенең яңа санкцияләре рубльне алмаштыруга да кагылырга мөмкин 


Украинага һөҗүм итсә, Русиянең рубльләрне долларларга, еврога һәм фунтка алыштыруын чикләргә мөмкиннәр. АКШ президенты Джо Байден мөмкин булган санкция төрләрен Русия лидеры Владимир Путинга 7 декабрь кичендә телефоннан сөйләшүләр вакытында әйтергә мөмкин. 

АКШ һәм Европа берлеге Украинага һөҗүм иткән очракта Русиягә карата кертеләчәк яңа санкция төрләрен карый, дип яза Bloomberg чыганакларына сылтама белән.

"Президент Владимир Путин Украинага һөҗүм иткән очракта, Америка һәм Европа беректәшләре Русиянең эре банкларына каршы, шулай ук илнең рубльне долларларга һәм башка чит ил акчаларына алыштыра алуы мөмкинлегенә каршы санкцияләрне карый", диелгән язмада.

Басма мәгълүматына күрә, Русиянең рубльләрне долларларга, еврога һәм фунтка алыштыруын чикләргә мөмкиннәр.

Агентлык әңгәмәдәшләре иң мөһим чара дип Русияне SWIFT халыкара түләү системыннан өзүне атаган, тик бу "гади халык арасында хаос китереп чыгарачак" дип белдергәннәр.

Алданрак Русия банкларын SWIFT системыннан аеру ихтимлы турында CNN телеканалы хәбәр иткән иде. Дөрес, бу чара турында 2014 елның языннан – Русия Кырымны аннексияләгәннән соң берничә мәртәбә ишетелгән иде.

Шулай ук, икенчел базарда инвесторларның Русия дәүләт бурычын сатып алу мөмкинлекләрен чикләү карала.

Алданрак АКШ хакимиятенә якын чыганаклар президент Джо Байден даирәсендә Русия җитәкчелеген Украинага бәреп керүдән тотып торырдай чикләүләр кертү мөмкинлеге каралуын хәбәр иткән иде.

Каралган санкцияләр арасында – президент Владимир Путинга якын кешеләргә, Русиянең эре энергетика ширкәтләре һәм банклары җитәкчеләренә каршы чикләүләр дә бар. Санкцияләр турндагы ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән, дип хәбәр итә CNN.

АКШ президенты Джо Байден мөмкин булган санкция төрләрен Русия лидеры Владимир Путинга 7 декабрь кичендә телефоннан сөйләшүләр вакытында әйтергә мөмкин дип яза Bloomberg.

Алданрак Америка һәм Европаның кайбер мәгълүмат чаралары, чыганакларына сылтама белән, яңа ел башында Русия Украинага масштаблы һөҗүмен башларга мөмкин, дип язган иде. Бу гамәлдәге хакимиятне бәреп төшерү яки Украина территориясен яулап алу максаты белән булырга мөмкин диелде. Күзләүләрнең мондый мәгълүматлары турында Украинаның Саклану министрлыгы да хәбәр иткән иде.

Кичә Үзәк күзләү идарәсе җитәкчесе Уильям Бёрнс АКШ күзләү хезмәтләренең әлегә Русиянең Украинага "бәреп керергә" ниятләве турында ышанып әйтә алмавы турында белдерде. Шулай да, Русиянең кораллы көчләре "бик радикаль эш итәргә сәләтле" булуын күз уңында тотарга кирәк, диде ул.

Мәскәүдә мондый ниятләр булуын кире кагалар һәм Русиянең гаскәрләрен үз территориясендә үзе теләгәнчә урнаштырырга хокукы булуын белдерәләр.

Мәскәү Көнбатыш мәгълүмат чараларында чыккан язмаларны "җаваплылыкны Русиягә атып, Украина тирәсендәге вазгыятьне киеренкеләштерүгә бәйле махсус операция" дип атады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG