Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кытай мөселманнары тормышын ике ел авылларында торып өйрәндем"


Руслан Йосыпов

Русия фәннәр академиясе вәкиле чит илгә китүче галимнәр саны соңгы елларда шактый арта дип белдергән иде. Китүчеләр арасында татарлар да бар. Күптән түгел Азатлык тумышы белән Татарстаннан, хәзер Амстердам университетында фән белән шөгыльләнүче 29 яшьлек Гөлназ Сибгатуллина белән таныштырган иде. Бүген антрополог, Кытай мөселманнары темасын өйрәнгән, хәзерге вакытта Һонконг университетында укытучы 35 яшьлек Руслан Йосыпов белән таныштырабыз.

Руслан Йосыпов Татарстанның Лениногорски шәһәрендә туган, татар гимназиясендә укыган, аннары гаиләсе белән Бөгелмәгә күченгәч физика-математика лицеенда белем алган. Соңрак Бөгелмәдәге татар-төрек лицеена күчкән. Урта белемне лицейда тәмамлагач, Казан федераль универстетына (КФУ) Көнчыгышны өйрәнү факультетына укырга кергән.

"Паралель рәвештә Истанбул университетында химия факультетына да уздым, ул бик дәрәҗәле факультет санала һәм анда өч кешене генә алалар иде, әмма аннары анда бармаска булдым. КФУда Кытайны өйрәнү белгечлегенә укырга булдым. Ике ел ярымнан безне бер семестрга стажировкага Кытайга җибәрделәр. Кытайны аңлар өчен анда укырга кирәклекне аңлап калырга булдым. Анда Гуаңҗу (Гуанчжоу) шәһәрендәге университетка укырга кердем. Шул ук вакытта Казанда КФУда укуымны дәвам иттем. Яхшы укуым сәбәпле Казанда миңа өченче курстан соң планлы укуга күчү рөхсәт ителде. 2008 елда беррәттән КФУны да Ганчжоудагы университетны да тәмамладым. Кытайда кытай теле һәм әдәбияты, ә Казанда Кытайны өйрәнү белгечлеген алып чыктым.

Казан һәм Кытайдагы университетны берьюлы тәмамладым

Шуннан соң Гуаңҗуда Сунь Ятсен университетына укырга кердем. Ялгышмасам ул Кытайның иң яхшы университетларының бишлегенә керә. Сунь Ятсен - билгеле инкыйлабчы, бу университет борынгы уку йорты санала. Анда мин магистратурага укырга кердем һәм үземне социологиядә сынап карарага булдым. Без Кытай турында күп өйрәндек, әмма Кытай җәмгыятен мин белеп бетермим кебек тоелды һәм шул сәбәпле социологияне сайладым. Ике ел укыдым. Шул вакытта мин антропология фәне белән таныштым. Бу фән миңа бик ошады. Аны өйрәнүчеләр кыр тикшеренүләренә чыгып китеп бер-ике ел шунда уздыруларын белдем. Ягъни төркем белән чыгып китеп кешеләрдән мәгълүмат җыеп, аннары фәнни хезмәт язасың. Мин дә моңа алынырга булдым һәм 2014-2016 елларны кыр тикшеренүләрендә булдым", ди Йосыпов.

Антропология белән кызыксыну сәбәпле, Руслан соңрак докторантурага барырга була.

"Миңа антропологиянең Көнбатыш теориясе кызыклы иде, ягъни дәүләтне, режимны, хакимиятнең эшен тәнкыйди яктан карау. Бу тәнкыйди теория дип атала һәм шуңа грант отып Һонконг университетына докторантурага антропология бүлегендә укырга карар кылдым. Узган ел тәмамладым һәм фәнни эшемне Кытай мөселманнары, аерым алганда аларның җәмгыятьтә яшәеше, дәүләт белән бәйләнеше турында яздым. Хәзер университетта дини һәм мәдәни тикшеренүләр факультетында укытам һәм шул ук вакытта тикшеренүләр алып барам, фәнни мәкаләләр бастырам", ди Йосыпов.

Авылда яшәп Кытай мөселманнары тормышы белән таныштым

Ул сайлаган мөселманнар темасы Кытайда шактый четерекле санала, шуңа да карамастан Руслан кыр тикшеренүләренә чыгып китеп ике елын шунда уздыра алган. Әмма ул Синҗандагы уйгырларны яки башка милли азчылыкларны түгел, ә Кытай мөселманнарын (хуэйцзу дип аталалар – ред.) өйрәнгән.

"Аерым алганда мөселманнарның эчке дөньясын, аларның сәяси карашларын, реверсив режимнар белән бер мохиттә яшәвен белә алдым. Көньяк-көнбатышта урнашкан Юньнань вилаятендә тордым. Ул рәсми Кытай хакимияте тарафыннан ислам экстремизмы һәм радикализмы таралган җир дип саналды, чөнки мин килгәнче - 2014 елның 1 мартында террор гамәле кылынган була. Аны Синҗаннан килгән уйгырлар кылганы әйтелде.

Авылда яшәдем. Мин килгәч хакимиятнең бу җирдә исламны үз контроленә кертергә тырышуын күрдем. Гомумән хакимиятнең Синҗанда һәм башка җирләрдә ислам хәрәкәтен тәртипкә салырга тырышуы вә террорчылыкка каршы сугышы турында күп яздым", ди Руслан.

Руслан үзенең Синҗанда бер тапкыр узышлый гына булуын әйтә. Ул вакытта әле хәзерге кебек милли азчылыкларга карата бу кадәр кырыс сәясәт күзәтелмәгән.

"Синҗанда булмасам да, андагы хәлләрне өйрәнгән күп кенә антропологлар белән элемтәдә. Кытайда хәзер бу хакта язарга да, искә төшерергә дә ярамый. Әлбәттә әгәр сез Кытай хакимияте эшләрен хуплап сөйлисез икән, әйтергә була.

Көнбатыш академиклары һәм чит илгә киткән уйгырлар бу мәсьәләдә нәрсәдер эшләргә вә ярдәм итәргә, теләктәшлек булса да күрсәтергә тырыша. Алар белән конференцияләрдә күрешеп сөйләшәбез. Бер танышым көз көнне Синҗан турында китап чыгарырга җыена. Мин кыр тикшеренүләре вакытында Кытайның көньягында булганда, ул Синҗанда иде. Тикшеренүләр уздырды. Ул аны АКШның Duke университетында чыгара.

Мин хәзер дә Кытай хакимияте һәм ислам арасындагы бәйләнешләрнең глобаль үзгәрешләрен аңларга тырышам. Аны бастырып чыгарырга уйлыйм. Бер мәкаләм 2020 елның декабрендә Һавай университеты нәшриятында чыкты", ди Руслан Йосыпов.

Ул якын киләчәктә Русиягә кайтырга җыенмый. Кытайда укырга калуга аны берничә сәбәп этәргән.

"Кыр тикшеренүләренә барасы килү беренче фактор булды. Кытайдан китеп әлеге ил җәмгыяте турында язу авыр булачагын аңлый идем. Бу беренчедән. Икенчедән, Русиядә Кытай социологиясен өйрәнә алуымда шикләндем. Социология бүлегенә керсәм ул Русия социологиясе булыр иде. Русиядә АКШ вә Һиндстан яки башка ил булсын, андагы социаль процессларны өйрәнү мөмкинлеге юк. Өченчедән, Кытайга килгәч минем Русиядә алган белемем җитеп бетмәде, мин Кытайны кирәгенчә белмәгәнемне аңладым, шуңа вазгыятьне тулысынча өйрәнү мине монда калырга этәрде.

Хәзер шөгыльләнә торган эш белән Русиядә шөгыльләнә алмас идем.

Докторантура вакытында мин яхшы грант оттым. Әгәр Русиягә кайтсам миңа андый грантны беркем дә бирмәс иде. Хәзер шөгыльләнә торган эш белән Русиядә шөгыльләнә алмас идем. Икътисади да, теоретик та база юк. Әмма мин КФУ белән элемтәне өзмәмдем, фәнни җитәкчем белән аралашып торам. Мәскәү дәүләт университетында конференциядә катнашырга туры килде. Русия ватандашы буларак элемтәләрне сакларга тырышам, бәлки минем эшем Русиягә дә файда булып куяр.

Русиягә кайтуны соңгы альтернатива буларак карыйм. Хәзергә әле монда калачакмын. Русиягә дә бик чакыручы юк. Пандемия сәбәпле үткән елны ярты ел Бөгелмәдә тордык, онлайн эшләү мөмкинлегеннән файдаландым", ди Руслан.

Узган елгы протестларны күзәттем

Кытайда яшәгәндә Русланның татарларны очратканы булмаган. Бары уйгырлар белән генә элемтә тоткан. Һонконгта исә җиделәп татар гаиләсе белән аралашып торалар.

"Берничәсе белән бер тирәдәрәк яшибез. Казакълар, төрекләр белән элемтәдә торабыз. Хатыным татар ашларын даими әзерли. Кызны татар традицияләрендә тәрбияләргә тырышабыз, татарча сөйләшәбез. Без инде бу өлкәдә барысын да эшлибез дип саныйбыз. Әлбәттә бу минем субъектив фикер һәм аның ни дәрәҗәдә объектив булуын әйтә алмыйм.

Һонконгта рәсми зур мәчетләр дүртәү, тагын намаз уку урыннары бар. Исламдагы төрле агымнарга карап бүленгән мондый урыннар 40ка якын. Балалар өчен ике мөселман мәктәбе эшли. Алар дәүләт тарафыннан ачылган рәсми уку йортлары. Балалар бакчалары да бар. Гомумән, католик, будда, яһүд мәктәпләре дә бар. Хакимият төрлелекне исәпкә алып уку йортларын булдырырга тырыша", ди Йосыпов.

Әгәр Русиядә галимнәрнең күпчелеге фәнни эзләнүләрдән тыш акча эшләүне дә кайгыртырга мәҗбүр булса, Руслан Һонконгта фән кешесенең тормышы башкачак баруын әйтә.

"Иртән торгач беренче булып медиада чыккан язмаларны укыйм, социаль челтәрләрне карап чыгам, аеруча Кытайдагы мөселманнар төркемнәрен карыйм. Кытай мөселманнарының Фәләстиндагы хәлләрне ничек бәяләүләрен кызыксынып күзәтеп бардым. Анда бу хакта күп яздылар. Шуннан фәнни язма әзерләүгә кирәк булган теорияне укыйм. Таныш мөселманнар белән элемтәгә чыгып кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлим. Дәрес бирәм, лекцияләргә әзерләнәм. Монда тормыш шулай бара", ди ул.

Руслан Йосыпов Һонконгтагы сәяси тормышны да даими күзәтеп баруын әйтә. Узган елда Һогконгтагы протестларда катнашкан.

"Әмма ниндидер сәяси позицияне белдереп катнашмадым, ә тикшеренү рәвешендә. Мин чит ил кешесе, ә бу җирле каршылыклар, шуңа миңа бәйле булмаганлыктан сәяси позициямне белдерү академик яктан дөрес булмас иде. Әмма халыкның ни өчен шушы юлга баруын вә канәгатьсезлеген җиткерү юлларын аңларга тырыштым. Берничә тапкыр протест узган урамнарга күзәтергә чыктым дип әйтсәм, дөресрәк булыр.

Анда ниндидер лидер юк иде, халык бердәм хәрәкәт итте. Бер шундый кызык очрак та истә калган, протест вакытында матбугат чаралары вәкилләре мәчет янына җыелган иде, полиция машинадан протестчыларга су сибеп йөрде. Медиа кешеләрен протестчылар дип аңлап аларга да сибеп китте, ә бу зәңгәр су. Шул юл белән протеста катнашучыларны тамгалыйлар. Бу зәңгәр су мәчет коймасына да эләкте һәм зәңгәргә буялды. Машина киткәч, протестчылар мәчет янына килеп буяуны юып төшерергә маташты. Бу инде азчылык булган мөселманнарга да теләктәшлек күрсәтү иде", дип искә ала ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG