Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай төрмәсендә 18 ел утырган Наил Габитов: "Әле дә кайвакыт үз-үзем белән сөйләшәм"


Наил Габитов. Халыклар дуслыгы йорты фотосы

Кытай төрмәсендә 18 ел утырып чыккан Наил Габитов бүген Синҗандагы мөселманнар авыр көннәр кичерә дип саный. Төрмәдән чыккач ул Австралиягә күчеп киткән. Кытайда калган якыннары белән аралашуны аларга зыян килүдән куркып туктатырга мәҗбүр булган.

Австралиядә гомер итүче 80 яшьлек Наил Габитов бүгенге көндә Кытайда калган якыннары белән аралашудан мәхрүм. Аның сүзләренчә, якыннары аңардан аларга шалтыратмавын сораган, югыйсә чит илдәге кеше белән сөйләшкән өчен үзләренә басым булачагын әйткән. Азатлык Кытайда Синҗандагы төп халык вәкилләре өчен "тәрбия лагерьләре" оештырылуы турында язды. 18 ел Кытай төрмәсендә утырган Наил әфәнде бүген Синҗандагы мөселманнар бик авыр көннәр кичерә дип саный. Ул Азатлыкка үзенең төрмәдә уздырган көннәре турында сөйләде.

— Минем бабамның әтисе 1830 елда сәүдәгәр буларак Казаннан Көнбатыш Кытайга киткән. Әтием инде Кытайда туган. Әнием Алматы шәһәреннән, Октябрь инкыйлабыннан соң Көнбатыш Кытайга күчеп килгәннәр. Мин 1941 елның 18 февралендә Кытайда туган икенче буын вәкиле.

1948-1958 елларда Колҗада мәктәптә укыдым, башта татар мәктәбе, аннары урыс мәктәбендә белем алдым. Көнбатыш Кытайда 1955 елга кадәр 30 мең татар, 50 мең урыс яшәгән. Колҗада иң беренче булып татарлар мәктәп салган.

Наил Габитов: "Кытай төрмәсендәге хәлләрне тасвирлап бирүе бик авыр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:54 0:00

Урыс мәктәбендә дә укыдым дидегез, ни сәбәпле татар мәктәбеннән урысныкына күчәргә булдыгыз?

— Эмиграция башлангач күп кешеләр күчеп китте. Шуңа татарларның тулы булмаган мәктәбе генә калды. Ә урысларда урта мәктәп эшли иде.

Мәхкәмәсез, бернинди гаеп белдерелмәгән килеш 18 ел ялгыз камерада утырып чыктым

Мәктәп тәмамлагач 1959-1962 елда СССР консуллыгында тәрҗемәче булып эшләдем. Уйгырчадан-урысчага, урысчадан-уйгырчага тәрҗемә эшләре алып бардым. 1962 елның 16 августында Кытай халык республикасының җәмәгать иминлеге идарәсе тарафыннан кулга алындым. Мәхкәмәсез, бернинди гаеп белдерелмәгән килеш 18 ел ялгыз камерада утырып чыктым.

Ни сәбәпле кулга алдылар?

— Кытай коммунистларының Никита Хрущев алып барган сәясәткә дошмани карашта булуы сәбәпле СССР белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр бозыла. Кытайлар Хрущев сәясәтен марксизм-ленинизмнан чигенү дип бәяли.

Мин эшләгән консуллык инде дипломатик орган түгел, ә шпион органы булып санала башлый. Без ялланып эшләүчеләр булганга, дипломатларга бирелә торган иммунитетыбыз булмады, чөнки СССРда яшәмәдек. Әмма Совет ватандашлары идек. 1946 елның 20 гыйнварында СССР Югары шурасы президиумының Совет ватандашлыгын кайтару турында карары булды һәм минем әти-әнием дә ватандашлыкларын торгызды. Шуңа мин дә СССР ватандашы идем. Минем башка ватандашлыгым булмады.

Кытайлар тоткарлагач, 18 ел дәвамында шакшы, сасы, караңгы төрмәдә бер ялгызы утырдым. Кытайда канун юк. Анда партия сүзе генә канун.

18 ел беркем белән дә аралашмыйча ялгыз гына ничек утыра алдыгыз?

Елга биш-алты тапкыр гына кояшка чыгардылар

— Чын күңелдән Аллаһка ышансаң, Аллаһ саклый. Миңа хәзер төрмәдәге хәлләрне тасвирлап бирүе бик авыр. Колҗа төрмәсендә тотылдым. Үз-үзем белән сөйләшеп яшәдем. Хәзер дә бу гадәтем калган. Хатыным моны сизеп алып миңа әйтә. Мин күргәнне Аллаһ үз бәндәсенә күрсәтмәсен. Бер елга биш-алты тапкыр гына, апрельдән-октябрьгә кадәр, кояшка чыгардылар. Октябрьдә суыклар башлангач инде һавага чыгармый башлыйлар иде.

Шул елга биш-алты тапкыр төрмә курасында (ишегалдында) керләремне юа идем. Кулларымда үскән тырнакны ничек кистем дип уйлыйсыз? Иртә белән эчәргә дип су бирәләр иде. Шул кайнар суга тырнакларың тыксаң, алар йомшара, икенче кул белән шуны кисеп ала идем.

Көненә ике тапкыр гына ашаттылар. Иртән 9да һәм кичен сәгать 5тә генә эчәргә су бирделәр. Көненә алты-җиде стакан суны ике тапкырга бүлеп бирәләр иде. Бары тиф белән авырганда табиб кушкач кына кайнар су бирүне арттырдылар. Мин яшәгән камерада шундый пычрак кешеләр тотылган булган, башта корсак тифы белән авырдым. Бетләдем. Тифтан соң чәчләрем коелды.

Иртән физик күнегүләр ясый идем. Кытай үзенең пропаганда газетларын бирә иде. Шуны гына укырга ярады.

Зинданга ябылучылар арасында тагын татарлар бар идеме?

— Алты кешене утырттылар һәм алар арасында мин генә татар идем.

Сезне утырткач, әти-әниегез, туганнарыгыз нишләде?

— Әтием мин кулга алынганчы, 1956 елда үпкәсе шешеп вафат булды. Әниемне һәм башка туганнарымны мине кулга алудан соң СССРга куып чыгардылар һәм йортыбызны тартып алдылар. Безнең йортыбыз 20 бүлмәле бик зур иде. Бөтен әйберне кытайлар тартып алды.

30 елдан соң ниһаять әнием белән күрешә алдым

Әниләр Кыргызстанга Бишкәккә барып урнашкан. Үзләре шунда теләгән. Мин төрмәдән чыккач инде Австралиядә яши башлагач, әнине күрергә бардым. 30 елдан соң ниһаять әнием белән күрешә алдым. Төрмәдә дә әнинең догасы саклап калгандыр. Һәрвакыт дога кыла идем дип әйтте. 93 яшендә вафат булды.

Австралиягә ничек китә алдыгыз?

— 18 ел узгач, төрмәдән чыккач, хатыным Кинҗә белән таныштым. Аннары алар Австралиягә күчеп китте һәм ул мине үзе янына алдырды. Бер улыбыз, бер кызыбыз бар. Улым ике университет тәмамлады, эшли, кызым да университет тәмамлады.

Гомумән мин төрмәдән чыкканда Колҗада инде татарлар калмаган иде. Татарлар да урыслар да китте. Америкага, Канадага, Бразилиягә китүчеләр булды, әмма иң күбесе Русиягә күчте.

Кытайда аралаша торган кешеләрегез күп калдымы?

— Бар, әмма хәзер алар белән телефоннан да сөйләшергә ярамый. Сөйләшсәң аларга зыян килә. Шунда ук алардан кем белән сөйләшү, нәрсә сөйләшү, ник сөйләшү турында сорау алалар. Шуңа үзләре үк сөйләшмәскә, хат язмаска сорый. Хатлар цензура уза.

Хәзер Кытйда туган балаларга гарәпчә исем кушарга да ярамый

Хәзер анда туган балаларга гарәпчә исем кушарга да ярамый. Мөхәммәт, Мәдинә һәм башка шуның ише 20дән артык исемне тыйдылар. Коръән, дини китаплар тыела, инде дуңгыз итен сата башлаганнар. Ике миллионнан артык кеше лагерьларда утыра дип беләм. Аларга хәзер бик кыен.

Си Цзиньпин Кытай халык республикасы җитәкчесе булып хакимияткә килгәнче күп уйгырларга Төркиягә чыгарга һәм хаҗга барырга рөхсәт бирелде. Аларның хәзер һәрберсе тоткарланды. Үзләре рөхсәт бирде, ә аннары шуларны кулга алды.

Мисырда дини университетта укыган бөтен шәкертләрне кулга алдылар. Югыйсә шулай ук үзләре укырга җибәргән. Кытайда бик рәхимсез халык. Шагыйрь Муса Җәлил фашистларга әсиргә төшкәч аңа иҗат итәргә кәгазьләр бирелгән, ул шигырьләрен төрмәдә язган. Ә Кытай төрмәсендә уйгырларга берни юк.

Соңгы елларда уйгырлар яшәгән Синҗанга махсус кытайларны күчерә башладылар. Аларның саны анда нык артты.

Дөнья җәмәгатьчелеге уйгырларга ничек ярдәм итә ала?

— Хәзер АКШ, Англия, Германия уйгырларны яклый. Израил дә уйгырларга яклау белдерә, Германия нацилары безне ничек кырган булса, хәзер Кытай уйгырларны шулай юк итә, ди алар. Ә менә Русия дәшми, чөнки Кытайда ихтыяҗы бар. Пакстан да дәшми, чөнки Кытайга сатылган. Күп фәкыйрь илләр Кытай акчасына алдана. Шуңа алар дәшми.

Дөнья уйгыр конгрессы уйгырларны яклау өчен төрле эшләр алып бара. Бөтен дөньяга белдерүләр яза. Америка, Австралия, Франция, Германия, Канадада уйгыр конгрессы бүлекләре эшли. Бу оешмаларның файдасы бик зур. Кытай үзе уйгырлар белән булган хәлләрне танымый. Таныса илне Халыкара мәхкәмә көтә. Геноцид бара. Германия нацилары да бу кадәр кыланмаган. Кытай Синҗаннан бик күп байлык - нефть, газ, төсле металлар суыра. Бу акчалар уйгырларга эләкми.

Сез Австралиягә күченгәннән соң Кытайга барганыгыз булдымы?

— Бардым. 2012 елда булдым. Кытай халык республикасы рәисенә һәм башка рәсмиләргә хат яздым. "Мәхкәмә карары булмаган килеш 18 ел буе төрмәдә яттым, сәбәбе нәрсәдә?" дип сорадым. Бернинди җавап та булмады.

Күптән түгел Казанда узган Мөселман киносы фестивалендә сезнең турында төшерелгән "Берүзе" фильмы Казан мэрының махсус бүләгенә лаек булды. Сезгә фильм ошадымы?

-— Әле карамадым. Режиссеры Австралиягә алып килсә, карар идем.

Казанда булганыгыз бармы?

— Әйе. Казанда бабаемның йорты бар. Ульянов-Ленин урамы 20нче йортта урнашкан. Анда хәзер яһүдләр яши. Шул бабайның йортында 1905 елда беренче тапкыр татар театры уйналган. Казанның зыялылары җыелган.

* * *

Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

Jamestown Foundation Синҗан төбәгендә уйгырлар һәм башка асаба халыклар санын чикләү өчен Кытай хакимиятләре андагы хатын-кызларны балага узуга каршы чаралар кулланырга мәҗбүр итүе хакында хисап чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG