Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт календарьлары: олылар өчен дә, балалар өчен дә


Башкортстан татарлары календаре
Башкортстан татарлары календаре

Күптән түгел Азатлык Европа татар хатын-кызларының "Ханым" оешмасы әзерләгән милли календарь турында язган иде. Бүген тагын берничә татар-башкорт календаре белән таныштырабыз.

Башкортстан татарларының 2021 елга өстәл календаре чыкты. Яшел төстә, милли бизәкләр белән бизәлгән календарь тышлыгында Уфа "Нур" татар дәүләт театры алдындагы мәйдан, Тукайга һәйкәл ачылган көн сурәте бирелгән. Эчтәлегенә килгәндә, иң башта миллилеккә игътибар итәсең. Биредә мөселман бәйрәмнәреннән тыш, Башкортстан һәм Татарстан республикасы көннәре, татарларның Хәтер көне, 18 май – кырымтатарларның матәм көне дә бирелгән.

Календарьда Уфа "Нур" татар дәүләт театры һәм Туймазы татар дәүләт театры, югары уку йортларындагы татар бүлекләре, республикада чыгучы татар гәзитләре һәм журналлары, радио һәм телевидениедәге татар каналлары һәм програмнары, татар китабы, татар милли оешмалары турында мәгълүмат бар. Бу мәгълүмат календарьның аерым бер битенә дә, шулай ук календарьның буеннан буена ул даталарга бәйле бирелгән. Мәсәлән, 1991 елның 12 июле –республика татар яшьләренең "Өмет" гәзите нәшер ителә башлаган көн. Гәзит чыга башлауга 30 ел тулуын беләсең.

Календарьда күренекле шәхесләрнең юбилейлары һәм туган көннәре дә күрсәтелгән. Галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, артистлар, рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре, милли оешма җитәкчеләренең туган көннәре белән танышырга мөмкин. Ике тапкыр Совет берлеге батыры Муса Гәрәев, рейхстагка байрак кадаган милләттәшебез Гази Заһитов, Чехословакия батыры Даян Мурзин турында да мәгълүмат бирелгән. Татар оешмалары җитәкчеләренең туган көннәре дә күрсәтелгән.

Март ае бите
Март ае бите

Гомер буе нәшерлек белән шөгыльләнгән, башкортча дивар календаре төзүчеләрнең берсе Динә Морзакаева Азатлыкка әйтүенчә, быел беренче татар календаре чыгуга 180 ел тула.

"Татар телендә тәүге календарьны Татарстанның Арча районы Яңа Кишет авылында туып-үскән мәгърифәтче, тәрҗемәче Рәхмәтулла бине Имәнколый бине Нурсәед әл-Кишети (Рәхмәтулла Әмирханов) "Горрәнәмә" исеме белән 1841 елда Казан университеты басмаханәсендә бастыра. Ягъни быел беренче татар календаре чыгуга 180 ел тула. Аннан соң "Горрәлек", "Тәкъвиннамә", "Салнамә" исеме белән календарьлар нәшер ителә. 1870 елларда Каюм Насыйри, беренче мәртәбә календарь сүзен кулланып, 24 өстәл календаре чыгара. 1890 елларда диварга эленә торган айлык, атналык календарьлар нәшер ителә. ХХ йөздә кесәдә йөртелә һәм ертып алына торган календарьлар барлыкка килә. 1990нчы еллардан татар мөселман өстәл календарьларын төзү һәм бастырып чыгару җайга салына. Башкортстан татарларының беренче календаре китап рәвешендә 2001 елда чыккан иде.

2001 елда чыккан календарь
2001 елда чыккан календарь

Анда һәр көн аерым бирелеп, халкыбыз, шәхесләребез, мөһим вакыйгалар турында мәгълүматлар ярыйсы гына тәфсилләп бирелгән иде. Ул беренче һәм соңгы шундый календарь булды. Диварга элә торган еллык календарьлар чыкканы булды. Аеруча Уфада узган татар кызларының халыкара матурлык бәйгесендә катнашучыларның фотолары һәм татар шагыйрьләренең дүртьюллыклары белән 2018 елда чыккан календарь истә калган. Ә менә Башкортстан татарларының аерым гына өстәл календаре чыкканы булмады. Бу – беренчесе", ди Динә ханым.

Морзакаева бу календарьга күп кенә яңа шәхесләр турында мәгълүмат тупланганын һәм аның отышлы килеп чыкканын әйтә.

"Өстәлгә куеп, сокланып утырырлык, карарлык, һәр датасын барларлык бу календарь тышлыгында "Нур" театры каршында бар милләтне берләштергән Тукай һәйкәле ачылу тантанасы бирелгән. Бу рәсемне бирү үзе үк календарьның нигезен билгеләп тора. Шунысы да сөенечле – календарьның эчендә дә татар халкының ислам динендә булуы ассызыклана, иң күркәм мөселман даталары күрсәтелгән. Шулай ук республикага, Уфага, яшәешебезгә кагылышлы мөһим даталар чагылыш тапкан. Әлбәттә, календарьның төп эчтәлеген милләтебезнең күренекле шәхесләребезнең туган көннәре били. Монда юбилярлар да, шулай ук юбилее булмаган кешеләрнең дә туган көннәре күрсәтелгән. Моңа кадәр башка календарьларда телгә алынмаган яңа шәхесләрнең, яшьләребезнең килеп керүе дә куанычлы. Чөнки заман үзгәрә, яңа шәхесләр килә, шулар да бик матур итеп күрсәтелгән. Календарь уңай тәэсир калдыра. Бизәлеше дә матур, эчтәлеге дә", ди ул.

Заһир Хәкимов календарь белән таныштыра
Заһир Хәкимов календарь белән таныштыра

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов әлеге календарьны чыгарганчы башка төбәкләрдәге шундый басмалар белән танышып чыгуын әйтә.

"Кулга Самар татарларының 2019 елга өстәл календаре килеп керде. Ул урысча истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре булып чыккан. Аерым битләрдә Самарадагы татар оешмалары турында белешмә бирелгән. Анда "Туган тел", милли-мәдәни мохтәрият, "Яшьлек", "Дуслык", диния нәзарәте кебек дини һәм милли оешмалар кергән, аларның адреслары һәм телефоннары да күрсәтелгән.

Самарада ни өчен татарча чыгармаганнардыр, белмим, без моңа юл куя алмыйбыз. Бездә татарча укый, яза, аралаша торган халык күп. Алар кебек һәр мәчетне дә биреп булмый, алар бездә йөзләрчә. Ә менә милли оешмалар турында белешмә өлеше ошады һәм үзебездә дә кулландык", диде ул.

Башкортстан татарлары календаренең бер бите
Башкортстан татарлары календаренең бер бите

Хәкимов сүзләренчә, кечкенә генә календарьга барысын да сыйдырып булмый.

"Иң башта миллилек – биредә иң зур татар оешмалары турында белешмә бирелгән. Оешма җитәкчеләренең туган көннәре күрсәтелгән. Татар мәдәнияте, фәне, матбугаты. Кыскасы, татар үзәкләре турында белешмәләр. Язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, рәссамнар, милләткә ярдәм күрсәткән эшкуарлар. Миллионнан артык татар яшәгән республикада кечкенә генә календарьга барысын да кертеп бетереп булмый. Шуңа керми калганнардан дәгъва белдерүчеләр дә булды. Календарь Татарстан республикасы хөкүмәте грантына нәшер ителде. Аларга зур рәхмәт", диде ул.

Алты ел дәвамында (2014-2019) Татар дивар календаре чыгарып килгән татар дизайнерлары Айдар һәм Ләйсән Мәрдәншиннар быел Башкорт календаре чыгарды. Башкорт календарендә ай атамалары башкортча бирелгән, ул Башкортстанда яшәүче рәссам ясаган сурәтләр белән бизәлгән, республикада бәйрәм ителә торган көннәр дә күрсәтелгән.

Мәрдәншиннар чыгарган башкорт календаре
Мәрдәншиннар чыгарган башкорт календаре

Mardesign этник дизайны студиясенә нигез салучы Айдар Мәрдәншин Азатлыкка Татарстанда мондый әйберләр хәзер бик күбәйде, артыгы белән чыгарыла, ә Башкортстанда милли мәдәниятне популярлаштыруга республика җитәкчелеге кызыксыну уята дип сөйләде.

"Татар календарен без алты ел дәвамында чыгарып килдек. Шул рәвешле, без үзебез продукт та чыгардык, үзебез үк аңа ихтыяҗ та тудырдык, аны үзебез тәкъдим дә иттек. Ләкин ул һәрвакыт социаль проект булды, милли мәдәнияткә ярдәм күрсәтү өчен башкарылды – безнең Татар календарьлары барысы да билгеле бер темага багышланган иде. Мәсәлән, 2014 һәм 2015 елларда без татар дизайнерлары һәм рәссамнары эшләрен берләштердек, 2017 ел календаре татар ашларына багышланды, 2018 елда Сабантуйны күрсәттек.

Быел миңа күпчелек вакытымны Башкортстанда уздырырга туры килде, безнең Башкортстан һәм Уфа белән бәйле проектларыбыз күбрәк булды. Без Октябрьски шәһәрендә яшәүче рәссам Гөлнара Фәләхова белән күптәннән аралашабыз, дусларбыз, ул башкорт мәдәниятен яхшы белә, гәрчә үзе татар кызы булса да, аның соңгы эшләре барысы да башкорт темасына багышланган. Быел күп вакытыбызны Башкортстанга багышлагач, без Башкорт календаре чыгарырга булдык. Җитмәсә, татарларда кебек үк, башкортларның да үз ай атамалары бар, алар күптәннән кулланылмый, ләкин башкорт районнарындагы ераграк авылларда аларны әле һаман хәтерлиләр" дип сөйләде Айдар Мәрдәншин.

Мәрдәншиннар чыгарган календарь
Мәрдәншиннар чыгарган календарь

Дизайнер сүзләренчә, календарне чыгарырга акчаны Башкортстан Республикасы башлыгы идарәсе биргән, "Торатау" конгресс-холлы һәм башка спонсорлар аша да табылган.

"Календарь башкорт мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән, аның максаты – этник, милли дизайнга ярдәм күрсәтү" ди ул.

Айдар сүзләренчә, бүгенге заманда календарьлар элеккеге кебек көнкүрештә бик кирәкле әйбер түгел, ул һәр өйдә булмаска да мөмкин.

"Бездән хәзерге вакытта нинди төр календарьлар иң киң таралган дип сорасалар, без телефонда куелганы дип җавап бирәбез. Калган календарьлар хәзер инде сувенир, йә өйне бизәүче әйбер кебек кенә кулланыла" ди ул.

Шуны күздә тотып, "Сәлам" иҗат такымы ай саен электрон татар календаре чыгара башлады, ул смартфонга албит рәвешендә чыга. Дизайнерлар аны бушлай тарата.

"Без моны татар милли нәкыш стиле киң таралсын, бу сәнгать үсеш алсын дигән максат белән эшлибез. Милли бизәлеш, татар орнаменты заманадан аерылгысыз була алганын күрсәтәсебез килә, без аны бүгенге көн белән үреп алып барабыз. Милли стиль – матур һәм актуаль булуын күрсәтәсебез килә. Бу кичәге әйбер түгел, ә бүгенге көн, ул аны куллануның иң заманча форматларына кертелә ала" дип аңлатты Азатлыкка "Сәлам" вәкилләре.

Алар сүзләренчә, календарь — ай саен орнаментны күрсәтү мөмкинлеге.

Казанда яшәүче рәссам Лилия Косолапова быел балалар өчен татар календаре чыгарды. "Татар динозаврлары" дип аталган календарь мини-комикс итеп эшләнгән, анда татарозаврлар үзара татарча сөйләшә. Рәссам әлеге календарьне айларны-атналарны санау өчен генә түгел, ә татар телен җиңел үзләштерү өчен ярдәмлек итеп тә кулланып була ди.

"Ирем бервакыт дуслары белән динозаврлар турында татарча китаплар булмавы турында сөйләшүләрен әйтте. Ә бит балалар динозаврларны бик ярата. Мин моны төзәтергә булдым – әлеге темага алты иллюстрация ясадым, аннары аларның 12 айлык календарьга яхшы булачагын аңладым. Нигә календарь, ә аерым китап түгел? Беренчедән, күптәннән календарь эшләргә хыяллана идем, икенчедән, яңа елга бүләккә бик шәп сатып алына торган әйбер" дип сөйләде Азатлыкка рәссам.

Мәскәү Татар штабы календаре
Мәскәү Татар штабы календаре

Мәскәү татарлары штабы да календарь чыгарган. Ул татарча-русча. Анда татарча алвафит та, еш кулланылган сүзләрнең аңлатмасы да бар. Мәсәлән, Добро пожаловать! – Хуш килдегез! Рәхим итегез! Место встречи – очрашу урыны.

Теләкләр, туганлык мөнәсәбәтләре, төсләр һәм башка тел өйрәтү дәресләре кертелгән. Өстәл календаренда Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиевның халык санын алулар уңаеннан ватандашларга мөрәҗәгате дә бирелгән.

Мөрәҗәгать
Мөрәҗәгать

XS
SM
MD
LG