Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдә аяксыз калган Рөстәм Нәбиев галәмгә очарга җыена


Рөстәм Нәбиев
Рөстәм Нәбиев

Хәзер танылган блогер галәмгә очар өчен инглиз телен өйрәнә.

Хәрби хезмәттә казарма җимерелүдән ике аягын югалткан танылган блогер Рөстәм Нәбиев галәмгә очарга җыена. Бу хакта ул "Панорама Башкортостана" журналына сөйләгән.

"Галәмгә очачак йөз уникаль кеше" дип аталган халыкара проект бар. Беренче тапкыр тауга менгәч, бу проект кешеләре минем белән элемтәгә чыкты һәм катнашырга чакырды. Мин ризалаштым. Әлегә вакыты турында әйтмим. Хәзер әзерлек бара. Беренчедән, миңа инглиз телен өйрәнергә кирәк. Әлегә телне башлангыч дәрәҗәдә генә беләм. Хәзер репетиторга йөрим", диде ул.

Шулай ук ул киләсе елның февраль аенда Африкада Килиманджаро тавын яуларга җыенуын да белдерде.

Рөстәм Нәбиев 2020 елның сентябрь аенда Эльбрус тавына менә. Быел бу һәм аның тормышы турында "30 000 сугу" дип аталган фильм дөнья күрде.

Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз кала. Һоспитальдән чыгып тернәкләнгәч, ул тормышын спорт белән бәйли. Следж-хоккей буенча Мәскәү өлкәсе җыелма такымында уйный. Ләкин андагы гаделсезлекләр турында берничә тапкыр үзенең Инстаграмдагы блогына язганнан соң, такымнан чыгарыла.

Моңа кадәр Сембердә танылган эшмәкәр Фәрит Әюпов галәмгә очар өчен юллама алуы турында Азатлыкка сөйләгән иде . 2010 елда ул Virgin Galactic ширкәте белән килешү төзегән. Киләсе ике елда ул галәмгә очачагына ышана. Ниятенә ирешсә, ул галәмгә очкан беренче татар кешесе булуы ихтимал.

Бу елның июль аенда галәмгә очышлар тарихында ике зур вакыйга булды. Башта космоска, санаулы гына минутларга булса да, Virgin Galactic ширкәте башлыгы, британ миллиардеры Ричард Брэнсон һәм аның белән тагын биш кеше сәфәр кылып кайтты. 20 июльдә исә галәмгә Amazon ширкәте башлыгы Джефф Безос та үзенең Blue Origin ширкәте ясаган New Shepard ракетында очты. Бу ике вакыйга космос сәфәрләрен оештыру эшенә зур бизнесның да кушылуын башлап җибәрде, хәзер инде галәмгә билет алып кына да барып булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG