Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ханым" календаре: "Европада яшәүче татар хатыннары көчлерәк"


Гөлнур Даутова һәм фотограф
Гөлнур Даутова һәм фотограф

Европа татар хатын-кызлары милли календарь проекты тәкъдим итте. Календарьнең һәр битендә татар бизәкле образларда ханымнар "кем мин?" дигән сорауга җавап эзли. Проектка фотога төшергән көнне "Ханым" оешмасы татар киеме көне дип игълан итте.

Европа татар хатын-кызларын берләштерүче "Ханым" оешмасы 2021 елга милли календарь әзерләде. Ул милли киемгә багышлана. Һәр айны бер хатын-кыз тәкъдим итә. Проектның беренче этабында ханымнар татар халык киеме элементлары кергән образлар әзерләгән. Кемдер истәлек итеп саклаган милли бизәнгечләрне, кемдер милли дизайнерлар һәм осталар хезмәтен кулланган, үз куллары белән чигәргә алынучылар да табылган. Нәтиҗәдә, татар ханымының милли йөзен ассызыклаучы көндәлек һәм бәйрәмчә образлар булдырылган.

Әзерлекнең икенче этабында Европаның төрле илләрендә яшәүче татар хатын-кызлары "кем мин?" соравына җавап эзләп табарга, үз шәхесләрен бер сүз белән тасвирларга һәм укучы белән үз фикерләрен уртаклашырга тиеш була.

Германиянең Франкфурт шәһәрендә узган профессиональ фотосессия барышында фотограф һәм стилист ярдәме белән ханымнар әзерләгән образларның үзенчәлекләре заманча шәһәр урамнарында – банк, опера театры, ратуша биналары каршында ачыла. Календарьдагы һәр ай аерым бер образга багышлана, шулай ук ай саен татар халык киеме элементлары турында хикәя һәм заманча милли музыкаль әсәргә сылтама (qr-код) урнаштырылган.

Календарьның апрель ае күренеше
Календарьның апрель ае күренеше

Проектта Чехия, Германия, Италиядән 14 ханым катнашкан, проектта катнашырга килешкән катнашучыларның күбесе - Мәскәү, Казан, Австрия, Британия кызлары пандемия чикләүләре сәбәпле килә алмаган.

Моннан тыш, "Ханым" оешмасы 27 сентябрьне — календарьны төшергән көнне — татар киеме көне итеп игълан итте. Ел саен бу көнне ханымнар дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларны һәм татар мәдәниятен яратучыларны милли кием яки аксессуар киеп билгеләп үтәргә чакыра.

Календарь Европадагы халыкара оешмаларга, төрки милли үзәкләргә таратылачак. Шуңа күрә календарь ике телдә - татар һәм инглиз телләрендә, латин имласында. Кирилл әлифбасындагы басманы алырга теләүчеләр өчен махсус кушымта әзерләнгән. "Инглиз теле - Европада төп мәгълүмат алышу теле, ә татарча латин әлифбасы аша без европалыларга татарларның да латин графикасын куллануын, безнең телнең ничек яңгыравын җиткерергә телибез. Латиница безне Үзәк Азия, Төркия халыклары өчен аңлаешлы итә", ди проект авторы, "Ханым" оешмасы җитәкчесе Гөлнур Даутова. Аның белән Азатлык әлеге календарьны әзерләү, пандемия чорында хатын-кызларны туплау, проектның максатлары турында сөйләште.

— Гөлнур ханым, кем өчен чыгардыгыз бу календарьны? Кемнәрдән хуплау, җавап көтәсез, кемнәргә күрсәтергә телисез?

Гөлнур Даутова
Гөлнур Даутова

— Беренче чиратта, календарь үзебез өчен, Европада яшәүче татар ханымнары өчен. Уфа, Казан, Татарстан һәм Башкортстан өчен түгел ул, анда болай да татар мәдәнияте турында мәгълүмат җитәрлек. Озак еллар Европада яшәүче ханымнар үзләренең кем икәне, балаларына нинди мирас калдырулары турында уйлансын иде дип ясадык моны. Шулай ук халыкара оешмалардан берәр фикер яхшы булыр иде, тюркологияне өйрәнүче халыкара уку йортларына да җибәрәчәкбез календарьны. Студентлар Европада татар мәдәниятен хатын-кызлар саклаганын күрәчәк, өстәмә мәгълүмат кирәк булса, алар үз илләрендә кая мөрәҗәгать итәсен белә. Бу бер. Икенче яктан, календарьның һәр битендә — татар хатыны язмышы. Бер сүз белән татар ханымы үзенең кем икәнен сурәтләгән. Без барыбыз да бик төрле, шул ук вакытта безне шундый бай мәдәният һәм телебез берләштерә. Минем өчен ул бер ел календары генә түгел, ул китап. Кат-кат кулыңа алып укый торган китап.

— Нинди акчага чыгардыгыз бу календарьне? Гомумән, проектларга акчаны кайдан аласыз?

— Хәйриячеләр һәм шәхси гонорарлар.

— Кызлар, дип сөйлисез. Ничә илдә ничә кеше турында сүз бара?

— 10 кешелек актив шура бар. Төрле проектларда 30лап ханым катнашты, Европадагы төрле илләрдән һәм шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан кушылучылар бар. Болай мин йөзләгән татар ханымы белән элемтәдә.

— Календарьны башлап эшләп бетерү, фотосессияләр, текстларын әзерләү пандемиянең иң кызган чорына туры килгән. Бер дә депрессиягә бирелгән ханымнар юкмы әллә арагызда? Бу пандемия аеруча хатын-кызларга авыр булды диләр бит?

— Киресенчә, бу проект барыбызга да терапия булды. Без бер-беребезне ул пандемия кәефләреннән өстерәп тартып чыгара бардык. Җылы сүз, бер шалтырату, zoom аша сөйләшүләр — катнашкан бөтен кызлар өчен болар барысы да уңай гына булды. Минем депрессиягә вакытым булмады, киресенчә, илһам, мотивация, ханымнарның үз-үзләрен бәяләве үсә барды. һәр катнашучы кызның фикере бу, минеке генә түгел. Негативка вакытыбыз булмады. Кызларыбыз арасында эшсез калучылар, кечкенә балалар белән өйдә утыручылар бар. Аларга шулай рухи яктан ярдәм итү дә минем максат иде, аның социаль ягы да бар.

— Календарь турында беренче тапкыр сөйләшүдән башлап аны бастыруга кадәр күпме вакыт узды?

— Проект тугыз ай да алты төн дәвам итте (көлә). Махсус шулай оештырмадык аны, шулай килеп чыкты. Хәзер уйлап утырам, очраклы хәл түгелдер бу, хатын-кыз авырга калып, бала яралганнан соң аны кабул итеп дөньяга тудырырга әзерләнер өчен дә нәкъ шулай ук тугыз ай кирәк бит. Эмоциональ яктан үсеш, аны аңлау, үзгәрер өчен шуның кадәр вакыт кирәк булган. Бу айларда без нәрсә генә кичермәдек. Әйткәнемчә, кемдер эшсез калды, кемдер Франкфуртка (календарьның иң зур өлеше шунда төшерелде) килер урынына Казанга очарга мәҗбүр булды, кемдер авырды, кемдер терелде, кемдер елады, кемдер көлде. Ләкин календарь дөньяга чыкты һәм кулына яңа туган баласын алган ана кебек безнең бөтен авырлыклар артта калды, шулкадәр куанабыз.

—Календарьда музыка да тыңлап була. Сәер яңгырый, ләкин бу чынлап та шулай. Сез аларны ничек сайладыгыз?

—Һәр биттә һәр хатын-кызның үзе яраткан җыры урнашкан, аны телефондагы QR код әсбабы белән тыңлап була. Бу да зур яңалык, кайбер башкаручылар үз җырларын календарь өчен махсус яңадан яздырып бирде, без аларга бик рәхмәтле. Календарь аша аларның иҗатын бөтен дөньяга танытуга үз өлешебезне кертә алуыбыз белән без дә горурланабыз.

—Календарьда Татарстанда һәм татар дөньясында шактый танылган дизайнерларының киемнәре бар, ләкин аларның исемнәрен атамагансыз. Моның сәбәбе бармы?

Татарстаннан ярдәм булмасмы дигән идек, булмады.

— Әйе, сәбәбе бар. Бу киемнәр һәм аксессуарлар кызлар һәм ханымнарның шәхси коллекцияләреннән. Алар аны үз акчаларына сатып алган. Проектны башлар алдыннан Татарстаннан нинди дә булса ярдәм булмасмы дип уйлаган идек, ләкин ярдәм булмады. Бу безгә эшебез белән тагын да ныграк горурланырга һәм ләззәт алуга сәбәп булды, чөнки гомердә дә чигеп карамаган кызлар үзләренә калфак чигеп киде, борынгы орнаментларны өйрәнеп аларны заманчалаштырып бизәнү әйберләре ясады. Бу безнең календарьның чын кыйммәте.

— Календарь – "Ханым" оешмасы җимеше. Германиядә сез, татар ханымнары инде күптән бер-берегезне беләсез, ярдәмләшеп, дус булып яшисез. "Ханым" оешмасын күптән түгел генә теркәгәнсез. Рәсми теркәлү нәрсә бирде сезгә?

— Әйе, оешмабыз теркәлгәнгә ике ел булды. Аңарчы без бик озак еллар таныш идек, кунакка йөрештек, җыелышып чәйләр эчтек. Нигә хәзер теркәлергә булдыкмы? Бу безгә башка милли оешмалар белән хезмәттәшлек итәр өчен кирәк булды. Үз сәхифәбезне булдырдык, соцчелтәрләргә оешма буларак чыктык, кирәк кешегә безне табу җиңел булсын өчен. Кемдер безгә проектларны үстерергә ярдәм итәргә тели икән — хәзер алар да безне җиңел генә таба ала.

— Сезнең арада һөнәри яктан да үз тормышларын оештырган хатын-кызлар бар — юристлар, табиблар, икътисадчылар, миграция белгечләре. Шушы елларда хатын-кызларга һәм аларның гаиләләренә нинди конкрет ярдәм күрсәттегез? истә калган очраклар бармы?

— Әйе, юридик ярдәм, социаль ярдәм булды. Кемгәдер рәсми оешмаларга хатлар язарга булыштык. Ләкин иң күп мөрәҗәгать итүчеләр — хокукларын белмәгән кешеләр. Гаиләдәге хокуклары, эштә хокукларын белмиләр. Эш килешүләрен тикшерүне сорыйлар.

— Бу сорауны да бирәсем килә, сез гел "Европадагы татар хатын-кызлары" дисез. Алар Татарстан белән Башкортстандагы татар хатыннарыннан аерыламы?

Хатын-кызлар өчен монда яңа тормыш башлау бик авыр

— Бик аерыла. Монда яшәр өчен, кеше булыр өчен көчле булырга кирәк. Монда җаваплылык, бигрәк эш урынында дисциплина, тәртип таләп ителә. Елап утыруларны өйдә калдырасың, ярый әле анда еларга кешең булса. Без монда туган-тумачалык белән үсмибез, безгә бары тик үзебез һәм гаиләбез генә терәк. Дәү әнигә балаларны калдырдым да эшкә киттем дигән әйбер дә юк. Мин балаларны үстерә-үстерә укып диплом алдым, эшләдем, менә бу проектларны да без балалар янында эшлибез. Болар барысы да нык арытса да, өстәмә энергия бирә, кемгәдер салынып ятарга мөмкинлек калдырмый. Көчне тагын каян алабыз? Шулай үзебез кебек ханымнар белән аралашудан. Хәзерге Русиядәге хатын-кызларны белмим, мин күптән Германиядә яшим. Чагыштырасым да килми. Мин үзебез өчен генә сөйли алам. Монда Русиядән килгәндә син берни белмисең, анда өйрәнгән телләрең, алган белемең бик аз булачагын аңлап килергә кирәк, анысы хәзер дә шулай. Хатын-кызлар өчен монда яңа тормыш башлау бик авыр. Германиядә кешеләрне дәрәҗәләп бүлмиләр, кеше ул дәрәҗәләргә үзе ирешә. Иң мөһиме монда – кешенең тормышы. Үзеңне хөрмәт итү, үз хезмәтеңне хөрмәт итү. Шуннан да мөһимрәк әйберләр юк монда. Миңа безнең календарьдан цитат бик ошый – "тырышкан табар, ташка кадар кадар". Менә бу безнең турыда.

XS
SM
MD
LG