Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә үсмерләргә коронавирустан вакцинаны 2021 ел ахырына кадәр ясый башлаячаклар

Вакцина ике дозадан тора, алар 21 көн аралык белән ясала.

12-17 яшьтәге үсмерләрне коронавирустан вакциналау бу ел ахырына кадәр башланачак, дип белдерде Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

"Ел ахырына кадәр Русия күләмендә үсмерләр арасында вакцинаның беренче дозасын ясый башлыйбыз", дигән министр Пермьгә эш сәфәре вакытында, ТАССның бу хактагы соравына җавап биреп.

24 ноябрьдә Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан 12-17 яшьлек үсмерләр өчен "Спутник М"вакцинасын теркәгән иде.

Вакцина ике дозадан тора, алар 21 көн аралык белән ясала. 15 яшькә кадәрге балигъ булмаган балаларны вакциналауга ата-аналарының яки кануни вәкилләренең ризалыгы кирәк булачак. Әгәр үсмер 15 яшьтән өлкәнрәк булса, вакцинаны үз ризалыгы белән генә дә ясата алачак.

Бу елның ахырына кадәр кулланылышка кертү өчен "Спутник М" вакцинасының 150 мең дозасын чыгарырга ниятлиләр.

Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко балалар өчен әзерләнүче вакцина тикшеренүләренең төгәлләнеп килүен хәбәр иткән иде. Балалар өчен вакцина зурларныкы нигезендә эшләнгән, әмма анда вируслар дозасын киметкәннәр.

Үсмерләр вакцинасын сынауның өченче этабы ноябрь башында башланган иде. Клиник тикшеренүләр вакытында Мәскәүдә 400 балага вакцинаның беренче дозасы ясалды. Барлыгы 700 үсмер вакцина ясату өчен кирәкле тикшерүләрне үтте. Тулаем алганда тикшеренүләрдә 3 мең бала катнашачак диелде.

Шул ук вакытта Курски дәүләт медицина университетының җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Владимир Тимошилов балаларны вакциналау 2022 елдан да иртәрәк башланмаска тиеш дип саный. "Балаларга вакцина ясата башлау вакцина ясатканнарны берничә ай булса да күзәтергә кирәк", ди Тимошилов.

Пандемия чикләүләре һәм кеше хокуклары арасында баланс табып буламы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:14 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG