Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән галимнәр китә: Амстердамдагы татар галимәсе моның сәбәпләрен аңлата


Диссертация яклау вакыты
Диссертация яклау вакыты

Русия фәннәр академиясе вәкиле чит илгә китүче галимнәр саны соңгы елларда шактый артты дигән борчылу белдерде. Чит илгә китүчеләр арасында татарлар да шактый. Бүген шуларның берсе - Амстердамга күченгән яшь галимә Гөлназ Сибгатуллина моның сәбәпләрен аңлата.

Русиядән киткән галимнәр һәм югары квалификацияле белгечләр саны 2012 елдан биш тапкыр арткан. Бу хакта күптән түгел Русия фәннәр академиясенең гомуми җыелышы вакытында баш фәнни сәркатип Николай Долгушкин әйткән иде.

"Галимнәр һәм югары квалификацияле белгечләрнең чит илләргә китүе тикшеренүчеләр санының кимүендә үз ролен уйнамый калмый. Чит илләргә китүче белгечләр саны кимемәде, ә киресенчә 2012 елдан ул 14 меңнән 70 меңгә якын кешегә артты", дигән Долгушкин.

Ул шулай ук Русияне берничә дистә ел рәттән галимнәр саны кими торган бердәнбер үсеш алган ил дип өстәде. Долгушкин мәгълүматынча, 1990 елдан, Русиядә тикшеренүчеләр саны 992 меңнән 348 меңгә кадәр кимегән.

Бу белдерүдән соң Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков галимнәрнең бер өлеше китсә, икенче өлеше илгә кайта диде.

"Галимнәр бөтенләй ирекле кешеләр һәм алар иң кызыклы проектлар тормышка ашырылган, иң уңайлы шартлар тудырылган урыннарда эшлиләр", диде Песков.

Аның сүзләренчә, фән өлкәсендәге көндәшлектә Русия төшеп калган ил түгел. Президент сүзчесе кайбер галимнәр чит ил лабораторияләренә китсәләр, икенчеләре Русиягә кайталар һәм мондый ике яклы процесс нормаль күренеш дип аңлатты.

Кремль вәкиле дәүләт структураларның галимнәргә фәнни потенциалын тормышка ашыру өчен уңайлы шартлар тудырырга тиешлеген искә төшерде.

Соңгы елларда чит илгә киткән галимнәр арасында татарлар да шактый. Азатлык киләчәктә алар белән таныштырып барачак. Бүген тумышы белән Татарстаннан булган, хәзер Амстердам университетында фән белән шөгыльләнүче 29 яшьлек Гөлназ Сибгатуллина белән аралаштык.

Гөлназ Сибгатуллина
Гөлназ Сибгатуллина

Гөлназның әнисе - филология фәннәре докторы, профессор Әлфинә Сибгатуллина. Гөлназ үзе Татарстанның Алабуга шәһәрендә туган һәм 12 яшькәчә татар мәктәбендә белем алган. Шуннан соң гаиләсе белән Мәскәүгә күченеп укуын анда дәвам иткән. 2009 елны мәктәпне тәмамлагач Мәскәү дәүләт лингвистика университетына халыкара мөнәсәбәтләр белгечлегенә укырга кереп 2014 елда аны яхшы билгеләргә тәмамлаган.

"Университетта инглиз, алман телләрен өйрәндем. Алман телен үзләштерү мине Германия белән бәйләде. Беренче курстан ук телне камилләштерү өчен Германиягә баргаладым. Ярты ел Майнц университетында үткәрдем. Анда курсларга йөрдем. Шунда ук гарәп, фарсы, госманлы һәм төрек телләрен дә азрак өйрәндем, чөнки теләгем Госманлы империясе вә Русия мөнәсәбәтләре өлкәсендә магистр дәрәҗәсен алу иде.

2014 елда Мәскәү университетын тәмамлагач Германиягә китәрмен дип уйлаганда Амстердамда Лейден университетында яхшы белгечлеккә урын булды, ягъни аспирантурада "Урыс теле – ислам теле" (ягъни христианнарның гына түгел, мөселманнарның да теле) ​дигән белгечлеккә тикшеренүләр белән шөгыльләнү өчен яшь кешеләрне туплыйлар иде. Мин үз көчемне туплап карап гариза тапшырдым һәм нәтиҗә буларак биш елга якын Лейден университетында укып чыктым һәм Йос Схакен һәм Михаэл Кемпер җитәкчелегендә диссертациямне якладым", ди Гөлназ.

2019 елга кадәр ул Лейден университетында белем алудан тыш шунда ук бакалавриат һәм магистратура студентларына урыс теле, Русия тарихы вә мәдәнияте, социолингвистика укыткан. Берничә елда нидерланд телен өйрәнгән һәм хәзер шул телдә укыта.

"2019 елда докторлык диссертациясен яклаганнан соң, мин Амстердам университетында постдоктор позициясен алдым һәм хәзер дә Герард Вигерс җитәкчелегендә эшемне шунда дәвам итәм.

2019 елның декабреннән мин Европа берлеге тарафыннан финансланучы "Европа Коръәне" дигән зур Европа проектында катнашам. Ул алты елга исәпләнгән проект. Анда Европадагы күп университетлар керә һәм аның һәркайсының үз эше бар. Бергәләп без ислам дөньясы вә Европа бәйләнешләрен өйрәнәбез. Тарихны белмичә генә Европада исламга булган карашка бәя бирүе авыр. Мин проект кысаларында Русия империясендә Коръәнне XVIII-XX йөз башында урыс һәм татар телләренә тәрҗемә ителүен өйрәнәм. Әмма кызганычка проектта катнашуым августта тәмамланачак", ди яшь галимә.

"Амстердам университетында татар тарихын өйрәнүче бер төркем бар: Михаэл Кемпер, Әлфрид Бустанов, Мансур Газимзянов, Галия Моратова. Кавказ белән шөгыльләнүче Шамил Шихалиев бар. Без Русиядә мөселманнар, шул исәптән татарлар тарихы белән бәйле теманы бергәләп алып барабыз", ди ул.

Гөлназ Русия фәннәр академиясе вәкиле Долгушкинның соңгы елларда илдән күп галимнәрнең чит илгә китүе турындагы сүзләре белән килешә. Аның фикеренчә, һәр кешенең китү сәбәпләре төрле. Шулай да ул үзе һәм таныш галимнәре мисалында чит илгә китүнең ике сәбәбен атап була дип саный.

"Русиядә галимнәр тормыш алып бару өчен керем китерә торган эштән азат булганда гына фән белән шөгыльләнәләр"

"Беренчесе – галимнең статусы. Шул ук Көнбатыш Европа, Австралия, АКШта галим – ул тулы дәрәҗәдәге һөнәр. Димәк ниндидер белгечлеккә ихтыяҗ бар һәм киләчәктә ул яхшы түләнәчәк дигән сүз. Яхшы хезмәт хакыннан тыш чит илдә галимлек дәрәҗәңне үстереп була, грант алырга мөмкинлек бар, шулай ук хезмәттәшләр белән аралашып тагын да камилеккә ирешәсең дигән сүз. Кызганычка Русиядә бу юк, дөресрәге тамырына балта чаптылар дип әйтергә мөмкин. Русиядә фәнни өлкәдә эшләүче хезмәттәшләремне күзәтеп шуны әйтә алам: алар өчен фән күбрәк кичләрен һәм буш вакытта эшли торган хоббига әйләнде. Бары тормыш алып бару өчен керем китерә торган эштән азат булганда гына фән белән шөгыльләнәләр. Мисал өчен, көндез укыталар, ә кичләрен инде тикшеренүләргә утыралар.

Чит илгә китүгә этәргеч булган икенче сәбәп – галимнәрнең тәнкыйди фикер йөртә алуы. Без һәрвакыт бер-беребез белән дискуссияләрдә булырга, идеяләрне анализларга тиешбез. Бер заман шулай тәнкыйди фикерләү мөмкинлеген үстергәч аннан инде арыну һич мөмкин түгел. Ягъни тәнкыйди фикерләү, анализлау, ниндидер мантыйки хаталарны күрү, яшерелгән фикерләрне ачу – бу галимнәр тормышының бер аерылгысыз өлеше. Шул юл белән галимнәр дөньяны аз гына булса да яхшырту максатын куя. Ватаннарында аларга моны эшләү мөмкинлеге калмагач, чөнки Русиядә хәзер бу юнәлештә гамәл кылуы бик авыр, алар чит илгә китәргә мәҗбүр була.

Соңгы вакытта без Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) мисалында тәнкыйди фикерләүче укытучыларның җәзага тартылуын, галимнәрнең сәяси фикерләве аларны эзәрлекләүгә китерүен күрәбез. Хәтта тоткарланулар, сорау алуларга кадәр барып җитте. Бу куркыта.

Галим бит әйткәнгә генә ышанып утырмый, ә тикшеренә, казына. Шул ук яңалыкларны тыңлый, тапшырауларны карый, анализлый башлый. Бу еш кына иҗтимагый тормышка да кагыла. Галимнәр күп еллар урнаштырылган һәм бер калыпка салынган хакимият структуралары тәртибе белән килешми. Алар хакимияткә үтеп керергә мөмкинлек бирелмәгән кешеләр дә үз сүзен әйтә алырга тиеш дип саный. Әлбәттә хакимияттәгеләр моңа каршы килә.

Барысын да күреп хәлне яхшырта алмау бик авыр

Русиядән аермалы буларак Европада галимнәр үз фикерен белдерә, яза, чыгышлар ясый ала. Шулай итеп алар иҗтимагый дискуссияләргә, сәясәткә тәэсир итә. Русиядә галимнәрдә мондый инструментлар калмады. Бу күпләрне җирәндерә. Барысын да күреп хәлне яхшырта алмау бик авыр", ди ул.

Гөлназның танышлары арасында да чит илгә китеп Русиядәге бүгенге хәлләрне үзгәртергә омтылучылар күп. Аның фикеренчә, алар Көнбатышта тәҗрибә, белем туплап киләчәктә Русиягә тәэсир итәрдәй инструментлар булдыра ала. Аларның моңа потенциалы бар дип саный ул.

"2000 елда бу максаттан чит илдән Русиягә әйләнеп кайтучылар да булды. Алар үзләренең белемнәрен ватаннарында кулланмакчы иде, әмма хәзерге вазгыятьтә шәхси иреккә куркыныч тудырмый торган мөмкинлек аз", ди Сибгатуллина.

Ул үзе дә вакыт-вакыт Русиягә кайту турында уйлана, әмма әлегә сәяси вазгыять моңа мөмкинлек бирми һәм фәнни үсеш өчен мөмкинлекләр дә зур түгел дип саный. Гөлназ хәзерге проектын август аенда тәмамлап, көзгә АКШка Джордж Вашингтон университетына җыена.

"2020 елда Европа берлегеннән грант оттым һәм ул миңа ике ел дәвамында Вашингтон университетына барып тикшеренү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Бу исламга күчкән европалылар турындагы проект булачак. Монда урыслар гына истә тотылмый, һолландлар, инглизләр һәм башкалар да керә. Бу проект өч елга исәпләнә, шуның ике елын Вашингтонда уздырачакмын, аннары инде грант шартында язылганча, Амстердам университетына кайтып тикшеренүләремне дәвам итәргә тиеш булачакмын", ди ул.

Гөлназ Сибгатуллина күңеле теләгәнчә фән белән шөгыльләнүе һәм аның өчен тормыш итәрлек хезмәт хакы алуыннан канәгать.

"Нидерланд шактый кыйммәт ил булуга карамастан, мин алган хезмәт хакына бик иркен яшәп була. Инде җиде ел яшәү дәверендә мин салымнарны да даими түләп киләм. Алар аз түгел, әмма ул салымнарның кайда киткәнен күргәч, моңа һичкем каршы килми. Ул салымнар мин йөргән яхшы велосипед юллары булдыруга, урамдагы яктылыкка, яхшы транспортка тотыла. Мин моннан канәгать", ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG