Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) Учалыдагы районара күзәтү эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлекчәсе җитәкчесе урынбасарына карата җинаять эшенең гаепләү нәтиҗәсен республика прокуратурасы раслаган. 37 яшьлек Фәрхәт Абдуллинны үз эшенә салкын карауда гаеплиләр, бу Әбҗәлил районының Ишбулды авылындагы картлар йортында янгын чыгуга китергән диелә, анда 11 кеше үлгән иде. Әлеге маддә нигезендә Абдуллинга җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Ишбулды авылындагы янгын 2020 елның 15 декабрендә чыкты. Йорт тулысынча янып бетте. Картлар йорты хезмәткәре янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, үзе уянганнан соң бинадагыларны уятып, өч кешене тәрәзә аша чыгарышкан һәм үзе дә котылып калырга өлгергән диелде.
Башкортстанның тикшерү комитеты ачыклавынча, Абдуллин пансионатта янгын куркынычсызлыгы бозылуын белгән, әмма бернинди чаралар күрмәгән.
"Картлар йортында янгынга каршы иминлек системы, эвакуация чыгышлары булмаган, электр чыбыкларын изоляцияләүдә җитешсезлекләр һәм җылытучы электр җиһазларын куллануда хилафлыклар булган дип искәрткәннәр тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.
Картлар йортына бер ел дәвамында тикшерү уздырылмавын белгән хәлдә дә урынбасар планнан тыш тикшерүне оештырмаган һәм бу җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсен бирмәгән, югыйсә, вазифасына күрә, аның моңа хакы булган диелә.
Прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җинаять эшенең гаепләү нәтиҗәсе расланган, эш мәхкәмәгә карауга җибәреләчәк.
Алданрак фаҗига уңаеннан хосусый картлар йорты мөдире Рәсимә Маһияновага өч ел колония хөкеме чыгарылган иде.
44 яшьлек Маһияновага шулай ук ике ел дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнү тыелды. Мөдирне ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтүдә гаепле дип таныдылар. Мәхкәмә мәгълүматынча, Рәсимә Маһиянова Әбҗәлил районы Ишбулды авылында үзенең агачтан төзелгән торак йортында картлар һәм инвалидлар өчен пансионат оештырган, әмма янгын иминлеге таләпләре үтәлмәгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!