Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия Пекиндагы Олимпиадага дипломатик бойкот игълан итте 


Скотт Моррисон
Скотт Моррисон

Моңа Синҗан-Уйгыр автоном районында кеше хокуклары бозылу дәвам итүе, шулай ук Австралиянең атом су асты көймәләре сатып алырга җыенуына Кытайның тәнкыйди мөнәсәбәттә булуы сәбәпче, диелә.

АКШтан соң, Австралия дә Пекиндагы 2022 елгы кышкы Олимпия уеннарына карата дипломатик бойкотка кушылачак, дип белдергән илнең премьер-министры Скотт Моррисон.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда Австралия белән Кытай арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләр сизелерлек дәрәҗәдә начарайган. Моның сәбәпләре буларак Моррисон Синҗан-Уйгыр автоном районында кеше хокукларын бозу дәвам ителүе, шулай ук Австралиянең саклану ниятләренә, аерым алганда атом су асты көймәләре сатып алырга җыенуына Кытайның тәнкыйди мөнәсәбәттә булуын атаган.

Дипломатия бойкоты - түрәләрнең рәсми делегациясенең Олимпиадага барудан баш тартуын күз уңында тота. Әлеге чикләүләр спортчыларга кагылмаячак.

Синҗанда уйгырларга карата геноцид аркасында, Пекиндагы Олимпиадага бойкотны, беренче булып АКШ хакимиятләре игълан иткән иде. Кытайда Байден хакимиятенең бу карарын "сәяси манипуляция" дип атадылар һәм Кытай хакимиятләре Америка сәясәтчеләренә Уеннарга бернинди чакыру да җибәрмәде дип белдерделәр.

XXIV кышкы Олимпиада 2022 елның 4 февраленнән 20 февраленә кадәр Пекинда узачак. 4 марттан 13 мартка кадәр Кытай башкаласы Паралимпиаданы кабул итәчәк.

Инде берничә ел Кытайда "тәрбия лагерьләре" эшли, алар аша җирле уйгырлар, башка мөселман халыклар, шул исәптән татарлар да уза. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атый. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш белән аңлата.

АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте. Канада парламенты да Кытайның уйгырларга карата гамәлләрен геноцид дип бәяләде һәм 2022 ел Олимпия уеннарын Пекиннан күчерергә чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG