Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Татарстанның президент атамасын калдыру тәкъдимен кире какты


Татарстан депутатлары тәкъдим иткән 18 төзәтмәнең 13ен хупламадылар.

Бүген, 9 декабрьдә, Русия думасы утырышында төбәкләрдәге хакимият эше турындагы канун өлгесен икенче укылышта кабул итте. Татарстан депутатлары тәкъдим иткән президент вазифасын саклау төзәтмәсе кире кагылды.

Федераль канун өлгесен өзерләгән депутат Павел Крашенников төбәк җитәкчесе "башлык, яисә губернатор була ала, ләкин "президент" сүзен кулланырга ярамый", дип белдерде.

Икенче укылышта федераль канун өлгесен 332 депутат хуплап тавыш бирде, 87се каршы чыкты.

Татарстан депутатлары тәкъдим иткән 18 төзәтмәнең 13ен кире кактылар. Шул исәптән, Татарстанда президент атамасын калдыру тәкъдиме дә хупланмады. "Русия субъектларының җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары" турында канун өлгесенә икенче укылышта 418 төзәтмә тәкъдим ителгән, депутатлар шуларның 162сен генә хуплап тавыш бирде.

Моңа кадәр, Татарстан депутатлары үзләре әзерләгән төзәтмәләрне Русия думасында аерым карарга тәкъдим иткән иде. Шул максаттан Дәүләт шурасы дума депутаты Илдар Гыйлметдиновка республика парламенты исеменнән чыгыш ясау хокукы йөкләде. Русия думасы сессиясендә Татарстан депутатлары мондый тәкъдим белән чыкмады. Шул ук вакытта КПРФ вәкилләре бу мәсьәләне аерым карарга чакырды.

2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны мәҗбүр итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.

25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы тавыш бирде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстанның бу адымына карата "Бу фикерләрнең берсе генә, эш барышында ул да искә алыныр", дип белдерде. 25 ноябрьдә республика парламенты 18 төзәтмә тәкъдим итте. Әлеге канунны депутатлар Русия Конституциясенә, дәүләтнең федератив демократик төзелешенә каршы килә дип белдерде.

Депутат Николай Рыбушкин Русия Конституцион мәхкәмәсенә әзерләнергә чакырды.

Бүген Русия төбәкләре арасында Рөстәм Миңнеханов кына президент атамасын йөртә. 2020 елда ул әлеге вазифага сайланды. Әлеге федераль канун өлгесе быелның декабрендә кабул ителергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG