Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Садыйков: Татарстанда үлем-китем күрсәткечләре узган елгыдан артып китте


Марат Садыйков
Марат Садыйков

2020 ел нәтиҗәләренә күрә республикада төрле сәбәпләр белән 54 мең кеше үлгән булса, 2021 елның декабрь башына бу саннар үсеп, 56 мең үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков быел Татарстандагы гомуми үлем-китемнең узган ел күрсәткечләреннән артып китүен белдерде. Бу хакта ул "БИЗНЕС Online" басмасы белән әңгәмәсендә сөйләгән.

Аның сүзләренчә, 2020 ел нәтиҗәләренә күрә, республикада төрле сәбәпләр белән 54 мең кеше үлгән булса, 2021 елның декабрь башына бу саннар үсеп, 56 мең үлем очрагы теркәлгән.

"Үлемнәрнең чамадан артык булуы нәрсәгә бәйле булуын дөрес аңлау мөһим. Ковидка кадәр – 2019 елда Татарстанда барлыгы 42,6 мең үлем теркәлгән булган. 2020 ел нәтиҗәләренә күрә бу саннар 54 мең үлемгә кадәр үскән. Быел исә хәзердән үк 56 мең..." дип сөйләгән Садыйков.

Шулай ук ул республикада тулаем алган ноябрьдә үлем-китемнең гомуми коэффициенты – мең кешегә 15,7 очрак булуын искәрткән, Русиядәге мондый уртача күрсәткечләр – 16,7.

2019 елда Татарстанда гомуми үлем-китемнең коэффициенты мең кешегә 11 очрак булган. Министр үлем-китемнең болай артуын республикада уртача гомер озынлыгының югары булуы белән аңлаткан – пандемиягә кадәр республикада уртача гомер озынлыгы 75,3 ел булган. Ә коронавирустан нигездә 60 яшьтән өлкәнрәкләр категориясенә кергән затлар вафат була.

Күптән түгел Татарстан хөкүмәте 2021-2025 елларда өлкән буын кешеләренә системлы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын арттыру турындагы төбәк програмын раслаган иде. Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган бу документта әйтелгәнчә, Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында көтелгән гомер озынлыгы кимегән. 2020 ел нәтиҗәләренә күрә бу күрсәткеч 72,61 ел булган (хатын-кызларда – 77, 72 ел, ирләрдә - 67,35 ел). 2019 елда көтелгән гомер озынлыгы 75,03 ел булган.

Башкортстанда да үлем-китем очракларының артуы күзәтелә. Башкортстанстат мәгълүматына күрә, Башкортстанда бу елның ун ае эчендә республика халкының табигый кимүен 22051 кеше тәшкил иткән, узган ел исә - 12729 кеше булган, үлем-китем 1,7 мәртәбә арткан дигән сүз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG