Башкортстанстат мәгълүматына күрә, бу елның октябрендә үлем-китемнең иң зур күрсәткече ачыкланган – 8736 кеше үлгән. COVID-19дан 1569 кеше вафат булган. Узган елның октябре белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 44,5 процентка арткан.
Узган ай белән чагыштырганда сабыйлар арасында үлү очраклары кисәк арткан. Башкортстанда сентябрьдә бер яшькә кадәр булган 10 бала вафат булса, октябрьдә исә 21 бала үлгән. Идел буе төбәкләре арасында әлеге күрсәткеч ягыннан Башкортстан алдынгылыкта.
Моннан тыш, быел октябрь аенда үлүчеләр саны туучылар белән чагыштырганда, 2,65 тапкыр күбрәк булган.
Республикада туучылар саны кимүен дәвам итә: 2021 елның октябрендә 3301 бала туган, бу - узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, биш процентка кимрәк.
Моның нәтиҗәсендә халык саны 5435 кешегә кимегән, узган елның октябре белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 2,1 тапкырга арткан.
Шул ук вакытта Башкортстанда октябрь аенда халыкның табигый кимүе (5435 кеше) быел гыйнвар-сентябрьдә һәр ай булган үлемнәрдән (5131 кеше) алты процентка югарырак булган.
Бу елның ун ае эчендә республика халкының табигый кимүен 22051 кеше тәшкил иткән, узган ел исә - 12729 кеше булган, үлем-китем 1,7 мәртәбә арткан дигән сүз.
Күптән түгел "Ведомости" басмасы узган елның декабреннән бу елның ноябренә кадәр Русиядә үлем-китем очраклары 2 миллион 400 меңнән артып киткән, дип хәбәр иткән иде. Басма демографларга сылтама белән моннан да начаррак күрсәткечләр Икенче дөнья сугышы вакытында гына булуын искәртә: 1941 елдан 1945 елга кадәр үлем-китем 2-3 тапкыр югарырак булган.
Ноябрь башында Британиянең BMJ журналы, 2020 елда көтелгән гомер озынлыгы кыскаруы ягыннан 37 ил арасында Русия беренче урында тора дип хәбәр итте. Көтелгән гомер озынлыгы Русиядә нык кимегән: ирләрдә 2,33 елга, хатын-кызларда — 2,14 елга.
Татарстанда да коронавирус пандемиясе аркасында көтелгән гомер озынлыгы кимегән. 2019 ел белән чагыштырганда узган ел Татарстанда көтелгән гомер озынлыгы 2,42 елга кыскарган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!