Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шәфкать Аббаси инде өч ел Кытай төрмәсендә утыра, бер хәбәре дә юк"


Шәфкать Аббаси

Кытайның "тәрбия лагерында" утыручы табиб Шәфкать Аббасиның язмышы турында туганнары инде өч ел бихәбәр. Алар Татарстан хакимияте, Дөнья татар конгрессы ярдәменә өмет итә.

Шәфкать Аббаси Кытайның Синҗан төбәгенең Өремче шәһәрендә туган. 45 яшьтә. Һөнәре белән табиб. Өйләнгән, хатыны белән өч баласын тәрбияли. Кызына – 13 яшь, ә игезәк малайларына – 9 яшь. 2010 елда ул Өремче шәһәренең уйгыр бистәсендә Зур Базар янында үзенең шифаханәсен ача. Өремчедәгеләр арасында ул – билгеле шәхес. Аны Өремче радиостанциясендә уйгыр халык медицинасы турында дәресләр авторы, алып баручы буларак та беләләр.

2017 елда Кытай хакимияте тарафыннан уйгыр, казакъ, үзбәк, татарларны кулга алу башлый, алар "тәрбия лагерьларына" ябыла. Кытай ул төрмәләрне әнә шулай дип атый. Төрмәгә ябылучы меңәрләгән гаепсез корбаннар арасында Шәфкать Аббаси да була. Аның өенә 2017 елның 13 мартында полиция килә, аны кулга алалар һәм төрмәгә ябалар. Шушы вакыттан бирле аның гаиләсенә бу турыда бернинди мәгълүмат та җиткерелми. Аның карт әти-әнисе дә бар. Алар да улларның хәле турында бихабәр.

Шәфкать Аббасиның төрмәгә эләгү "сәбәпләре" берничә була. Табиб "чит ил интернет сайтларын уку"да гаепләнә, олы яшьтәге көчсез имамны дәвалауда гаепле дип таныла. Тентү уздырганда медицина кабинетында Коръән китаплары да табыла. Табиб кулга алына һәм хөкем итәлә. Шәфкать Аббасиның нәрсәдә гаепләнүен дә, ничә елга утыртылуын да туганнары берничә ел узгач кына белә ала. Берничә ай элек кенә Шәфкать Аббасига Кытай төрмәсендә 10 ел тоткын хөкеме чыгарылганы ачыкланган. Моңа кадәр аның турында бер мәгълүмат та булмаган. Өч ел дәвамында Шәфкать Аббаси белән очрашырга ни аның хатынына, ни карт әни белән әтисенә рөхсәт бирелми.

Туганнары аның исән булуына ышана, лагерьда утырып чыккан бер кеше аларга Шәфкать Аббасины күрүен, исән булуын җиткерә. Шуңа нигезләнеп, алар аны төрмәдән чыгарыр өчен төрлечә тырыша.

Австралиядәге татарлар, ә алар нигездә Кытайның Синҗан төбәгеннән чыккан кешеләр, Шәфкать Аббасиның язмышы өчен борчылып, аңа карата кырыс җәза алымнары кулланыла һәм тормышына куркыныч яный дип өзгәләнә. Шәфкать Аббасины 10 елга ирегеннән мәхрүм ителүе зур хаксызлык дип саный алар. Яшь табиб, өч бала атасы Шәфкать Аббасига ярдәм итүләрен сорап Австралиянең татар җәмгыяте Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, татар конгрессы башлыгы Ринат Закировка хат язган. Азатлыкта хатның күчермәсе бар.

"2017 елда Кытайның Синҗан төбәге башлыгы итеп кырыс холыклы партия секретаре Чен Куангуо куелгач, Кытай хакимияте этник азчылык вәкилләрен тоткарлауны тагын да көчәйтте. "Тәрбия лагеры" – Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә эшләп килгән төрмә ул. Бу лагерьлар яшерен һәм хокуксыз рәвештә эшли. Күп кенә мөселманнарны, гаепләрен аңлатмыйча, мәхкәмәсез төрмәгә ябып куйдылар. Бәйсез халыкара хокук саклау оешмалары мәгълүматларына караганда, кулга алынган уйгыр, казакъ, татар, үзбәк, кыргызлар һәм башка төрек-мөселман халыкларының саны берничә йөз меңнән алып миллионга кадәр җитә. Алар арасында безнең кардәшебез, өч бала атасы, югары белемле табиб Шәфкать Аббаси да бар. Өч ел инде ул төрмәдә утыра. Туганнарына аның турында мәгълүмат бирелми, аның белән очрашырга рөхсәт ителми. Ул бер гаепсезгә утыра.

Шәфкатьнең бер абыйсы Аделаида шәһәрендә яши, ул – безнең җәмгыятьнең актив әгъзасы. 2017 елның маенда ул Өремчегә кайта, әмма энесе белән очрашырга рөхсәт итмиләр. Ул инде берничә ел Кытайга кабат бару нияте белән йөри, әмма аңа илгә керергә виза бирелми. Шәфкатьнең тагын бер абыйсы Татарстанда яши. Ул шулай ук 2017 елда Өремчегә бара. Әмма үзе дә чак кына төрмәгә эләкми кала. Аны тентиләр, сорау алалар. Google, Hotmail һәм YouTube сайтларын куллануда гаеплиләр. Ул кулга алынудан чак котылып калып Татарстанга кайта.

Австралия, АКШ һәм башка чит ил татарлары Кытайда яшәүче туганнары белән бүген аралаша алмый. Кулга алынган мөселманнар арасында Шәфкать Аббаси бердәнбер татар түгел. 2005 елда Кытайда яшәүче күп кенә татарлар Татарстанга укырга китте. Синҗан шәһәрендәге Кытай татарларының кулга алынуының һәм лагерьга ябылуының сәбәбе күп очракта – аларның Русиядә белем алулары. Хакимият фикеренчә, чит илдә укып кайткан студентлар "чит идеологияне" өйрәнеп, Кытайның коммунистик партиясен инкарь итәчәк.

Кытайның татар этник азчылыгы этник чистартуларга дучар булды. Милләттәшләребез ярдәмгә мохтаҗ. Синҗанның мәгълүмат базасына күрә, Шәфкать Аббасидан кала, корбаннар арасында тагын 8 татар кешесе бар. 2000 елда узган халыкара җанисәп саннарына караганда, Синҗанда 4895 татар яши. Соңгы арада барган кулга алулар, эзәрлекләүләр татарларның Кытай хакимияте тарафыннан корбан булуларын күрсәтә", дип языла хатта.

Кытайда авыр хәлдә калган милләттәшләренең хәлләренә борчылып, Австралия татар җәмгыяте әгъзалары Татарстан президентыннан БМО, башка халыкара оешмалар белән элемтәгә кереп, Шәфкать Аббаси мәсьәләсен чишәргә булышуын сорый.

"Хөрмәтле президент, Шәфкать Аббасины иреккә чыгару өчен Кытай хакимиятенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Милләттәшебез тоткынлыкта утырган дәвердә, аңа карата җәза кулланылмасын иде. Гаиләсе белән даими күрешү мөмкинлеген булдыруда, адвокат сайлау хокукын алуда сезнең ярдәм кирәк.

Дөнья татар конгрессыннан һәм Татарстанның дәүләт оешмаларыннан Синҗандагы эзәрлекләнгән татарларның тормышын җентекләп тикшерүләрен сорыйбыз. Дөреслекне бары тик шул чакта гына белеп булачак", диелә хатта.

Австралия татар җәмгыяте вәкилләре әйтүенчә, Синҗанда кулга алынып Кытай төрмәсенә эләгеп аннан чыгучылар да бар. Кимендә биш кеше чыгарылган, әмма аларны иректә дип санау авыр, бу кешеләр әле дә үз йортларында сак астында яши, дип белдерә Австралия татарлары.

Алар үзләре дә бу хакта ачыктан-ачык сөйләргә курка. Күпләрнең Кытайда туганнары яши, аларга зыян килер дип шүрли, Кытайга барыр өчен виза бирмәсләр дип уйлыйлар. Күбесе Синҗанда торып калган туганнары белән элемтә урнаштыру авыр, телефоннан сөйләшкәннәр барысы да тыңланыла, махсус өзелә, аннары тоташа алмыйча интегәбез дип зарлана. Телефон аша да гомуми хәлләр, һава торышы турында гына сөйләшергә туры килә, башка кешеләрнең хәлләрен сорашу күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин дип аңлата алар.

Австралия татарлары бу хатны июнь урталарында өч адреска юллаган, әлегә бернинди дә җавап юк. Азатлык Дөнья татар конгрессына шалтыратты, әмма җаваплы кешеләр белән элемтәгә керә алмады. Ринат Закиров та, аның урынбасары Данис Шакиров та телефонны алмады. Хатның язмышы әлегә билгесез.

  • Кытайдагы "тәрбия лагерьлары" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьларына" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
  • Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.
  • Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​
  • Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG