Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кассация мәхкәмәсе Казан активисты Гөлназ Равилованы кулга алуны канунсыз дип тапкан  


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Узган елның августында аны пикетта катнашканы өчен биш тәүлеккә кулга алганнар иде. Равилова үзе чарага фирка газетасыннан хәбәрче буларак килүен белдерде. 

Самарның гомуми юрисдикциясенең алтынчы кассация мәхкәмәсе Казан активисты Гөлназ Равилованы сак астына алу карарын канунсыз дип тапкан һәм эшне туктаткан. Карар мәхкәмәнең сайтында чыккан.

Узган елның 3 августында Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе Равилованы митинглар турындагы канунны кабат бозуда гаепләп, биш тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарган иде

7 августта Татарстанның югары мәхкәмәсе әлеге карарны канунлы дип тапты. Гөлназ Равилованы военкомат каршында хәрби хезмәткә чакырылу коллыгына каршы ялгыз пикетта катнашуда гаепләделәр.

2020 елның 15 маенда бу чараны "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин үткәрде. Равилова пикетка фирка газетасының хәбәрчесе буларак кына килүен белдергән иде. Соңрак мәхкәмә ялгыз пикетны киңкүләм һәм алдан килештерелмәгән дип таныды.

2020 елның 21 июлендә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе Зиннәтуллинга 30 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләде. Бу вакытта Гөлназ Равилова "Берләшкән демократлар" штабында тентү вакытында медицина тикшерүе узудан баш тартканы өчен административ сак астында тотылды.
Сак астында тотылганнан соң анда коронавирус табылды.

Равилованы 2020 елның 3 августында үз фатирында тоткарладылар. Активистның өенә мәхкәмә тәфтишләре һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгының Экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре килде. "Алар фатирыбызга бәреп керде. Әти өйгә кергән вакытта аңа карата тупас физик көч кулланды. Тәфтиш Вадим Пьянов миңа алар белән Идел буе район мәхкәмәсенә барырга кушты. Китерү турында бернинди карар да күрсәтмәде, нинди эш буенча икәнен әйтмәде" дип сөйләде Гөлназ Равилова Азатлыкка.

Мәхкәмә утырышы турында Гөлназ Равилованы һәм аның адвокатын алдан кисәтмәгәннәр. Табиб киңәше белән аңа 14 көн дәвамында үзизоляциядә калырга кирәк булган. Әлеге ике атна иртәгәсе көнне – 4 августта тәмамланырга тиеш булган.

Мәхкәмә урынына активистны "Промышленный" полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр иде. Анда WhatsApp аша өч сәгатькә якын мәхкәмә утырышы барды.

Хөкемдар активистның пикет турындагы мәгълүматны "Яблоко" газетасы сайтында түгел, ә фирканең төбәк бүлекчәсе сайтында чыгаруын искәртте. Шулай ук карарда Равилованың матбугат-картасын Зиннәтуллин имзалавы әйтелгән. Мәхкәмә фикеренчә, бу аның матбугат вәкиле түгел, пикетта катнашучы булуын дәлилли.

Соңрак Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Андрей Бабушкин Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте. Ул Гөлназ Равилованы сак астында тотуның канунга яраклы булуын тикшерүне сорады.

Гомуми юрисдикциянең алтынчы кассация мәхкәмәсенә шикаятендә Равилова үзен сак астына алулары турындагы карарны канунсыз дип тануларын, эшне туктатуларын һәм Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе хөкемдарына шәхси билгеләмә чыгаруларын сораган.

Кассация мәхкәмәсе Идел буе районы мәхкәмәсенең һәм Татарстанның Югары мәхкәмәсенең карарларын канунсыз дип тапкан һәм эш туктатылырга тиеш дип нәтиҗә ясаган.

Идел буе районы мәхкәмәсенең хөкемдарына карата шәхси билгеләмә чыгарудан исә "хокукый нигезләр булмау сәбәпле" баш тарткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG