Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда авыру малларны яндыралар. Халык алтын чыгаручылардан шикләнә


Башкортстанның Баймак районы Беренче Төркмән авылында мөгезле эре терлекнең төерле дерматит белән авыру очраклары теркәлде. Район хакимияте бу авылдагы бар терлекне яндырырга карар итте. Авыл халкы бу алтын чыгаручыларга җир кирәк булганга китереп чыгарылган махсус эпидемия дип исәпли.

Баймак районы Беренче Төркмән авылында меңнән артык кеше яши, хуҗалыклар башлыча мал асрап көн итә. Күп хуҗалыкта ике-өч сыер асрыйлар, күбрәк эре терлек тотучылар да бар. Төркмән авылы халкының төп кереме шул терлек хисабыннан. Алар сөт, ит сатып көн итә, балаларын да шуның акчасына ашата, киендерә, укыта.

Ноябрь азагында шушы авылда хосусый һәм фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекнең төерле дерматит белән авыру очраклары билгеле булды. Бу йогышлы авыру вакытында мөгезле эре терлекнең тән температурасы күтәрелә, тире астындагы тоташтыргыч тукыма һәм органнар шешенә, тиресендә кутыр сыман төерләр барлыкка килә, күзләр, сулыш һәм ашкайнату органнарының лайлалы тышчасы зарарлана.

25 ноябрьдә Төркмән авылында район җитәкчеләре, Сибай, Баймак һәм республиканың ветстанция вәкилләре халык белән очрашу үткәреп, авыру малларның гына яндырылачагы, ә сәламәт малларга вакцина ясалачагы турында вәгъдә иткән иде. Бу вәгъдәләрдән соң бер атна да узмады: халыкның мөгезле эре терлеккә караган барлык сәламәт малын да, авыруын да җыеп яндыра башладылар. Алар белән беррәттән сарык, кәҗә кебек хайваннар да җыеп алынды. Мисал өчен, бер фермер Илдар Тулыбаев хуҗалыгыннан гына да 57 баш сыер малы һәм 31 баш сарык алынып юк ителде.

Авылда тәүлек әйләнәсе күзәтү-үткәрү постлары оештырылды, юлларда тиешле билгеләр куелды, чит кешеләргә керү тыелды. Авыл халкының ризасызлыгы арта башлады, социаль челтәрләрдә, WhatsApp, Telegram төркемнәрендә бу хакта фикер алышулар китте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та тулы бер җирлек халкының яшәү өчен бернинди керемсез калуын таныды, Башкортстан башлыгы хакимиятенең җитәкче урынбасары Урал Килсенбаевка һәр хуҗалык белән шәхсән шөгыльләнергә һәм Яңа елга кадәр һәрберсенә компенсацияләр түләргә дигән фәрман бирде.

2-3 декабрьдә Төркмән авылында Урал Килсенбаев, Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев, республика ветеринария җитәкчесе Азат Җиһаншин, Хезмәт министры урынбасары Ольга Кабанова, сәүдә министры урынбасары Валерий Белов һәм башка эреле-ваклы җитәкчеләр катнашында халык белән очрашулар узды.

Нәтиҗәдә, Баймак районы хакимияте терлекләре каза күргән гаиләләргә азык-төлек җыелмасы китертәчәген әйтте. Урал Килсенбаев ит өчен компенсация базар хакы белән билгеләнәчәк дип ышандырды. Аның әйтүенчә, акчаларны Яңа елга кадәр түләргә тырышачаклар.

Урал Килсенбаев
Урал Килсенбаев

— Авыл халкы чын мәгънәсендә бәлагә юлыкты, чөнки мал монда төп яшәү чыганагы булып тора. Шушы авылда шушы бәлагә тарыган кешеләрнең соңгысы компенсация алганчы мин сезнең белән бергә булачакмын. Үземнең телефон номерымны калдырам, теләсә нинди вакытта элемтәгә чыгам, ниндидер бюрократия башланса, моны бергә хәл итәрбез, - диде Килсенбаев авыл халкына.

Башкортстан ветеринария җитәкчесе Азат Җиһаншин әйтүенчә, Беренче Төркмән авылында таралган йогышлы төерле дерматит авыруы бик куркыныч чир, монда аның яңа штаммы теркәлгән. Вирус мутация кичерү сәбәпле, Русия галимнәренә яңа вакцина уйлап табарга туры килгән. Бу хакта Баймак район газеты "Һакмар" язып чыкты.

Халыкны борчыган сораулар

Очрашуларда әйтелгәнне, матбугатта язылганны карасаң, бар да ачык кебек, әмма сораулар барыбер күп. Халыкны борчыган беренче сорау: "Ни өчен малларны дәваламыйлар?" Дәвалау малның үз бәясеннән кыйммәтрәк икән, дигән сүзләр генә йөри, тик халыкка моны нигезләп аңлатучы юк.

Башкортстанда моңа охшаш эпидемия 1961 елда да булган. Ул вакыттагы вазгыятьне Кусей авылында яшәүче Сәйдә Баймөхәммәтова искә төшереп сөйләгән видеоязманы башкортстаннар бер-берсенә юллый.

Нигә ул малларны, печәннәрне яндырып әрәм итәбез?

— Безнең Баймак районы Күсәй авылында да шуңа охшаш эпидемия булган иде. Ящур дип атаганнар иде. Тәнендә бернинди кутыр булмады. Бер җиргә дә чыгармадылар. Тирә-якка чыкканда аякны юып кердек, юып чыктык. Сыерларны авылдан читкә чыгарып, ике каралты эшләделәр. Сәламәт сыерлар бер урында торды, авырулары – икенче якта. Ике көтүче шуларны саклады. Без шунда барып сыерларны савып йөрдек, итен ашадык, сөтен эчтек – берни дә булмады. Куркыныч авыру түгел диделәр. Бездән бернинди продукция дә чыкмады, игеннәр, печән дә чыкмады. Сыер савучылар шуннан кайтмый эшләде. Малларның да авырганы үлде, сәламәтләре калды. Авылдагы кураларны түбәсенә кадәр дезинфекцияләдек, чебеннәр дә күчермәде, авыру да бетте. Нишләп хәзер шулкадәр малны балаларның күз алдында елатып нишләп күрәләтә яндыралар? Ул мал бит савыга. Нигә ул малларны, печәннәрне яндырып әрәм итәбез? - ди Сәйдә Баймөхәммәтова.

Халыкны борчыган икенче сорау: "Компенсация ничек түләнәчәк?"

Компенсация түләргә вәгъдә итәләр, тик аның суммасы төгәл әйтелми: мөгезле эре терлекнең бер килосын 140-145 сумнан бәялиләр икән дигән халык сүзе генә бар. Чынлыкта малларны халыктан җыйганда үлчәми генә җыялар. Ничек түләнәчәк – билгесез. Сыерның хакы белән генә эш бетми, аның эчендәге бозавы, сөт-майлата алынмый калган табышы исәпкә алынмый дигән зарлар бар.

Халыкны борчыган өченче сорау: "Чир каян килеп чыккан?"

Рәсми версиягә караганда, чир мал азыгыннан таралган. Быел авыл халкы Оренбур, Чиләбе өлкәләреннән азык кайтарган икән. Башка елларда да азыкны читтән кайтарулар булган, әмма андый авырулар булмаган. Боларның барысы да халыкта өстәмә шик уята. Халык бу хәлләрнең сәбәбе алтын чыгаручылар махсус оештырган диверсия булуы ихтимал дип саный.

Халыкны борчыган дүртенче сорау: "Киләчәктә нинди акчага яшәргә?"

Төркмәндә халыкка эш урыннары булдырырдай зур ширкәтләр юк. Халык күбрәк читкә йөреп эшли яки мал асрап көн итә. Шуңа авыл халкының төп проблемы мәгълүм: алга таба нинди акчага яшәргә?

"Халыкны авыллардан кысып чыгарырга телиләр"

Чыгышы белән Баймак районыннан булган җәмәгать эшлеклесе Илнар Галин Азатлыкка әйтүенчә, Төркмән авылы халкы да, Илнар үзе дә бу хәлне алтын чыгаручылар тарафыннан махсус эшләнгән диверсия булырга мөмкин дип саный. Бу бер-ике елга гына исәп белән түгел, ә алдагы күпьеллык киләчәккә йөз тотып, авылны бетерү өчен эшләнгән эш булуы ихтимал. Куштау өчен чыгыш ясаган активистларның берсе булгач, Илнарның телефонын табып, Төркмән авылы кешеләре аңа яклау сорап та мөрәҗәгать иткән, ул алар белән әле дә элемтәдә тора.

Илнар Галин
Илнар Галин

— Гомумән алганда, Урал аръягы районнары, безнең Баймак районы алтын өстендә утыра. Шуңа бездә карьерлар бик күп, халык җирләрен алтын чыгаручыларга бирмәс өчен һәрдаим күтәрелеп чыга. Төркмәндә дә шул ук хәл. Былтыр Кусәй авылына алтын казучылар килеп, карьер ачабыз, алтын чыгара башлыйбыз, дигәч, урындагы халык каршы чыгып, җирле активистлар да күтәрелгәч, җирләрен саклап калдылар. Төркмән авылына да шул ук алтын казучылар килгән, кайсы урында карьер буласын, алтын чыгарасын хариталарында күрсәткәннәр. Кусәй белән Төркмән якын гына авыллар булса да, Кусәй бердәмрәк булып чыкты. Төркмән ул зур авыл, анда заманында, совхоз көчле елларда, төрле яклардан җыелган халык булгач, ничектер берләшә алмыйлар.

Сыерлары иң беренче авырган апаның 19 баш сыерын "йоклатып", яндырырга алып киткәннәр

Сыерлары иң беренче авырган апаның 19 баш сыерын "йоклатып", яндырырга алып киткәннәр. Миңа менә хәзер дә Төркмәннән ирләр түгел, ә хатыннар яза: "Куштауны яклап йөргән идегез, үзең Баймактан була торып, бүген Төркмән халкы ярдәмгә мохтаҗ булганда, нигә бер сүз дә эндәшмисең", диләр. Шимбә көнне бер апа номерымны табып шалтыратып, авылдагы хәлләрне сөйләде. Әлеге чир шушы апаның хуҗалыгыннан чыккан. Мин үзем Баймак районының урман зонасыннан, ә бу яклар – дала зонасында. Безнең якта маллар өйгә иртәрәк кайта, ә монда әле ноябрьдә дә кар ятмый, маллар яланда йөреп торалар. Беркөнне бу апаның берничә сыеры авырып киткән, ветеринар чакыртканнар. Мал табибы сыерларны пешкән дип уйлаган. Йөри торгач, күршеләрнең дә, тирә-яктагы башка хуҗалык сыерлары да авырый башлаган. Ул арада бу апаның сыерлары бераз терелә төшкән. Аңа карап тормаганнар. Сыерлары иң беренче авырган апаның 19 баш сыерын "йоклатып", яндырырга алып киткәннәр. Гади авыл кешесе өчен 19 сыер – ул бик зур мал. Бу тулы бер фермерлык хуҗалыгы дигән сүз. Гади кешеләр 2-3 баш сыер тота, - дип сөйли Илнар Галин.

— Чирнең каян килеп чыгуы турында нинди фаразлар бар?

— Мал азыгыннан килеп чыккан дигән рәсми версиягә берәү дә ышанмый, билгеле. Малларның яланда йөрүен белеп, махсус нәрсәдер сиптеләрме икән әллә дип уйлыйлар. Бер укытучы яланда ниндидер шарлар очып йөргәнен дә күргән. Атлар кырда йөри бит инде, алар чирне таратучы булып тормый микән дип тә уйлыйлар. Авылга бер кеше Казакъстаннан сарыклар да алып кайткан булган, шуннан таралмады микән дигән уйлары да бар. Минемчә, бу шул алтын казучылар тарафыннан эшләнгән махсус диверсия булырга охшаган. Бер-ике елны гына исәпләп эшләнгән эш түгел, ә алдагы күп елларны истә тотып кылынган гамәл. Хәзер халыкны чарасызлыкта калдырып, шул рәвешле торган авылларыннан чыгып китәргә мәҗбүр итәләр. Халык аннан китсә, алтын чыгарырга җыенучыларга җиңелрәк булачак. Быел Урал аръягында булган янгыннар да шул гади халыкны авыллардан күчерү максатыннан эшләнде дип саныйм. Бездә бит ел саен корылык. Ә монда корылык, янгыннар артыннан ук малларны да кыралар. Шуңа мин Төркмән авылы киләчәктә бөтенләй таралыр дип уйлыйм.

— Әгәр мал тоту аларның төп керем чыганагы икән, нишләп авыл халкы шулай тыныч кына малларын биреп җибәргән?

Берсе 2-3 сыерын биреп җибәргән дә, шуны күргәч калганнар да бирешкән

— Бу сорауны мин дә бирдем. Нишләп ир-атларыгыз каршы чыкмады, малларны ник биреп җибәрдегез, дип сорадым. Югыйсә, аларны бу эшкә мәҗбүр дә итмәделәр, ә күндерделәр генә. Бу апаның да 19 сыерын алырга килгәч: "Синең малың беренче авырый башлады, әгәр син рөхсәт бирмәсәң, калганнар да рөхсәт итмәячәк", дип аңлатканнар. Берәр сәгать үгетләгәннәр. Урындагы ир-атлар да малларын бирмәскә дип сөйләшкән булган, берсе 2-3 сыерын биреп җибәргән дә, шуны күргәч калганнар да бирешкән. Хатын-кызлар аңлашыла инде, ир-атлар нигә куркалар – шунысын аңламыйм. "Апа, әти-әниемнең малларын алырга килсәләр, сыерларын түгел, тавыкларын да бирмәс идем", дидем. Ә монда урындагы халык бердәм булмаган, каршылык күрсәтә алмаганнар булып чыга.

— Авыл халкына компенсация суммасын төгәл әйтүче бармы?

— Компенсация вәгъдә итәләр, тик аның суммасы төгәл билгеле түгел. Төрле урында төрле саннар язалар, килосына 140-145 сум исәбеннән түлиләр икән дигән сүзләр бар. Әмма малны алып киткән вакытта үлчәмәгәннәр дә, карамаганнар да. Малның саны буенча гына билгелиләр ахры.

— Бу чир шушы Төркмән авылында гынамы, әллә башка авылларда да бармы?

Алар авыл халкын яклаудан бигрәк, шул читтән килеп видеоларга төшермәсеннәр өчен борчылып күзәтәдер

— Дружба, Бәләкәй Төркмән авылларында да табылуы турында әйттеләр. Басайда да бар дип ишеттем. Бар халыкның малларын яндыра башласалар, авыл халкы дәшми тормас. Халыктагы бар булган сыер, бозау, сарыкларны алып китәләр бит. "Малларыбызны тартып алдылар, хәзер җирләребезне дә тартып алырга килсәләр, ярдәмгә киләсезме", дип шалтыраттылар. "Әлбәттә, киләбез", дип җавап бирдем. Хәзер Төркмәндә полиция йөреп тора, кереп-чыгып йөрергә ярамый. Алар авыл халкын яклаудан бигрәк, шул читтән килеп видеоларга төшермәсеннәр өчен борчылып күзәтәдер, - ди Илнар.

Бу фикернең нигезе дә бар. Җирле активистларның тагын берсе Урал Байбулатов һәм аның видеооператоры Шамил Тайгунов җирле андагы хәлләр турында видеорепортаж әзерләгән. Бу эш барышында Тайгуновны полиция кулга алган, штраф салганнар.

Авыл халкы дөрес диагноз куюны сорый

Гомумән алганда, социаль челтәрләрдәге әңгәмәдәләрдә катнашучы башкортстаннар чирнең Баймак районында килеп чыгуын бу җирләрдә алтын ятудан күрә.

Бу вакыйгаларга кадәр Төркмән авылы янәшәсендәге үләт базында металл эзләүче җайланмалар белән йөрүче кешеләрне күрүчеләр булган. Аларның видеолары да бар. Өстәвенә, әле бу елның 14 ноябрендә генә республика вице-премьеры Азат Бадранов Төркмән һәм Басай авылы халкы белән очрашуга килгән, ООО "Весна" ширкәтенең алтын чыгаручылары белән сөйләшүләр алып барылуы турында әйткән. Басай авылы халкы үз авылларында алтын чыгаруга каршы митингларга да чыккан булган.

"Нишләп бу чир нәкъ менә алтын өстендә утырган Баймак районында таралган, бер дә башка төбәкләрдә түгел. Халыкны бөлдереп, җирләрен тартып алу нияте түгелме икән?" дип яза Ирек Байгускар "Вконтакте" социаль челтәрендә.

"Вконтакте" социаль челтәрендәге төркемендә бу авыруның кайдан килеп чыгуы турында фикер алышу бара. Күпләр аның төерле дерматит булуына да ышанмый.

"Авырган малларның симптомнары берничек тә туры килми. Төерле тире авыруы берничек тә китерелгән печән аша йокмый. Аны бары тик чебен, кигәвен кебек бөҗәк кенә тарата. Урамда 20 градус суык торганда нинди чебен ди? Безнең очракта, монда өстәге агайлар, район җитәкчелеге, ветеринария хезмәте халыкны алдап, дөрес диагнозны яшерергә тели. Ул да булса ящур авыруы. Шул ук вакытта интернет челтәре ярдәмгә киләчәк. 2017 елда Туймазы, Бүздәк районнарында шундый ук хәлләр кабатланган булган...

Әллә, бәлки, шул еллардагы малны яндырган урыннарны безнең тирәдә соңгы чорда активлашкан алтын казучылар актарып шул җирдә яткан вирусларны суга агызып төшерүләре ихтимал. Бу авыру икенче яктан мал белән китерелгән булуы да бар. Монысы инде компетентлы органнарның эше. Шуңа күрә әйдәгез күмәкләп яу кайтаргандай бердәм булыйк. Кара белән ак кәгазьгә язылган дөрес диагноз таләп итик", дип яза "Ирандыкский" совхозы төркеме.

Бүген тирә-яктагы авылларны вакциналау дәвам итә. Сыерлары алынганнарга азык-төлек пакетлары таратыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG