Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татар хатын-кызлары 2022 ел календарен чыгарды


2022 елга "Ханым" татар календаре
2022 елга "Ханым" татар календаре

Европа, Канада һәм Татарстанда яшәүче татар хатын-кызларының "Ханым" берлеге 2022 ел өчен яңа милли фотокалендарь чыгарды.

2018 елда оешкан берлек мондый календарьләрне инде өченче ел рәттән әзерли һәм дөньяның төрле илләрендәге татарларга, чит илдәге башка милләт оешмаларына, мэрияләргә һәм төрки телләрне өйрәнүче университетларга җибәрә.

Беренче календарь (2020) – татар бизәкләренә, икенчесе (2021) – татар милли киеменә, 2022 ел өчен әзерләнгәне – гаилә традицияләренә багышланган.

Быелгы календарь концепциясе – миллилек һәм экология. Традицион фотокомпозиция үзәгендә – кул астындагы материаллар белән иҗат ителгән панно һәм шул паннодагы бизәкләрне чагылдыручы милли кием кигән модель. Яңа дивар календаренең һәр битендә – яңа ай, һәм ай саен – яңа ил. Ай исемнәренең, календарь проекты традициясенә ярашлы, иске атамалары язылган, быелгы календарьдә хәтта айларның заманча атамалары да юк. Милли бизәк төшерелгән паннодан тыш, ай саен фотодагы модельнең гаилә гадәтләре турындагы истәлекләре урын алган. Башка еллардан аермалы буларак, быел текстлар кирилл имласында язылган татар телендә генә, текстның татарча аудиосын һәм инглизчә вариантын махсус QR-код аша тыңларга була. Тагын бер QR-тамга аша һәр айның махсус музыкаль композициясен тыңлап була.

2022 елга "Ханым" татар календаре
2022 елга "Ханым" татар календаре
2022 елга әзерләнгән "Ханым" календарен иҗат итү өчен төрле илләрдән төрле милләттәге кешеләр җәлеп ителгән. Оештыручылар әйтүенчә, ел дәвамында календарьне әзерләүдә Европа һәм Канадада яшәүче алтмыштан артык кеше катнашкан. Һәр ай өчен панно чигүче, кием дизайнеры, модель буларак фотога төшүче һәм музыкантлардан торган аерым төркемнәр җыелган.

Татар хатын-кызларының "Ханым" берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова әйтүенчә, берлек туган якларыннан, тарихи ватаннарыннан ерактагы татарлар өчен оештырылган. Берлек проектларын тормышка ашыру дәвамында төрле илләрдәге ханымнар үзара таныша, бер-берен илһамландыра.

Яңа календарьне китап яки фотоальбом дип тасвирларга була. Календарьнең төп бизәге булган милли паннолар – проектта катнашучы ханымнарның үз куллары белән чиккән, бәйләгән, буяган кул эшләре. Кемдер тукымага акрил буяу белән бизәк төшерсә, кемдер сәйләннәр белән бизәгән. Кул эшләре арасында буяулы ефәк сөлгеләр дә, күн мозаика да бар. Календарь проектын әзерли башлар алдыннан катнашучылар өчен Казанда яшәүче чигү остасы Нурислам Сираҗи һәм рәссам Наилә Галәвиева катнашында онлайн остаханәләр уздырылган. Кайбер ханымнар өчен бу бөтенләй беренче тәҗрибә.

2022 елга "Ханым" татар календаренең кереш бите
2022 елга "Ханым" татар календаренең кереш бите

"Ханым" эшчәнлеге максатларының тагын берсе – татар мәдәниятен Европаның күпмилләтле аудиториясенә таныту. Оешманың очрашулары һәм проектлары да гадәттә ике-өч телдә алып барыла. Гөлнур ханым аңлатуынча, яңа календарь эчтәлеге белән кызыксынучы чит телле кешеләр аның инглизчәгә тәрҗемәсен тыңлый алалар. Текстның татар һәм инглиз телләрендәге аудиоформатын музыкант, блогер Булат Шәйми укый. Булат яңа фотокалендарь модельләренең берсе дә. Сүз уңаеннан, бу календарьдә ханымнар белән беррәттән ирләр дә модель буларак катнаша – әлеге исемлектә Германиядә яшәүче Уфа татары, блогер Камил Сафин һәм Гөлнур Даутованың ире, милләте белән алман Магнус әфәнде дә бар.

Календарьне әзерләү эшенә консультантлар буларак Татарстанның халык рәссамы Наилә Кумысникова һәм стилист Солтан Салиев чакырылган. Алар проектта катнашучы панно һәм милли киемне уртак композициягә килештерергә ярдәм иткән.

"Көянтәле кыз" панносы, Гүзәл Дәүләтшина (Чехия)
"Көянтәле кыз" панносы, Гүзәл Дәүләтшина (Чехия)

Гомумән, календарьгә күп көч һәм вакыт кергән. Остазлардан, консультантлардан, тәрҗемәчедән һәм кураторлардан тыш, календарьнең бер битен, ягъни һәрбер ай өчен дә катнашучы илдән тулы бер такым көч куя – рәссам (панно авторы), кием дизайнеры, фотомодель, фотограф, музыкаль төркем. Кайбер панно авторлары үзләре дә модель буларак катнаша.

Апрель аен бизәүче Талия Хафиз, мәсәлән, фотодагы панноны үзе иҗат итә, бу айның музыкаль өстәмәсенең авторы да Талия үзе. Азатлык проектта инде икенче ел рәттән катнашучы җырчы һәм модель Талия Хафиз һәм яшь музыкант Dusal белән календарьнең апрель ае өчен махсус иҗат ителгән яңа җыр һәм Талия әзерләгән милли панно турында сөйләште.

Талия Хафиз
Талия Хафиз

Талия – Berklee College of Music көллиятенең чыгарылыш укучысы, Symphonic Ballads жанрына һәм TaFra билингваль проектына нигез салучы, режиссер һәм этномузыка белгече. Ул француз, инглиз, рус һәм татар телләрендә җырлый, көйләр яза. "Ханым" календаре проектына катнашу өчен Талия хезмәттәше, милләте белән инглиз кешесе Уилл Һаррисонны да чакырган.

Хәзерге вакытта Талия Дарем университетының этномузыка бүлегендә татар музыкасын өйрәнә.

— Мин безнең озын көйләр турында документаль фильм төшердем, диссертациям дә мелизматика (моң) турында. Фәнни җитәкчем һинд музыкасы белгече, гомумән, анда татар музыкасын өйрәнүче дә юк. Мин дә башта һинд музыкасын өйрәнергә теләгән идем, әмма ул татар музыкасын киңәш итте, - ди Талия.

Уилл Һаррисон татар музыкасы белән ничек кызыксынып китүен сөйләде.

Уилл Һаррисон
Уилл Һаррисон

— Талиянең француз телендәге беренче альбомы чыккач, мин үзем аңа хезмәттәшлек тәкъдим итеп яздым. Мин симфоник музыка стилендә иҗат итәм, Талиянең тавышы исә симфоник музыка белән гармоник рәвештә яңгырый, һәм без алга таба берничә уртак проект башлап җибәрдек, хәзер яңа җырлар әзерлибез. Минем музыкаль стилем – классик музыка, пианист һәм композитор буларак, мин классика белән эшлим. Безнең Талия белән уртак музыкага эмоцияләр Талиядән килә. Башка милләт музыкасы белән эшләү минем шәхси горизонтларымны киңәйтә, рухи яктан баета, бөтен дөнья белән сөйләшергә ярдәм итә. Минем магистр эшем дә Чайковский музыкасына багышланган иде. Беренче тапкыр татар музыкасы белән очрашканда, ул миңа бик шәркый булып тоелды, ул үзенә Көнчыгыштан да, Көнбатыштан да төсмерләр җыйган кебек, - ди Һаррисон.

Талия Хафиз календарь өчен французча-татарча махсус яңа җыр язган.

2022 ел календаре өчен махсус язылган французча-татарча яңа җыр өстәлде
— "Ханым" проектында без инде икенче ел рәттән катнашабыз. Бер ел элек миңа Facebook аша Гөлнур ханым язды – ул минем бер җырымны ишеткән булган, "Ханым" календарен әзерләүдә катнашырга чакырды. Без шалтыратышып сөйләштек, бик тиз уртак тел таптык, мин ул вакытта календарь өчен махсус "Аллаһ" җырын яздым – ул француз, инглиз, татар телендә. Быел минем фәнни эш тә татар гореф-гадәтләренә, аларны нәселдән нәселгә тапшыруга багышланган иде, аның иҗади өлеше буларак, 2022 ел календаре өчен махсус язылган французча-татарча яңа җыр өстәлде. Симфоник аранжировка – тулысынча Уилл эше. Без гадәттә аның белән идеялар алышабыз, ул мин иҗат иткән музыкага симфоник аранжировка ясау ягын уйлый – без шундый тандемда эшлибез.

Календарь өчен язылган җыр:

Панно белән дә кызык чыкты – мин балачактан ук батик белән шөгыльләнергә ярата идем, бу минем шуннан бирле сакланган эшем. Югыйсә, панноны безнең ай өчен башка кеше ясарга тиеш иде, әмма нидер барып чыкмады бугай, Гөлнур ханым үзеңнең шундый кул эшләрең юкмы дип сорады. Минем картина календарьгә туры килерме икән дип уйладым, әмма ул музыка белән килешә иде, шуңа күрә үз эшемне тәкъдим иттем. Мине Евгения Платонова исемле фотограф кыз төшерде – ул бик кызыклы шәхес, 300 сумлык фотосессияләрдән башлап, Парижга барып төшерелүче фотосессияләргә кадәр барып җиткән кеше, - ди Талия.

Календарьнең тышлыгын Нәзилә Нәгыймова (Германия) һәм аның "Саимә иртәсе" киезе бизи. Ә календарь өчен әзерләнгән махсус электрон плейлистны "Ханым"ның YouTube каналында тыңларга була.

Календарь әзерләүдә катнашучылар географиясе:

  • Кырлач (гыйнвар) – Канада
  • Акман (февраль) – Германия
  • Бушай (март) – Британия
  • Яңарыш (апрель) – Франция
  • Сабан (май) – Германия
  • Черешмә (июнь) – Италия
  • Печән (июль) – Германия
  • Урак (август) – Чехия
  • Ындыр (сентябрь) – Маҗарстан
  • Билек (октябрь) – Нидерланд
  • Каракөз (ноябрь) – Татарстан
  • Керәү (декабрь) – Германия

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG